Юбилярны котлыйбыз!

17нче гыйнварда Арча районы Яңа Кенәр авылында яшәүче Хәбибрахманов Илдар Мөхәммәт улы 60 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Илдар 4 балалы гаиләдә төпчек булып дөньяга килә. Ике абыйсы, бер апасы янында үсә ул. Әнисе балалар бакчасында тәрбияче. Әтисе Мөхәммәт Яңа Кенәр совхозында бригадир. Илдар кечкенәдән тәртипле, эшчән, тырыш, кызыксынучан булып үсә, әти-әнисенә ныклы терәк була. Спортка, техникага тартыла. 1982нче 1984нче елларда Армия хезмәтендә була. Тукай совхоз техникумын тәмамлый. Яңа Кенәр совхозында баш инженер, директор вазыйфаларын башкара. 
1986нче елда Мөслимә Рөстәм кызы белән гаилә корып җибәрәләр. Бер кыз бер ул үстерәләр. Инде 4 оныклары үсеп килә. 
2014нче елдан «Яңа Кенәр коммуналь хезмәтләр» ширкәте директоры булып эшли. Ул Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән 10 авылга хезмәт күрсәтә.
Илдар кайда гына эшләсә дә, үз эшен намус белән җиренә җиткереп, зур җаваплылык тоеп, осталык белән башкара. Мөрәҗәгать белән килгән кешеләрне якты йөз белән каршы алып, һәрвакыт ярдәм итә. Шуңа күрә дә ул авыл халкы арасында хаклы рәвештә олы ихтирам казанды.
Хәбибрахманов Илдар Мөхәммәт улын 60 яшьлек юбилее белән ихластан котлыйбыз!
Илдар әфәнде, алга таба да шулай исән-сау булып, Мөслимә белән тигез тормышта, балалар, оныклар бәхете белән, яшәүдән ямь, эшеңнән тәм табып яшәргә һәм халыкка озак еллар хезмәт итәргә язсын.
Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм ГАЙФУЛЛИН,
ветераннар советы рәисе Габделбәр САБИРОВ

Комментарии