- 29.12.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №12 (декабрь)
- Рубрика: Рәхмәт бәладән коткара
Әллә чын тагын... Җир шары моннан ярты гасыр элек әйләнгән кебек әйләнми, ул чордан тизрәк әйләнә башлаган, имеш. Хәзер көннең озынлыгы егерме дүрт сәгать түгел, унсигез генә икән, диләр. Әй, ул Тибет монахларының шәмнәре януының «акрынаюына» карасаң... Ни генә булмасын, көннең бер-бер артлы тәгәрәвеннән көне-төне станок артында басып эшләүчеләр генә түгел, лаеклы ялга чыккан пенсиядәге кешеләр дә зарлана икән – бу «ачышта» дөреслек бардыр. Яшь вакытта, җир җимертеп эшләп йөргәндә, пенсия турында уй башка да керми бит ул. Ул килер вакыт әллә кайда, Каф тавы артында сыман. Сиңа килеп җитмәс кебек, аның турындагы уйны читкәрәк этеп торасың да, эшеңне дәвам итәсең. Ә ул астыртын гына, су дамбаны астан шыпырт кына җимергән кебек, килә дә җитә икән.
«Татнефть» акционерлык җәмгыятенең бүлекчәсе булган «Азнакайнефть» идарәсе ветераннар советы – шәһәрдә беренчеләрдән булып төзелгән оешма. Быел ныклап эшләп китүенә, түгәрәкләп әйткәндә, 38 ел булды. Идарәнең кырык еллык юбилеена, 1996нчы елда, ветераннар советын төзү кирәклеге турындагы сүзне беренче тапкыр идарәнең план бүлеге мөдире Хөршидә ханым Максютова күтәреп чыкканы әле дә хәтердә. Ул елны йомгаклау җыелышында советның ни өчен кирәклеге турында дәлилләп сөйләгән иде. Соңрак, 2002нче елдан үзе дә лаеклы ялга чыккач, янып-көеп, ветераннар советын җиде ел җитәкләде. Төрле чаралар оештырды. Ветераннар оешмасы ул җитәкчелек иткән чорда тагын да ныгыды, авторитеты үсте.
Ветераннар советын төрле елларда: А.И. Осипов, А.Ф. Хәмидуллин, М.М. Мортазин, Н.Ф. Мозаффаров, Ф.М. Зәкиев, М.М. Мәсәлимовлар җитәкләде.
Бүгенге көндә «Азнакайнефть» идарәсенең ветераннар советында 1250 кеше исәптә тора. Шулардан сугышчан хәрби хәрәкәтләрдә, Чернобыль авариясен төзәтүдә катнашучылар – унау, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары – 15, тыл хезмәтчәннәре – 20, сугыш чоры балалары – 296 һәм инвалидлар – 123 кеше. Шушы кадәр зур команда башында тәҗрибәле нефтьче ветеран Илдар Сәбих улы Сәмигулин һәм аның ярдәмчесе, шулай ук нефть өлкәсенә гомерен биргән ветеран-геолог Наилә Раил кызы Тимәшева тора. Актүбә бистәсе буенча урынбасарлык вазыйфасын озак еллар Михаил Петрович Паксялин башкарып килә.
– Безнең ветераннар советының алда торган иң беренче бурычы – ветераннарыбызның аз булса да тормышларын җиңеләйтү һәм аларның тормышларына кайгыртучанлык, җылылык һәм ямь өстәү, – ди Наилә Раил кызы. – Без алар белән төрле чаралар үткәрәбез. Бу чараларга финанс ярдәмне идарәнең профком комитеты һәм идарә җитәкчелеге күрсәтмәсә, үткәреп булмас иде. Күпчелек чараларны аларның ярдәме һәм профком планына таянып оештырабыз. Шул уңайдан матди ярдәмне ветераннарыбызга көчтән килгән кадәр күрсәтергә тырышабыз. Андый ярдәм Өлкәннәр көненә, Инвалидлар көненә даими күрсәтелә... Ел саен 90 һәм 95 яше тулган, алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп узучыларның өйләренә барып, котлыйбыз. «Азнакай нефтьчесе» гәҗитендә юбилярларны котлауны оештыруны да онытмыйбыз, котлап барабыз. Әлмәттә уздырылган зур чараларда катнашабыз. Күптән түгел «Фитнеста очрашу» дип исемләнгән чарада 16 ветераныбыз катнашты. «Татнефть» АҖ шифаханәләренә юлламалар язып, ветераннарга бирәбез. Юлламалар лимит буенча бүленеп бирелә. Елына ике тапкыр газета-журналларга язылу компаниясендә актив катнашып, 1217 ветераныбызга корпоратив гәҗитләр булган «Хәзинә», «Нефтяные вести»га, районның «Маяк» газетасын яздыру оештырдык. Аннан килеп, дин тотучылар белән Корбан һәм Раштуа бәйрәмнәрен билгеләп үтүне даими оештырабыз.
– Болар барысы да планыбызга кертелгән чаралар, – дип сүзгә кушылды Ветераннар советы рәисе Илдар Сәбих улы Сәмигуллин. – Әле планнан тыш та уздырылган чараларда безнең ветераннар бик актив катнаша. Азнакай һәм Актүбә Мәдәният сарайларында эшләп килгән «Умырзая» бию коллективына, «Калинушка» халык җыр ансамбленә һәм «Сударушка» җыр ансамбленә талантлы ветераннарыбыз йөри. Республика күләм ветераннар арасында уздырылган «Балкыш» фестивалендә зона турына үттек. Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм йөзеннән челтәрләр үрү, җылы оекбашлар бәйләү, киемнәр тегү, шәмнәр ясауда катнашабыз. Моңа Курскида яшәүчеләргә кирәк-ярак җыю эшләрен дә өстәргә кирәк. Русия Социаль Фонды каршында эшләгән Өченче яшьлек Университетының «Бию терапиясе», гарәп, инглиз телләрен өйрәнү дә безнең ветераннар өчен популяр, бик теләп йөриләр.
Шик тә юк, мондый эш өчен янып торган җитәкчеләр булганда, нефтьче ветераннарга картлык та чигенер, авыртулар да онытылыр. Киләчәккә өмет тә сүнмәс. Яхшыга юрыйк, бар нәрсә ә үзебездән тора...
Нәфис ӘХМӘТ,
Әлмәт шәһәре
Комментарии