- 20.06.2024
- Автор: Илсур МОРТАЗИН
- Выпуск: 2024, №6 (июнь)
- Рубрика: Рәхмәт бәладән коткара
«Кеше гомере керфек белән каш арасында», – дия торган иде минем әби. Күп кешеләр, язмышны үзгәртеп була, язмыш үз кулыңда диләр. Кеше бөтен нәрсәне идеальләштерә торган җан иясе, әлбәттә аның бөтен нәрсәгә хуҗа буласы килә һәм шул чиратта язмышка! Бу кешенең иң зур ялгышуларының берсе. Гомумән, кеше чиксез ялгышулар эчендә яши, шул ялгышуларын хаклы дип саный һәм исбатларга тырыша. Һәрбер кинәт кенә килеп чыккан вакыйганы очраклы хәл дип санарга күнеккәнбез без. Бер генә очраклы нәрсә юк бу тормышта, барысы да алдан әзерләнеп куелган, туудан башлап бу фани дөньядан китеп барганчыга кадәр. Шуңа да, начар һәм яхшы кешеләрне дә безнең тормыш юлында тиешенчә кадәр биргән. Начар кешеләр булмаса, яхшыларының ни кадәр дәрәҗәдә яхшы икәнлекләрен аңлый алмас идек...
Без 2008нче елның җәендә, яңа йортка, яңа фатирга күчтек. Көннәрдән бер көнне, машина капоты астында казынып ятканда, «сәлам якташ», – дигән тавышка күтәрелеп карадым. Елмаеп бер мөлаем гына егет басып тора. «Якташ», – дигән сүз ниндидер бер тылсымлы көчкә ия бит ул, шул көннән башлап без аның белән аралаша башладык. Бу егет, безнең йортта, күрше подъездда яшәүче, Буа районының Толымбай авылы егете Фирдүс Заббаров булып чыкты. Бер-ике тапкыр очрашып ирләрчә генә аралашып утырганнан соң, «Синең хатының бардыр бит»? – дип сорап куйды минем җәмәгатем Мәүлидә. Аның хәләле, шулай ук якташыбыз, чибәр генә ханым Алсу икән. Шул көннән башлап гаиләләр белән аралаша башладык, кунакларга йөрешә торган булдык.
2013нче елның көзе килеп җитте, инде алдан ук сизә идем, хәл-әхвәлләрем шәптән түгел, көннән-көн начарлана бара. Мәүлидә, «әйдә больницага барыйк», – дип ялварып та карады, ә мин өйдә ята бирдем. Шуннан Мәүлидә Фирдүскә мөрәҗәгать иткән (Фирдүс, ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә фельдшер булып эшли). «Син нәрсә Солтаныч, кеше көлдереп ятасың», – дип килеп керде бу (бүген аның ялы икән). Шул арада ул үзенең коллегаларын чакырткан да. «Бүген 12нче больницада минем дус, авылдаш дежурда, әйдә аңа күренеп кенә киләбез», – дип мине алып киттеләр. Әлеге доктор минем дә күптәнге танышым Нияз Вәлиуллин булып чыкты (искиткеч кеше, үз эшен белә торган белгеч).
Шулай итеп, өч кеше минем гомеремне саклап калдылар. Соңыннан сер итеп кенә Фирдүс миңа әйтте (ул инде серне сер итеп кенә сөйләргә ярата). «Сиңа көн, көн ярым калган булган», – диде.
Хастаханәгә барганда Фирдүс, «мин сиңа бу дөньядан китәргә бирмим, синең авырлыгың йөз дә утыз кило, мин сине бишенче каттан күтәреп тә төшмим», – диде (әлбәттә юморга да бай кеше ул).
Әлегәчә дустым Фирдүс һәм аның гаиләсе белән аралашып яшибез, берничә ел элек туганлашып та киттек. Фирдүс дустым, бик тә ярдәмчел, үзенең эшен белүче белгеч. Мин аңа, «син чирләр турында, безнең тел белән аңлата белүче духтыр», – дим, бу шулай да.
Безнең танышканга 13 ел үтеп тә киткән, өстәвенә якын дустыбыз Фирдүскә 50 яшь тулып китте, бу вакыйга белән сезнең белән дә бүлешәсем килеп китте. Кешеләр сәламәтлеге сагында булган Фирдүснең үзенә дә саулык телисе килә, хатыны Алсу, чәчәк кебек кызлары Айсылу белән озак, бәхетле итеп яшәсеннәр иде. Без, гаиләм белән аларны яратабыз. Юбилеең белән дустым!..
Татарстанның атказанган артисты Илсур МОРТАЗА
Комментарии