Русиянең дошманы һаман шул...

Русиянең дошманы һаман шул...

Чираттагы сайлаулар үтте. Хәзер инде халык демократик илдә яшәвебезгә дәлил булып торган бу чара белән артык кызыксынмый да бугай. Депутатлыкка кандидатларның программалары, дебат-бәхәсләренә дә битараф ахры, шаулашкан, сөйләшкән мәйданнар сирәк. Социаль челтәрләрдә дә, сайлаулар әллә бар, әллә юк сыман. Шуңа күрә кандидатларның ярыша-ярыша якты киләчәк вәгъдә итүләренә элеккечә хозурланып, бераз күңелле итеп яшәп тә калып булмый башлады. Бу сайлаулар да элеккеләреннән әллә-ни аерылмады. Моңарчы күрелмәгән хәрәмләшүләр күзәтелде, дигән хәбәрләр булса да, мин үзем моңарчы күрелмәгән, дип нәтиҗә чыгарырлыкларын очратмадым. Дөрес, 2 ишекле сейфлар, ялган комиссияләр турында ишетелгәләде, һәм электрон сайлаулар тирәсендәге шау-шуны исәпләмәгәндә.

Интернет аша электрон тавыш бирү нәтиҗәләре бик серле рәвештә саналды һәм көтелмәгән нәтиҗәләргә китерде. Коммунистлар оттырды. Әлбәттә, бу инде үзләрен оппозиция дип санаучы компартия сафларында ризасызлык тудырды. Коммунистлар башкалабызда санкцияләнмәгән митингка чыкты. Санкцияләнмәгән, чөнки хакимият рөхсәт итмәде, коронавирус бит. Дөрес, пандемия ул менә шушындый ризасызлык чараларына гына зыян итәргә мөмкин. Башка чаралардан вирус таралмый, сайлаулардан соң мәйданнарда бәйрәм тамашалары оештыру да, күңел ачу урыннарында чикләүләр кертелмәү дә вирусны таратмый, ул ризасызлык фонында гына иллә дә каты тарала һәм җәмгыятьнең иминлеге, сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра, дип шүрли булыр хакимият.

Путин белән очрашуда ЛДПР лидеры Жириновский әлеге митингны оештыручы коммунистларны Магаданга сөрергә тәкъдим итте. Русиядә Сталин рухына баш ию хисләре ялкынлана барса да, Путин бу тәкъдимне бик тыйнак кына кире какты, хәер кискен баш та тартмады кебек.

Коммунистлар ризасызлык акцияләрендә катнашып сайлау нәтиҗәләрен гадел санауны, хәрәмләшүчеләрне җавапка тартуны таләп иткәндә, партиянең лидеры Зюганов тавыш-тын чыгармый торды анысы. Хәер, кайчаннан икәнен хәтерләмим дә, шул ук Жириновский да, коммунист Зюганов та, һаман да оппозиция булып уйныйлар. Әйбәт эш – «бюджет хисабына партия яши, партия яши икән мин дә яшим», принцибының тәмен белеп алгач, ник яшәмәскә. Системалы оппозиция диләр аларны. Алай болай артыграгын җибәрсәң, юкка чыгуың да ихтимал бит. Ә болай тамак тук, өс бөтен, арба ватылса утын... Системалы оппозиция ролен үтәү өчен болай гына, әйттем исә кайттым, диеп кенә ара-тирә разый булмаганыңны күрсәтеп алсаң...

Нәтиҗәдә ДәүДумада «Бердәм Русия»леләр 324, КПРФ – 57, «Гадел Русия» – 27, ЛДПР – 21, яңа фирка – «Яңа кешеләр» 13 мандатка ия булдылар. Нәтиҗәләрнең башкача булуын фаразлавы мөмкин дә түгел иде. Ризасызлык белдерүче мәгълүм кандидатларның күпчелеге төрле сәбәпләр табылып төшеп калды, калганнары да берләшеп ниндидер анык программа тәкъдим итә алмады, программалары булган очракта да аларны халыкка җиткерерлек аудитория, трибуна таба алмады. Көн кебек ачык, бүген Кремльгә тотрыклылык кирәк, фигураларның алышынмавы, ышанычлыларның кул сузымында булулары кирәк. Чөнки бу сайлаулар алдагысына генераль репетиция генә. Юкса, коммунистларның рөхсәтсез митингларга чыгуы аларга да артык таянырга ярамаганлыгына ишарәли, сафлары көпшәкләнә, димәк...

Өч елдан Путинны тагын Путин вазыйфасына сайлыйсы бар бит. Минем уйлавымча, Путин, монысына да үзем барам, дисә, бар да шул иске тапталган сукмак буенча үтәр. Ә менә аннан, китәм, дигән сүз чыкса... Аңарчы идарә ителә торган ныклы чылбыр белән бәйләнгән структура команда көпшәкләнсә, буласы хәлләр... Чөнки югары эшелон саналган элитада да бүген Путин сүзен сүз итеп торсалар да, уңайлы форсатны көтеп торучы даирәләр җитәрлек. Кемнәрдер инде үз арт шәрифләренә Русия патшасы тәхете үлчәмен алып маташмый, дип әйтә алмыйм. Ничек кенә кодрәтле булмасын, Путинның яше бара һәм ул әлегәчә киләчәк планнарын әйтеп, менә шушы интригаларга урын калдыра, читтән күзәтә булыр. Дилбегәне кулдан ычкындырмас анысы, шуның дәлиле – чираттагы реформа.

Инде Русия президентын «нульләштерү»дән соң, чират губернаторларга да җитте. Яңа закон проекты тәкъдим ителде, һәм аның тиз арада кабул ителәчәгенә шик юк. Аннан соң барлык губернаторларның да моңарчы сайланган сроклары исәпкә алынмаячак, шул исәптән Татарстан Президенты Миннехановныкы да. Алар яңадан туган сабый кебек, үз төбәкләрен чәчәк аттыру өчен яңа көч, яңа дәрт белән эшкә керешәчәк. Бер очтан атамаларын да тәртипкә китерәчәкләр, Русиядә губернатор, һәм тагын да мөһимрәге республикаларда президент атамасы бетереләчәк. Барысы да «башлык» булып калачак. Хәер, Татарстан гына президентлы иде әлегәчә. Путин, хет чүлмәк-горшок дип атагыз, мичкә генә тыкмагыз, ничек атау ул Татарстан халкының үз эше, дигәч кенә вакытлыча күз йомарга тырышып тордылар ул исемгә, Татарстанның президентлы булуы бик күпләрнең эчләрен пошырды. Әлегә Казан Кремлендә бу закон проектына шәрехләмә бирелми, әмма без инде чираттагы сайлауларга кадәр генә президентлы булачагыбызга өметләнә алабыз. Ә 2023нче елда Татарстан башлыгын сайлаячакбыз, аңарчы Татарстан республикасы статусы исеме дә үзгәртелмәсә, дип фараз кылыйк.

Ничек кенә аталсалар да, төбәк башлыклары ышанычлы команда ул. Сайлауларда тиешле нәтиҗәләргә алар тырышлыгы белән ирешелә.

Тик бер хәбәр сагайтты мине. Соңгы көннәрдә бар мәгълүмат чыганаклары да беравыздан «Владимир Путин Русиянең төп дошманнарын атады» дигән баш исемдә хәбәр таратты. Ул кулыма килеп кергәч тә, калтырана-калтырана укыдым. Әй, Аллам, тирә-якта дошман әйләнәсендә яшибез, тагын нинди дошманнар безгә теш кайрый икән инде дисәм, ул үзебездәге хәлләр ләбаса, ягъни «Былтыргы А». Баксаң, хәерчелек, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм инфраструктурадагы проблемалар безнең төп дошманыбыз икән. «Төп максат – илебез гражданнарының тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү», – диде Путин. Моны беренче тапкыр гына ишетмәгәнгә генә тынычландым. Гел кабатлап торгач, саны чутланмый шул. Ә менә кабатлап тору кирәк, онытмас өчен. Дошманнарны гел белеп тору мөһим. Дөмеккере хәерчелек... Тик...

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии