Гөлшаһидәләр бар әле

Габдрахман Әбсаләмовның «Ак чәчәкләр» романын бер-ике тапкыр укып чыкканмындыр. Телевизордан да киносын карадым. Романда профессор Әбүзәр Гәрәй улы үзенең кул астындагы табибларга: «Авыруның хәле авыр булса, көн дә төн дә юк» – дип әйтә торган булган. Хәзерге заманда да табибларга җиңел түгелдер. Ковидлар, гриплар тагын әллә нинди зәхмәтләр чыгып кына тора. Аларга да көндә – төндә булмыйдыр. Һәрбер авыруга аерым караш, хәленә керә белергә кирәк. Бардыр кызып китүчеләре, алардан риза булмаганнары да. Табибларга күренү өчен бик озак чират көтеп торасың. Билгеле инде олылар табибларга карата үзләренең карашларын, зарларын, шунда чират көткәндә бер-берсенә сөйлиләр, кайсыларын мактыйлар, кайсыларын яманлыйлар. Аллаһ Тәгалә барыбызга да сабырлык, миһербанлык бирсен иде.
Хатыным Рәхиләнең йөрәгенә операция ясалгач, ай саен кан анализын тикшереп торырга кирәк. Түләүле хастаханәгә кардиолог килгәч, шунда йөри башладык. Монда инде хәзер талон алып торырга кирәк түгел. Кордиологның ярдәмчесе Бичарина Гөлнара Кащфинур кызы, аларга йөрүче авыруларның кирәкле кәгазьләрен кан ала торган бүлмәгә үзе илтеп бирә. Соңыннан авыруларның телефоннарына кайсы көнне килергә кирәклеген әйтеп, язып тора. Анализлары әзер булгач, ул яңадан канның сыйфатын, даруларын нинди күләмдә куллану өчен график төзеп телефоннарына җибәреп тора. Кан алу бүлмәсе беренче катта, Гөлнара бүлмәсе икенче катта. Рәхиләнең аяклары авырта, баскычтан икенче катка менүе бик авыр. Ниндидер сораулар туса, мин үзем анда менәм. Гөлнара һәрвакытта да ачык йөз белән каршы ала, барысын да аңлата. Кирәк булса, баш табибның ярдәмчесе Наумова Людмила Васильевнага алып керә. Ул да беркайчан да караңгы чырай күрсәтми, гозереңне тыңлый, ярдәм итә. Әле хирург Данилова Татьяна Степановага да мөрәҗәгать иткән авырулар, аның турында яхшы белгеч, авыр сүз әйтми, дикъкать белән тыңлый, дип әйтәләр.
«Ак чәчәкләр»дәге профессор Әбүзәр Гата улы, Гөлшаһидә кебекләр 12нче хастаханәдә дә бар икән әле. Аларның күңелләренең шәфкатьлелеге белән бөеклегенә ышанып, рәхмәтле булып калабыз. Әле бик күп авыруларга аларның ярдәме тияр һәм алар савыгырлар дигән теләктә калам.

Вакыйф КЫЯМОВ,
Казан шәһәре
 

Комментарии