- 21.05.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №5 (май)
- Рубрика: Рәхмәт бәладән коткара
Мартның бер матур кичендә Березняк мәдәният йортында бик матур кичә узды. Авыл мәктәбендә 40 елга якын татар теле һәм әдәбияты укыткан Шәрипова Мөнирә Зариф кызының 90 яшьлек юбилее уңаеннан уздырылды ул. Укытучыларын хөрмәт итеп, моннан 35-65 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылары һәм мөхтәрәм кунаклар җыелган иде.
Мөнирә апа язгы тамчылар уянган мәлдә – 1934нче елның 8нче мартында Мәмәшир авылында дөньяга килә. Сугыш чоры баласы, ятимлек, ачлыкны күргән, тормышның авырлыгын балачактан үз җилкәсендә татыган буын вәкиле ул. Авыр еллар булса да, үз тырышлыгы белән башта җидееллык мәктәпне, аннан Казан педагогика училищесын тәмамлый.
– Без тугыз бала үстек, гаиләбез ишле иде. 1949нчы елны әти мине Мәдинә апама ияртеп Казанга җибәрде. Кеше почмагында икәүләп яшәдек. Апа эшләп мине ашатты, киендерде, үзе кимичә миңа пальто алып бирде. Гомумән, Мәдинә апам миңа әни җылысын, әни тәрбиясен бирде, – дип искә ала Мөнирә апа.
1960нчы елда читтән торып, Казан дәүләт университетының тарих һәм филология факультетын тәмамлый ул.
1954нче елда аны Березняк урта мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Үзе дә егерме яшен яңа тутырган кыз тиз арада укучыларның яраткан апаларына әверелә.
Гаилә бәхетен дә Мөнирә апа Березнякта таба. Мәктәпкә Мәчкәрә авылыннан укытырга килгән Нәкыйп Мәрданов белән 1958нче елны гаилә корып җибәрәләр. Нәкыйп абый 45 ел мәктәптә физика, хезмәт дәресен укыта. Моннан тыш алтын куллы балта остасы авыл халкына тәрәзә йөзлекләре, буфет-шкафлар, өстәл-урындыклар ясый. Урыны оҗмахта булсын Нәкыйп абыйның. Күркәм, гүзәл эшләре, матур сыйфатлары белән ул безнең күңелләрдә бүген дә яши. Аларның йорты авылыбызда әллә каян ук балкып тора. Йорт тирәли утыртылган шау чәчәкле гөлләр, бәрәңге һәм яшелчә бакчалары хуҗабикәнең уңганлыгын искәртә. Бакчада эшләргә ярата Мөнирә апа. Күршеләре Ногманова Кадрия, Фәхретдинова Гөлнур апалар, Илфира Корбанова да бакча эшендә дә, аш-су мәсьәләсендә дә Мөнирә апаның киңәшләренә колак салулары хакында әйтә.
Балалары белән горурланып яши Мөнирә апа. Улы Ринат та, кызы Ләлә дә матур гаилә корып, әниләренә һәрдаим булышып, хәл-әхвәлләрен белешеп торалар. Алар үз язмышларын мәктәп белән бәйләмәсәләр дә, үзләре сайлаган өлкәдә тырышып, әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермичә хезмәт куялар. Бүген яраткан өч оныгына һәм 4 турунына карап сөенеп бетә алмый Мөнирә апа.
Белем йортында 40 елга якын эшләү дәверендә Мөнирә апага нинди генә вазыйфалар йөкләнми дә, тормышның нинди генә сынауларын үтәргә туры килми. Укучыларга интернатта дәрес хәзерләтүләр, кичләрен план төзү, дәфтәр тикшерү, кичке мәктәптә дәрес бирү, агитатор булу кебек җәмәгать эшләрен дә башкара. Бәйрәм саен клубта лекцияләр уку, колхоз басуында бәрәңге алулар, ындырда ашлык эшкәртүдә ярдәм итү дисеңме... Гаиләсен, эшен тигез күреп, барысына да өлгерергә тырышып яши. Мәктәп атын җигеп, һәр чирек саен укытучылар белән бергәләп Сәрдәвеч, Аман Оштарма, Югары Оштарма, Тәмле Чишмә, Камышлы авылларында ата-аналар җыелышлары үткәрүләр, өйләргә рейдлар ясаулар укытучының вазыйфасы булган ул елларда.
Мөнирә апа укытканда мәктәп коллективын «Татарстанның атказанган укытучысы» исеменә лаек булган, авылдашларның олы ихтирамын казанган, бик күпләр күңелендә «олан» дип ягымлы эндәшүе белән кереп калган Ваһапов Харис Ваһап улы җитәкли. Кичәдә кунаклар шул елларда Харис Ваһапович белән эшләгән, бүген инде бакыйлыкка күчкән укытучыларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алды.
«РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» билгесе, «Хезмәт ветераны» медале, күп санлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары Мөнирә апаның лаеклы хезмәте турында сөйли. Әмма аның өчен иң кадерлеләре – укучыларыннан килгән котлаулар, рәхмәт хатлары һәм аларның хөрмәте. Әлеге кичә дә Мөнирә апаның укучысы, аның эшен дәвам итеп, озак еллар Березняк урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан Абдуллина Нурзидә Шәрәф кызының идеясе һәм тырышлыгы белән уздырылды. Мөнирә апа һәм аның улы Ринат, кызы Ләлә юбилей кичәсен уздыруда көче кергән һәрбер кешегә олы рәхмәтләрен җиткерде.
Мөхтәрәм укытучыбыз Мөнирә апа! Тормышның салкын җилләренә бирешмичә, тирә-юньне җылытып, якыннарыгызның, укучыларыгызның, авыл халкының олы ихтирамын тоеп, сәламәт булып, озак еллар балкып яшәргә язсын Сезгә!
Гөлшат САБИРҖАНОВА,
Березняк авылы китапханәчесе
Комментарии