Иманны саклап калган бабайларыбызга рәхмәт!

Иманны саклап калган бабайларыбызга рәхмәт!

22нче мартта мөселман дөньясы Рамазан аена керде. Бүген ул көтеп алынган бер чара итеп кабул ителә. Әле кайчан гына бу гамәл оят иде, ураза тотучы, дога кылучы искелек калдыгы, әбиләр сүзе белән йөрүче булды. Бу минем балачагыма, яшьегемә дә эләкте. Бары тик 90нчы елларда гына дини күтәрелеш башланды. Ә аңарчы?..

Ә аңарчы безнең әби-бабайларыбыз коточкыч чорларны кичкән. Явыз Иван Казанны басып алганнан соң көчләп чукындырулар вәхши патшаның варислары тарафыннан да дәвам иткән. Бары тик Әби патша гына күпмедер йомшаклык күрсәткән. Бүген аерым фикер ияләре Әби патшаны шуның өчен хөрмәт итәргә, татарга яхшылык эшләгән, дип якламакчы була. Янәсе үзләренә илтифатлы булганы өчен аны татарар шулай яратып Әби патша дип атаган. Әмма Екатерина патша да чукындыру сәясәтен дәвам иткән булыр иде, Пугачев восстаниесе булмаса.

Аннан соң да кан коюлар элекке дәрәҗәдә булмаса да, чукындыру дәвам иткән. Татарга мәчетләр, мәдрәсәләр салырга рөхсәт булган, әмма ул халык хисабына гына корылган. Ә чиркәүләр дәүләт карамагында.

Ярлы халыкны бәхетле, коммунизмда яшәтергә вәгъдә иткән большевиклар да шул ук сәясәтне дәвам иткән. Дөрес, болары инде чукындыру максатын алга сөрмәгән, халыкны диненнән бөтенләй биздерергә теләгән.

Лениннан башланган, Сталин куатләп җибәргән террор 1930нчы елларга яңа көч ала. Болары инде мөселманга гына кизәнми, чиркәүләр дә җимерелә. Шул «кызыл террор» вакытында руханилар юк ителә: кем нахакка гаепләнеп атып үтерелә, кем сөргенгә җибәрелә, мәчет манаралары киселә, чиркәү кыңгыраулары эретелә. Аллаһ йортлары дин тотучылардан тартып алына, совет милкенә әйләнә. Мәчетләр, иң яхшы очракта, мәдәният йорты яки идарә буларак кулланыла, ә кайсыдыр җирдә келәткә әйләнә. Бу гына түгел динле булуың, намаз укуың эзәрлекләнә.

Безнең балачакта инде динилек кеше үлгәндә генә күренә иде. Анда да белгәнме, белмәгәнме, мулла вазыйфасын әллә кайлардан эзләп табып алып килгән бер бабай башкара иде. Без, 70нче еллар балалары динне әнә шул мәет күмгәндә генә кирәк, дип аңлый идек. Менә шундый чорда, башлангыч класста укыган чагымда әниемнең укытучы апалар белән сөйләшеп утырганын ишеттем. Шунда беренче укытучым мәрхүмә Равилә апам әниемә:

– И, Әминә пенсиягә чыксам, рәхәтләнеп коръән ашларына йөри башлар идем инде, – диде.

Минем күңелемә кереп калды булды бу сүз. Үземчә анализладым: димәк, динне пенсиягә чыккач кына тотасы икән. Соңрак, еллар узгач кына Равилә апамның сүзләренә төшендем. Һәм менә бер очрашуда шул хакта искә төшердем.

– Безгә дин тотарга ярамады, күзәтү астында булдык шул. Балаларга да, Аллаһ юк, дип өйрәтергә кушалар иде. Ачлык чоры. Безгә ипи бирәләр. Хезмәт хакы түлиләр. Укытучының хөрмәте зур иде, хөкүмәт тарафыннан да. Ә әтием, әнием бик дини. Әтием имам да. Бервакыт гает намазын укытты. Ул чагында һәрнәрсәне көне-сәгате белән җиткереп торучы әләкчеләре дә күп иде. Мине чакырттылар, кисәттеләр: әтиең тагын бер шулай эшләсә, син укытучылыктан очасың. Әле алай гына котыла алсаң... Елап кайттым инде. Әтигә сөйләп бирдем.

– Ярар кызым, борчылма, башка укымам, – диде.

Укыды, әмма кешегә күрсәтмәде намазын. Мич арасына чаршау артына кереп укый иде.

Равилә апамны искә төшерүем, шулай ук аның энесе Рәшит абый, киленнәре Газзә апа, менә шул качып намаз укыган бабай Әхмәтгали бабай, аның җәмәгате Гөлчирә әбигә бу сүзләр дога булып ирешсен. Алар безнең күршеләр иде. Гомер буе тату яшәдек. Кызганычка, безнең әби-бабайлар үлеп беткәннәр, минем абыйларым шул бабайларны әби-бабай дип йөргән. Тик алар да мин бик кечкенә чакта үлеп киткәннәр, мин хәтерләмим. Ә менә Газзә апа белән Рәшит абыйның үз балалары кебек булдык. Без ятим 6 малай үстек, ә Газзә апаларның балалары булмады. Без шуларда идек инде.

Менә нинди заманнардан тыелган, чәчелеп бетә язган дин безгә күчте. Хәтерлим, әнием сәхәр ашаганда торгалый идем. Ул өйрәткән догаларны әле дә, төнлә уятып сорасалар да, чатнатып әйтә алам. Ә менә диннең ни икәнен аңлый башлагач ятлаганнары һаман буталдырырга мөмкин. Балачактан сеңгән гомерлек шул. Шуңа күрә бүген балаларыбызга дини тәрбия бирү бик мөһим. Бу нисбәттән элеккеге күршебез, кодабыз Галине искә аласым килә (сүзем аңа да дога булып ирешсен!). Мин аннан күп нәрсәләрне өйрәндем, мәчеткә дә аңа ияреп барып кыюлыгым артты. Сөлектәй ике егет үстерделәр Радилә белән.

Ураза вакыты. Госман белән Фәниснең бәләкәй чаклары, безнең балалар янына уйнарга керәләр, гел бергә иделәр иде инде алар. Балалар, без уразада, дип мактаныштылар. Мин эчтән уйлап куйдым, кара инде бу Галине, нәниләр бит әле, ярамый бит... Берзаман Госман өстәлдәге сушкины эләктерде.

– Улым, ураза бит син, дим, – аптырап.

– Без сәхәр яңартабыз, – диде дә чабыша башладылар.

Баксаң, кызыксыну бар, әмма әле киңәш ителми... Гали хәйләсен тапкан икән, балаларга сәхәр яңартырга ярый, имеш...

Үсә төшкәч аңлый бит алар. Тиз аңыштылар: уразасын да чынлап тота башладылар, намазын да укыдылар. Минем улымны да өйрәттеләр.

Гали дини гаиләдә ятимлекне күреп үскән, әтисе бик иртә китеп барган. Элекке мөфти Госман хәзрәтнең әнисе Рәшидә абыстайның якын туганнары. Галиләр үзләрен белә башлаганнан иманны аңлаганнар. Тормыш авыр, әмма намазлы булганнар. Рамазан аенда бер укытучының шушы малайларның аяк киемнәрен салдырып тикшереп йөргәнен («чебиләмәгән»ме янәсе, чиста булса, димәк, намаз укыйлар), Рамазан аенда мәҗбүри су эчерткәнен күз яшьләре белән искә ала иде. Әниемә кайтып елагач, әнисе: «Улым, борчылма, аңа карап синең уразаң бозылмый, гөнаһысы үзенә!» – дия торган булган.

– Рәнҗемим ул абыйга, әмма күңелемдә бер төер калды, аны һич йотып җибәрә алмыйм. Бар класс алдында безне орыша иде ул, – дия иде. – Бер очрашкач, исенә төшердем, «Әй, энем, чоры шул иде шул», дигән булды. Хәзер мәчеткә йөреп, имам вазыйфасын да башкарып алды, – дип уфтанды Гали.

Әйе, үткән гөнаһларыңны заманга сылтап аклану җиңел. Әмма ул абыйга беркем дә балаларны шулай тикшер дип фәрман бирмәгәндер, фәрман бирелсә дә, тикшердеңме шулай итеп, дип, килеп ревизия ясап йөрмәгәннәрдер. Күршем Әхмәтгаи бабайның да намаз укуы Совет иленең нигезен какшатмагандыр. Куштаннар фәрманны кирәгеннән артык үтәп менә шул хәлгә килдек. Сталин репрессиясе вакытында да күп төбәкләр, шул исәптән ТАССР да кулга алу, нахак гаепләр тагып хөкем иттелергә тиешле өстән төшкән күрсәтмәне (әйе, фәләнчә районнан фәләнчә кеше кулга алынырга тиеш, дигән күрсәтмәләр өстән төшерелгән) арттырып үтәгәннәр.

Арттырып үтәү бүген дә дәвам итә. Телебезне тешләтүдә, туган телемне законсыз итүдә һ.б.лар... Күп алар. Менә шул фәрманнарны арттырып үтәүчеләр дә вакыты җиткәч, заманасы шул иде диярләрме...

Аллаһка шөкер, әлегә курыкмыйча динебене тота алабыз. Әмма әлегә дип искәрмә ясап куям. Чөнки чукындыру, бер халык булдыру, телсез, имансыз итү өчен тырышлык бара, дәвам итә. Әмма балаларыбызга иманның ни икәнен аңлату тыелмаган, бүген дини кешедән көлмиләр. Файдаланыйк форсатын. Җәлил хәзрәтнең сүзен гел кабатлыйм: «Балаңа Аллаһы Тәгалә турында сөйләмәсәң, соңыннан Аллаһка балаң турында күп сөйләрсең...»

Рамазан айлары мөбәрәк, тоткан уразаларыбыз савапка булсын!

Иң изге теләкләр белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии