- 04.11.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №10 (октябрь)
- Рубрика: Рәхмәт бәладән коткара
Бүген бик күпләр үз кабыгына бикләнеп, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәргә күнегеп бара. Ни кызганыч, аралашу, күрешүләр, очрашулар сирәгәя. Дуслар бер-береннән ерагая, аралар суына, якын мөнәсәбәтләр дә томаннардай эреп югала. Әйе, очрашулар һәрберебезгә дә бик кирәк шул бу якты дөньяларда. Кеше гомере бит очрашу-күрешүләр белән дә матур һәм мәгънәле була. Динебез дә бердәм булырга, туганнар һәм дуслар белән аралашып яшәргә, игътибарлы һәм мәрхәмәтле булырга чакыра. Кеше гомерендә онытылмас мизгелләр, күңелле очрашулар ешрак булган саен, аралардагы дуслык, туганлык күперләре дә ныгый гына бара. Бу нисбәттән, ирем Маратның хәрби хезмәттә бергә булган дуслары белән булган дуслыгын күпләргә үрнәк итеп куясым килә. Инде шул вакыттан бирле 34 ел гомер аккан судай үтеп китсә дә, алар бүген дә бер-берләре өчен гомерләрен дә бирергә әзер. Чын ир-егетләр дуслыгы, мөгаен, ул шундый буладыр да!
Казах егете Амангелде белән алар бер частьта 2 ел бергә хезмәт итә. 18ләре тулыр-тулмас танышкан үсмер егетләр шул вакыттан ук бер-берсе өчен аерылмас дусларга әвереләләр. Бер-берсен беркайчан да башкалардан кимсетергә юл куймыйлар. Шулай ук казах егете Шакир, Марат, үзебезнең Әлмәт егете Вилсор, Мөслим егете Айрат белән дә ныклы элемтә булдырып, бертуганнардай, дус-тату хезмәт итәләр.
Шактый еллар элек, хәрби хезмәттән соң Амангелде бу якларга эш сәфәре белән килгәч, берничә генә сәгатькә сугылып чыккан иде безгә. Шуннан интернет челтәре аша тагын да ныграк аралашып киттек. Ә алты ел элек, тәвәккәлләп, ирем белән без үзебез аларга ‒ кояшлы Казахстанга юл тоттык.
Бу хакта инде мин берничә ел элек язган идем. Казах халкының кунакчыллыгы, аларның тәрбия дәрәҗәсенә, динилегенә мөкиббән булып, сокланып кайттык без. Астана шәһәренең чисталыгын, төзеклеген күреп таң калдык. Милләте өчен җанын бирергә әзер торучы казах халкы чын-чынлап башка милләтләргә үрнәк икәненә тагын бер кат инандык.
Быел, ниһаять, казах дусларыбыз Амангелде белән Шакир безгә кунак булып килделәр. Үз машиналарында 22 сәгать берөзлексез туктамый килүне исәпкә алсагыз, дуслык хисләренең никадәр тирәнлеген аңларсыз. Ир-егетләрнең күз яшьләрен тыя алмый бер-берсе белән күрешү мизгелләрен исә сүз белән генә аңлатып бирү мөмкин түгелдер... Үзебезчә бар булган сый-нигъмәт белән кунак итәргә тырыштык аларны. Горурлыгыбыз булган Чатыртауны күреп, соклануларын яшермәделәр. Көннең бераз салкынча торуына да карамастан, Ыгыбызда су да керделәр. Татар мунчасын, милли ризыкларыбызны бик тә яраттылар. Бергә хезмәт иткән дуслары Мөслим егете Айрат белән аның хатыны Гөлнараларда да, минем әниемдә дә кунак булырга өлгерделәр. Барыбызга да мул итеп күчтәнәчләр, бүләкләр алып килгәннәр иде.
Тик санаулы көннәр генә бик тиз үтеп китте. Кунакларыбыз китәсе көнне әйтерсең безнең аерылышуны кабул итәргә теләмәгәндәй, яңгыр коя башлады. Елашып саубуллаштык. Кабат күрешергә сүзләр бирештек.
«Агач тамыры белән, кеше дуслары белән көчле» диләр безнең халыкта. Чыннан да, әйдәгез әле, дуслар, салыйк әле дуслар белән араларга какшамас күперләр! Ул күперләр бакырданмы, таштанмы, көмештәнме, бәллүрдәнме, бриллианттанмы, гөлләрдән-чәчәкләрдәнме, алтыннанмы ‒ анысы мөһим түгел. Нигезендә бары какшамас дуслык көче булсын! Без салган ул күперләр безне бәхетле итсен, чиста, туры юл белән бәхет иленә илтсен. Киң юллы дуслык күпереннән алда гомерләрне исән-имин үтәргә язсын!
Үз кулларыбыз белән салган «Дуслык күпер»еннән Һәркем ышаныч белән бары алга атласын!
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,
Азнакай шәһәре
Комментарии