- 01.04.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Рәхмәт бәладән коткара
Гаилә – җәмгыятьнең башлангыч үзәге дигән гыйбарәне белмәгән кеше юктыр. Һәм бу фикер белән килешми дә мөмкин түгел. Гаилә һәм җәмгыять бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән: гаилә тормышы никадәрле имин, тотрыклы, рухи һәм матди яктан тәэмин ителгән булса, җәмгыять тә шуның кадәрле ныграк була. Шунысы сөенечле, Балык Бистәсе районында үз көчләре белән тырышып дөнья көткән, акыллы балалар тәрбияләгән гаиләләр бихисап. Авыл тормышын үз иткән һәм туган төбәкләрендә төпләнеп калган гаиләләр аеруча соклану хисе уята. Чөнки авылларыбызның киләчәге аларга бәйле. Бу язмамда шундый гаиләләрнең берсе – Югары Тегермәнлек авылында яшәүче Нәбиуллиннар турында язу бик тә урынлы булыр, дип санадым.
Рамил Гаффар улы һәм Нурфия Сафиулла кызы дистә еллар элек әти-әниләре нигез салган гаилә эшен бүген лаеклы дәвам итәләр. Билгеле булганча, крестьян хуҗалыгының эш даирәсе күпкырлы – 3 савым сыерлары, 5 атлары, 12 бозау-таналары бар аларның. Эшләр уңышлы барсын өчен боларның барысына да оста җитәкчелек итү генә түгел, үзеңә дә җигелеп эшләргә кирәк. Шуңа эш көннәре иртә таңнан башлана һәм караңгы кичкә кадәр дәвам итә.
Нәбиуллиннар төп нигездә йорт салып кергәннәр. Кайчандыр шушы урында аларның ата-бабалары яшәвен белеп, әти-әниләре бу җир биләмәсен сатып ала. Бүген зур һәм зәвык белән җиһазландырылган йортта тормыш кайный. Мәхәббәтле гаиләдә ике бала – Рәмис һәм Рәмзис үсте. Алар әти-әнисенең игътибары белән уратылып тәрбияләнделәр. Балалары белемле булсын һәм төрле яклап үсеш алсын өчен әти-әни кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша шул инде. Уллары Рәмис үз гаиләсен корып, хатыны Раилә белән Казан шәһәрендә яши. Үзе экскаваторда, хатыны балалар бакчасында тәрбияче. Тупырдап торган ике бала үстерәләр. Атна саен диярлек авылга уллары Данис, кызлары Гүзәл белән кайтып, әти-әниләренең авыр хезмәтләрен җиңеләйтү өчен тырышалар. Балаларга авыл тәрбиясе, әби-бабайның яратулы, ягымлы мөнәсәбәте бик кирәк чак бит... Рәмзис – «Кызыл Шәрык» агрофирмасында алдынгы механизатор буларак билгеле егет. Спорт белән дус: волейбол, баскетбол белән шөгыльләнә, секцияләргә йөри һәм спорт ярышларында катнаша. Үзе әйтүенчә, киләчәктә ул әтисе кебек булырга тели. Димәк, гаилә эшен дәвам итүче бар. Әйткәндәй, ул ял көннәрендә һәм иртә таңнан катлаулы хуҗалыкны тиешенчә алып бару эшендә әтисенә ярдәм итә. Кечкенәдән эшнең тәмен белеп үскән егет сынатмас дип ышанасы килә.
Рамил Гаффар улы әйтүенчә, ул үзе дә эшкуарлык эшенең нечкәлекләрен кечкенәдән татып үсә, мәктәптә укыганда ук әтисенә ияреп, гаилә эшендә ярдәм итә. Югары Тегермәнлек мәктәбен тәмамлагач, гаилә эшен үз кулларына алып, аны лаеклы дәвам итә – бүген ул әнә шундый зур бер шәхси хуҗалыкның әйдәп баручысы.
Әйдәгез, сүзне Рамилнең үзенә бирик әле:
– Ике дистә мал асрау өчен саламы-печәне, икмәге дә кирәк бит. Гаиләгә бирелгән пай җирләрендә үстерәбез аларны. Үз көчебез белән чәчәбез, урабыз-җыябыз. Чит кеше хезмәте куллану юк бездә. Әти-әниләрнең «Әҗәтле көн күрмәс...» дигән сүзләре хәтергә уелып калган. Дәүләт ярдәмен кирәк дип санамыйм. Үзебез исә хөкүмәткә көн саен 50-55 кг сөт сатып, шактый гына акча кертәбез. Ел дәвамында 7-8 баш сыер, ат малы суеп сатабыз. Кинәнеп ала авылдашлар, дуслар, туган-тумачалар. Үз тракторыбыз, ике машина булгач, чапкыч, төягеч, йөк ташу, җир эшкәртү өчен агрегатлар җитәрлек булу да җиңеллек китерә. Гаиләм тырышлыгының матур нәтиҗәләренә сөенә-шатлана яшәп ятыш менә шулай...
Көннәре эш белән үтсә дә, кичен алар зур табын артына утырып, көндәлек эшләре, уңышлары турында сөйләшәләр, планнары белән уртаклашалар. Ял һәм бәйрәм көннәрен гаилә белән бергә үткәрергә тырышалар. Авылдашларына, күршеләренә ярдәм итәләр. Кар көрәү, салам-печән ташу гозерләрен үтәүне дә игътибарсыз калдырмый алар. Рәхмәт сүзләре ишетү дә күңелгә ятышлы бит...
Рамил, Нурфия, аларның балалары, оныклары белән аралашудан бары яхшы тәэссоратлар алып кайттым. Үзләре кебек, балалары да ачык йөзле, аралашучан булып чыктылар.
Нәбиуллиннар гаиләсе яшәүнең мәгънәсен аңлап, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Шул ук вакытта боларның барысына да ирешү өчен күпме көч, тырышлык таләп ителүен алар үзләре генә белә. Алдыңа куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк, ә Рамил белән Нурфиянең бу сыйфатлар икесенә дә, әлбәттә, балалары һәм оныкларына да хас.
Рамазан КӘБИРОВ,
Казан шәһәре
Комментарии