«Муса, кайда, кая югалдың?»

Азрак саф һава сулап, бераз аякларны язып керим диеп урам кырыеннан әйләнеп кайтырга чыккач, очраган таныш-белешләрем күп бирә бу сорауны. Кайберләренә үземнең баштан узганнарны сөйләп күрсәтәм, ә күп вакыт, көлеп, «командировка»да идем әле диеп җавап кайтарам. Уйлап карасаң, бу «командировка» аздан гына безнең гаилә өчен «мәңгелек командировка» белән тәмамланмый калды. 
Хатыным белән гомер көзләребезне шулай матур, тыныч кына үткәреп ятканда яшәешебез кисәктән генә болай үзгәрер диеп башыбызга да китерә алмаган идек. 2021нче елның соңгы айлары. Шимбә төнендә хатыным дәшеп, үзенең эч тирәсе бик яман авыртуын белдерде. Бу авырту акрын гына үтеп китәр диеп, ашыгыч ярдәм машинасы чакырып, андагы табибәләрне борчымаска булдык. Ә юк икән шул, бу тиз генә бирешә торган чир булып чыкмады. Икенче көндә дә авыртуы бетмичә, көчәя генә баргач, ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ашыгыч ярдәм үз вакытында килеп, карап-тикшереп чыккач, авыртуны баса торган укол ясадылар. Ләкин аның да ярдәме тимәде һәм алар аны үзләре белән хастаханәгә алып китеп, табиблар карамагында тикшереп карарга кирәклеген әйттеләр. Без алар ярдәме белән хастаханәгә юл алдык. Тикшерергә табиблар килеп җиткәнче кирәкле анализлар ала тордылар һәм без ашыгыч ярдәм бүлмәсенең кечкенә генә коридорында утырып тордык. Хатыным бик нык сызлангач, аңа яңадан авыртуны баса торган укол ясадылар. Анализлар әзер булганчы дүрт сәгатьтән артык вакытны шул тар гына коридорда көтеп утырдык. Анда яңа килгән авырулар өстәлә торды. Шул соңгы ясаган уколның файдасы булдымы – хатынымның эч авыртуы кимеде. Табиблар тикшергәч, кирәкле дарулар язылган рецептлар тоттырып, савыгу өчен өйгә кайтарып җибәрделәр.
Ләкин... Ике көннән хатынымның температурасы күтәрелде. Безгә ковидтан тикшерү өчен хастаханәдә оештырылган фильтр дигән урынга төшәргә куштылар, һәм хатынымда шул чир икәнлеген ачыклап, тагын бер пачка даруларга рецептлар тоттырып, кайтарып җибәрделәр. Ләкин авырту кимемәде, һаман да көчәя генә барды. Аның өстенә үземнең дә температурам күтәрелеп, бу чирнең беренче билгеләрен сиздек. Температура күтәрелү өстенә ис сизү кимеде, гәүдәне тоту авырайды, гел ятасы гына килә башлады, ә иң кыены – сулыш алу авырайды. Менә шулай итеп, егерме беренче гасыр башының иң яман чире булган ковид безне дә үзенең колы ясый башлады. Бу чир табиблар биргән дарулар белән генә чигенергә уйламый иде. 
Шулай медицина фильтрына дүртенче тапкыр төшүебездә хатыным Нәкыя аңын җуеп егылды. Ярый әле ак халатлы медицина хезмәткәрләре яныбызда иде. Аларның тиз арада ярдәм күрсәтүләре генә аны саклап калды һәм безне, шул исәптән мине дә, (сулау өчен һава җитми иде) Саба район хастаханәсенең инфекция бүлегенә дәваланырга салырга булдылар. Ә аңарчы өйгә кайтып, кирәк-яракларны алып килергә рөхсәт бирделәр. Бу афәт белән авырган кешеләр минем бу чордагы халәтемне аңлый торганнардыр – үзем гомер кичергән ата-бабам нигезеннән чыгып киткәндә күзләремдә яшь иде. Бу чир бик күп кешеләрне кырганлыктан, мин дә туган нигезем белән хушлашып чыгып киттем.
Хастаханәдә безнең килеп җиткәнебезне медсестра Алсу көтеп тора иде инде. Ул безнең терелүебез өчен күп көчен куйган кеше. Безне инфекция бүлегенә озатып калды. Ә анда исә шушы бүлекнең баш табибы Илгизәр Моталлап улы каршы алып, дәваланасы бүлмәбезне күрсәтте. Бу яман чир башта бирешергә теләмәсә дә, биредә эшләүче ак халатлы кызлар-егетләрнең тырышлыгы белән чигенергә мәҗбүр булды. Әйткәнемчә, баштагы чорда бик авыр булды. Ләкин Илгизәр Моталлап улының һәм шушы бүлектә эшләүче табиблар, шәфкать туташларының тырышлыгы үзенең нәтиҗәсен күрсәтте, без терелү юлына аяк баскан булып чыктык. Төнге ике, өч, дүрт диеп тә тормыйлар иде – уколларын, системаларын, ингаляцияләрен ясыйлар, файдалы киңәшләрен бирәләр. Менә шулай 17 көн «командировка»да булганнан соң, без бу якты дөньяга бөтенләй икенче караш белән терелеп чыктык. Әйе, кайбер кешеләрдән табиблар турында төрле фикерләр ишетергә туры килгәли, ләкин авырый башлагач шушы табиблар янына барасы булуын онытып куя торганнардыр алар. Ә авырсак, безне шушы матур тормышка бары табиблар гына кайтара ала бит.
Безне терелтүгә үзенең күп көчен куйган Илгизәр Моталлап улы һәм аның кул астында эшләгән табибларга, шәфкать туташларына соңга калып булса да үзебезнең зур рәхмәтебезне җиткерәм. Алар бит үз сәламәтлекләрен дә жәлләмичә, безне савыктыру өчен никадәр тырышлык куйдылар. Аларга бу авыр да, мактаулы да эшләрендә уңышлар телим. Рәхмәт аларга! 
Муса АБДУЛЛИН,
Байлар Сабасы

Комментарии