Кәгазьдә бай, ә кесә?

Кәгазьдә бай, ә кесә?

Кеше акчасын санауны гомер-гомергә бездә юньле эшкә санамадылар. Әмма ара-тирә санап алсаң да зыян түгел, телевизордагы матур тормыштан чынбарлыкка кайту, күзләрне ачыбрак карау һәм аеграк фикер йөртү өчен. Бүген бәян ителәсе мәгълүматлар Русиядә интернет-ресурслар буенча эш эзләүче иң эре платформаның берсе – hh.ru үткәргән тикшеренүләргә нигезләнә. Компания Русия төбәкләрендә яшәүчеләрнең кесәсен «капшаган».

Беренче урында Башкортстан диелә әлеге мәгълүматта. Анда яшәүчеләр ай саен уртача 48 мең сум ала икән. Ә Татарстан икенче урында: уртача һәр кешегә керә торган акча 44 мең 900 сум. Шунысы да сөендерә: Идел буена сибелгән төбәкләр арасында иң үсешкә ирешкән хезмәт хаклары Татарстанда. Узган елның октябре белән чагыштырганда (бар мәгълүматлар да быелгы октябрь аеныкы), 8 процентка үскән. Иң аз үсеш ут күршеләребез Башкортстанда – анда ул нибары 3 процент кына.

Хәер, «майларына кайда чыдаша алмыйлар», дигән сорауга җавапны түбәндәге таблицаны карагач үзегез белерсез.

 

Төбәк

Уртача хезм.хакы, окт. 2022 е., мең сумнарда

2021 ел октябреннән үсеш

1.

Башкортостан

48,0

+3%

2.

Татарстан

44,9

+8%

3.

Нижгар өлкәсе

42,3

+6%

 

Идел буе ФО

42,0

+5%

4.

Самара өлкәсе

40,7

+5%

5.

Пермь крае

40,6

+4%

6.

Оренбург өлкәсе

38,9

+4%

7.

Ульян өлкәсе

38,8

+6%

8.

Пенза өлкәсе

38,4

+5%

9.

Удмуртия

38,3

+5%

10.

Саратов өлкәсе

38,2

+5%

11.

Чувашия

37,6

+5%

12.

Мордовия

36,8

+7%

13.

Киров өлкәсе

36,2

+5%

14.

Марий Эл

35,5

+5%

Инде алынган саннардан башыбызны күтәреп, үзебезнең «чаманы» исәпләп карыйк. Мондый дәү саннар каян алына икән дигән сорауга җавап биргәләгәнебез бар инде. Тагын бер кат искәртәм: класста ун бала укый. Шуның берсе ит ашый, калганнары кәбестә кимерә. Балаларның ни ашаулары турындагы хисапка, бу сыйныфта, уртача алганда, бар да голубцы ашый диярләр иде. Берәүләрнең айлык хезмәт хакы миллионнар белән хисапланганда, аларның да өлеше кәгазьдә генә булса да халыкны баета. Ләкин байлар күп түгел, аларның өлеше дә халыкны бай итеп күрсәтергә җитәдер дип уйламыйм. Димәк, хыялыбызны чынбарлык итеп күрсәтү, «дөрес» санау хисаплары буенча яшәүне дәвам итәбез әле.

Бу нисбәттән, «Безнең гәҗит» укучылары минем шигемне таратырга булышмас микән, дигән өмет белән, Сезгә мөрәҗәгать итәм. Укучыларыбыз бар Русиягә сибелгән. Безне ерак Себер якларында, Приморье крайларында, хәтта Чечняда да укыйлар. Таблицадан карагыз да, үз кесәгезне капшагыз. Әгәр кесәгез баерак булса безгә шалтыратыгыз. Бармы икән андыйлар? Иң күп укучыларыбыз, әлбәттә, Татарстанда һәм Башкортстанда. Ә анда 44900 һәм 48 мең сум алып, дөньяның артына тибеп яшиләр, дип уйлар Чечнядагы укучыларыбыз мәсәлән, әлеге хисапка күз салып.

Чынлап та шулаймы? «Безнең гәҗит» укучылары! Сездән шалтыратулар көтәбез! Ватсапка да яза аласыз. Исемнәрегезне әйтеп тормасагыз да ярый, бездә бит бай булырга да бик үк имин түгел. Хәзер торак коммуналь түләүләре артырга тора. Бензин кыйммәтләнер. Юл йөрү билетлары бәясе күтәрелә. Кибетләрдә дә мең сумлык та вак акча кебек тоела башлады. Шуңа күрә бай булу бик кирәк. Баймы без, шул хакта дөреслекне табыйк.

Украинадагы махсус операция белән дә хәлләр әле генә яхшырыр дип өметләнәсе түгел. Әнә ватаныбыз хакын якларга киткән егетләребезгә кредит каникуллары вәгъдә ителгән иде, әмма ул бик үк барып чыкмаган. Коммерсант газетасы бәян иткән язмага караганда, банклар мондый кичектереп торуларны бирүдән баш тарта икән. Сәбәбе вәгъдә вәгъдә ителгән, ә законы эшләнеп бетмәгән. Закон юк икән, кайсы банк үзенә бурычны гафу итәргә тели соң?! Кичектерү дә аңа зыянга бит.

Ирләрен, әтиләрен, улларын мобилизациягә озатканнардан зар агыла. Banki.ru форумында инде дистәләгән шикаять тупланган. Мәсәлән, берәү, әтисе мобилизацияләнгәч, аның кредитына каникул алмакчы булган. Банк аның сорауларын чатта җавапсыз калдырган, кайнар линиягә шалтыраткач, сөйләшеп тә тормый трубканы ташлаганнар. Документларны алгач та тиз арада үтенеч кире кагыла, дип зарланалар каһарманнарның туганнары. Хәтта гаризага уңай җавап булып та, түләү графигы үзгәрмәве, пенялар җыела бару турында да әйтәләр.

Банклар мондый вәзгыятьне техник проблемаларга сылтый. Әмма юристлар аларның законнарның эшләнеп бетмәвенә аркалануларын әйтә.

Pen & Paper адвокатлар коллегиясе партнеры Екатерина Токарева, банк каникул сорап тапшырылган документларны 10 көн эчендә карарга тиеш, әгәр 15 көн эчендә җавап алынмаса, каникул бирелгән дигән сүз, дип аңлата.

Күргәнегезчә, бүген бар да ал да гөл түгел әле. Улларын, ирләрен махсус операциягә озаткан гаиләләрдән, якыннарына акча җибәрергә мәҗбүр булулары турында зарланып редакциягә шалтыратучы аналар да бар. Өстәвенә алар мобилизациядәге кадерлесе өчен аның кредитын түләргә тиешме, аның балаларын да тәрбиялисе бар бит әле...

Менә шушындый шартларда өстәге таблицага карыйм да, рәхәт яшибез бит әле дип куям... Тик хыяллана башлыйм гына, тиктормас кулым кесәмне капшый башлый. Кул реаль тормышны тотып карап яши, ә баш хыялланырга ярата шул. Кемдә ничектер, минем баш шундый...

Инде искәртәсем килә, 2023нче елда да бергә булсак, дөреслекне, гаделлекне бергәләп эзләсәк иде. Бары 15нче декабрьгә чаклы гына безгә язылып калырга була. Әле бик уңайлы мөмкинлек тә бар.

5нче – 15нче декабрьдә ташламалы язылу ункөнлеге үтә. Ташламалар саллы, уңайлы форсатны кулдан ычкындырмагыз.

«Шифалы гәҗит»кә (индексы П3321) 6 айга язылу хакы бу ункөнлектә 34 сум 50 тиенгә арзанрак – 271 сум 50 тиен. «Серләр гәҗите» (индексы П3322) хакы 266 сум 10 тиен – башка вакытта язылу бәясеннән 33 сум 90 тиенгә арзан. Ә «Безнең гәҗит»нең Татарстанда тарала торганы (индексы П2559) абунәче ункөнлегендә 811 сум 86 тиен. Башка вакытта 2023нче елның беренче ярты елы өчен 6 айга язылу хакы 919 сум 80 тиен тора. Димәк, шушы ункөнлектә «Безнең гәҗит» 107 сум 95 тиенгә арзанрак була.

Игътибар! Русиядә тарала торган газетабыз исеменә «Россия» сүзе дә өстәлә. Почтадан аны үз төбәгегездәге «Подписные издания официальный каталог Почты России» китабыннан «Безнең гәҗит Россия» дип сорагыз. ИНДЕКСЫ – П3320. Бары тик 5нче – 15нче декабрь аралыгында гына ул уртача 91 сум 80 тиенгә арзанрак (һәр төбәктә аерым бәя).

Язылуда проблемалар туса, шалтыратыгыз: 239-03-53, кесә телефоны – 89270390353.

ИГЪТИБАР, газета вакытында килмәсә, яисә югалса, урындагы почтада аны табып бирә алмасалар, эш көннәрендә «Татарстан почтасы»ндагы кайнар линиягә – 221-18-99 телефонына шалтыратып газетаны табып бирүдә ярдәм сорый аласыз

Интернетта «Безнең гәҗит»нең интернет сәхифәсе һttp://beznen.ru яисә һttps://podpiska.pocһta.ru аша Русиянең теләсә кайсы почмагыннан язылып, Татарстанда яшәүче туганнарыгызга, ә Татарстаннан читтә таралучы П3320 индекслы «Безнең гәҗит Россия» газетасын Русия киңлекләрендә яшәүче якыннарыгызга бүләк итәргә мөмкин.

Үтә киеренке чорда да без бары тик дөрес мәгълүмат кына тапшыручы булып калачакбыз.

Уңайлы форсатны кулдан ычкындырмагыз.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии