Авыр елны озатабыз, җиңеләйсә иде инде!!!

Авыр елны озатабыз, җиңеләйсә иде инде!!!

Без газетабызның тарихын 2003нче елда саный башлаган идек. Бик күпләр шушы көннән бирле безнең белән калды, кемнәрдер өстәлде, ә кемнәрдер китеп барды. Инде менә тагын бер елны тарихыбыз битенә керттек. Ул җиңел булмады. Бар дөньяны колачлаган зәхмәт безне тәмам тезләндерде. Авырлыкны, бердәм булганда, бер-береңне кайгыртканда, саклаганда гына җиңеп була. Халкыбыз нинди генә афәтләрне кичмәгән, әмма тез чүкмәгән, киресенчә чыныккан гына. Ике күрше ызан бүлешү дигән низагларның ни икәнен дә белмәгән, бер телем ипине бүлешеп бер-берсенә кунакка йөрешкән. Бүген авылда да капкалар бикле, вирусны кертмибез. Вирус белән бергә күршеләрне дә.

Русия халкы болай да кырыс, дорфа иде инде ул. Чит илләрдә кешеләрнең йөзләрендә елмаю балкып тора, ә бездә уйга баткан эмоция катып калган. Егылып китсәң, сиңа ярдәм итәргә ташланучылар булыр микән, дип тә куркасың. Исерек, дип үтеп китәрләр. Исрекләре дә күп инде анысы.

Берничә ел элек редакциябез урнашкан йорт ишегалдында машинам янында кайнашканда яныма килеп бер хатынның мыгырданып торганы хәтеремдә: «Разьезделись тут на машинах, иномарках… А мы всю жизнь ишачили, ни гроша…» Сүзләрен әйтерлек тә хәле юк, аягында көчкә басып тора. Редакциябез урнашкан подьездда яши ул, еш күрәм. Ләкин аек килеш күргәнем булмады, берничә тапкыр акча теләнеп карады, бирмәгән идем. Димәк, мин начар.

Беркөнне кибеттә кечкенә кызын иярткән берәү сагыз алды да, кесәсенә тыгып куйды. Кассага кертмәде. Моны бала карап тора.

Икенче юлы берәүнең аракы урлаганына шаһит булдым. Кесәсенә куйганын күрдем. Ул минем игътибарны сизде. Мин бит шунда ук, карак, дип сөрән сала алмыйм. Көтим, дидем. Әмма әйбер эзләп, читкә борылган идем, абзаң ишеккә атылды һәм юк та булды. Мин кибетчеләргә кычкырдым. Ханым чыгып карады, тоттырамы инде ул? Урлыйлар шул, дип кенә куйды күңелсез генә аннан.

Кичә тагын поликлиникага керергә туры килде. Табибларның смена алышкан вакытларына туры килдем. Минем алда торучы ханымның кыланмышлары косасыларны китерерлек иде. Су йоткалап кына, авырган кыяфәт белән утырган җирдән, табибның сменасы беткәч җикеренергә тотынды: «Мин температура белән утырам, сез мине кабул итәргә тиеш».

Табиб җайлап аңлатып карый, минем вакыт бетте, кабинетны бушатырга тиеш. Менә икенче табиб килде, ул караячак, дип тынычландырмакчы… Көне буе авырулар белән очрашып эт булып арган табиб күңелсезләнеп кайтып китте. Шунда миннән соң керәсе егет сорап куйды: «Аларның смена алыштыру вакыты озак була микән?»

Шул чак теге «авыру» хатын ялт борылып күзләрендә ут уйнатып теге егеткә ташланды:

– Откуда я знаю. Иди спроси в регистратуре. Нашелся тут…

Ханым кырылуын дәвам итә. Теге егет әдәп белән генә әйтеп карый, мин сездән сорамаган идем, дип. Теге тынычлана алмый. Инде мин дәшми кала алмадым.

– Монда сез генә авырыйсызмы әллә? Әллә сезнең авыруга башкалар, без гаеплеме. Нинди тон?! Ошамый икән, дәшмәгез. Ул миннән сорады, Аллам сакласын, сезгә эндәшергә…

Ханым, аңлады ахыры яшь малай түгеллегемне, каршы дәшмәде. Әле генә ухылдап утырган ханым башка утырып тормады инде, дөп-дөп йөренүен белде. Стаканлы суы да кеше утыра торган эскәмиядә утырып калды. Ә минем янда утырганннарның алай йөренергә хәлләре юк иде кебек тоелды. Үземнең дә хәлем хәл иде шул.

Менә бу безнең җәмгыять. Менә бу безнең тормыш.

Беркөнне бер танышым сөйли. Туганы Америкада яши, эшли. Монда кайтырга да теләми, ди. Ватанын яратмый, дип гаепләргә ашыкмагыз.

Метрода эшкә барышы. Полицейскийләр килеп кергән. Анда да битлек режимын тикшерәләр. Якташыбыз кесәсенә тыгылган, юк, курткасын алыштырып кигән булган шул… Моны хокук сакчыларына да аңлаткан. Инде штраф салалармы дип торганда, тегеләр була торган хәл дип елмаеп, кесәләреннән яңа битлек чыгарып тоттырып, уңышлар теләп китеп барган. Бездә ничек булыр иде? Аңлатып торасы юктыр, бу кеше инде полиция бүлегендә утырыр иде, кыйналудан яралары сызлавына түзеп.

Шулай булгач кем ватаны кадерлерәк?! Кайсы дәүләт үз халкын хөрмәт итә? Халыктагы агрессиянең чамадан тыш арта баруына халык үзе түгел, нахакка гаеп тагып теләсә кемне утыртып куярга әзер җинаятьчел система гаепле. Безне – шук малайларны, рәхмәт төшкереләре, дип кенә сүккән мәрхүмә Фатыйма әбием әйтмешли, почмак пәрие – телевизор үз вазыйфасын тулы куатенә үти: пәри туен күрсәтеп, җәмгыятебезне тәмам сырхау хәлгә төшерә…

…Ел авыр булды. Сәламәтлекнең иң кадерле байлык икәнен быел аңладык. Сәламәт булсаң, барына да ирешә аласың. Мин дә аңладым. Сакландым. Битлек кидем. Коронавирус юк ул, битлек кию зыянлы дип сафсата таратучы «белгеч»ләрне фаш итәргә тырыштым. Әмма авырдым. Аңарчы бармаксыз да кала яздым… Ярты ел эчендә ничә дустымны, танышымны югалттым. Кемнәрдер, юк нәрсә ул, дип санаган ковид алып китте күбесен.

Яңа ел алдыннан күнегелгән гадәт: Кыш бабайдан ни сорар идемме? Әлбәттә, бу шаярту, бары Аллаһтан гына сорарга, бары Аллаһ кына белүче һәм бирүче. Мин сорар идем: җирдә үтерү кораллары булмасын иде, сугыш кораллары җитештерүче заводлар ябылсын. Менә шунда җирдә муллык барлыкка килер иде. Кешеләргә мәрхәмәтлелек орлыклары иңсен, бер-береңне кыерсыту кебек яман гадәтләр бетсен иде. Моны аң барлыкка килгәннән бирле, балалар, әниләр, әбиләр, бабайлар, әтиләр сорыйдыр… Тик Аллаһы Тәгалә гасырлар буе бу гозерләрне ишетмиме, әллә адәм баласы һаман тайгак юлдан атлыймы?

Укучыларыбызга безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт. Кемдер өчен бу «Безнең гәҗит»нең соңгы саныдыр, кемдер әле безне киләсе елда да көтеп алачак. Аерылганбыз икән, аерылу сәбәпләрен безгә дә җиткерсәгез иде. Ошамыйбызмы? Гаепләребез күпме? Мондый киңәшләр безгә бик кыйммәт. Киләчәктә эшебезне файдалы, мавыктыргыч итеп оештыру өчен кирәк бу. Ни өчен безне яратмавыгыз, ошатмавыгыз турында тәфсиләп язып та җибәрсәгез, без рәхмәтле булыр идек. Иң кызыклы авторны бүләк тә көтә.

Исән-сау булыйк. Яңа еллар якты, матур булсын!

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии