Рәхмәтләребез чиксез сезгә, Ленар абый

Рәхмәтләребез чиксез сезгә, Ленар абый

Әгерҗе районы башлыгы Нургаянов Ленар Фәрит улын белмәүчеләр сирәктер. Безнең танышканга да инде дүрт ел вакыт узган. Ул вакытта Алабуга районы башкарма комитетында эшли иде. Язмыш безне очраклы гына таныштырмады, кечкенә улыбызга ярдәм кирәк иде. Эльвирыбызга биш ел элек шикәр диабеты диагнозын куйдылар... Шул чор эчендә Ленар Фәритович һәрдаим булышып торды, әле дә элемтәдә, улыбызның уңышлары белән танышып тора.
Быел беренче сыйныфны уңышлы гына тәмамлап, җәйге каникулга чыккач, курку биләп алды үземне. Көннәр буена балам урамда йөреп яисә өйдә утырып, авыруы көчәймәсме? Андый чакта янында кеше булмаса, бәхетсезлек очрагы килеп чыкмасмы? Шул уйларым белән янәдән Ленар Фәритовичка мөрәҗәгать иттем.
Инде Алабугадан читтә яшәсә дә, эшендә зур урын биләп торса да, соравымны җавапсыз калдырмады, безгә кирәкле балалар лагерының беренче сменасына юллама алып бирде. Кирәк булса, тагын ярдәм итәрмен диде. Шул вакытта Эльвирыбыз да бик сөенде. Лагерьны яратты ул. Уку елында шунда урнашкан түгәрәкләргә дә бик теләп йөргән иде.
Яратып укый торган «Безнең гәҗит»ем аша Әгерҗе районы башлыгы Нургаянов Ленар Фәрит улына рәхмәтләребезне җиткерә алсак иде. Шулай ук аны тудырып үстергән әти-әнисенә дә рәхмәтләребез чиксез. Янәшәбездә шундый игелекле кешеләр булуы, аларның ярдәмнәрен тоеп яшәү белән дә без бик бәхетле. Аллаһы Тәгаләм үзләренә дә көтелмәгән җирләрдән шатлык-сөенечләр җибәреп, куандырсын иде. Киләчәктә Әгерҗегә экскурсия ясарга да исәп бар әле. Ленар Фәритович та сүз уңаенда чакырып калды. Эльвирыбыз табигатьнең матурлыгына соклана белә. Хәтта җирдә яткан чүп-чар өчен дә борчылып, балалар шагыйре Йолдыз апа Шәрапованың чүп турындагы шигыре буенча, бу чүпләрнең урыны җирдә түгел, ә чүп савытында булырга тиеш дип, алып сала торган гадәте бар.
Ленар Фәритович гаиләбезнең хәлен яхшы белә. Эльвирыбызның авыруы турында да беренче очрашуда ук җентекләп сораштырды. Аңа нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, беркайчан да җавапсыз калдырмый.
Арабызда шундый кешеләр күбрәк булсын иде. Аллаһы Тәгаләм мәрхәмәтле йөрәк иясе булган Ленар Фәрит улын саулык, сәламәтлектән аермасын. Вакытында ярдәм кулы сузар өчен ара ераклыгы да чик түгел аңа.
Зөлфирә ГАЙНАТУЛЛИНА,
Алабуга шәһәре

Комментарии