Абау, яңа канун!

Абау, яңа канун!

Мин бүген туган илебездә, ватаныбызда алып барылган вәзгыятькә, сәяси хәлләргә еш кына: «Абау!» – дип куям. Шаккатарлык бит. Нинди генә кануннар кабул ителми дә, нинди генә сәер хәлләр гамәлгә куелмый.

ТӨЗЕК ДЕПУТАТ КИРӘК

ДәүДуманың дәү проблемалар китереп чыгарырга сәләтле икәнен без беләбез. Парламент залының ярым буш булуын күреп, залда утырганнары тарафыннан да тузга язмаган (ахмак, дип бәяләсәм, дәүләт строена балта чабучы террорчылыкта гаепләнермен, дип ул сүзне кулланмыйм), хәтта зыянлы кануннар кабул ителеп ята. Авыру ятим балаларны чит илләрдәге ата-аналарга бирүне тыю турындагы канун искә төшеп, әле дә өшеп китәм. Кемнәрне сайлыйбыз, дөресрәге сайлаттыралар?! Сайлауларның ни дәрәҗәдә гадел, демократияле үтүен һәркайсыбыз белә: сайланырга тиешле кандидат, барыбер депутат була. Тик менә шул сайланырга тиешлеләр исемлегенә кергәндә кандидатларга да медицина тикшеренүе үтәргә, аеруча нарколог, психолог рөхсәте булдырырга кирәктер, дип уйлыйм мин. Юкса, шоферларга, күп кенә профессия вәкилләренә андый белешмә таләп ителә бит… Русия Дәүләт Думасында кабул ителгән соңгы канун мине шулай уйларга мәҗбүр итә.

ЯРОВАЯ МӨГЕЗ ЧЫГАРА

Русия Дәүләт Думасы депутаты Ирина Яровая тәкъдиме белән парламент 24нче июньдә терроризмга каршы яңа кануннар кабул итте. Аның нигезендә, җинаять һәм җинаять-процессуаль кодексларына, шулай ук 10 аерым канунга төзәтмәләр кертелә.

Хәзер мин туган-тумачам белән бергә җыелып, үзара сөйләшеп, вәгазьләшеп, Коръән сүрәләрен укып мәҗлес җыя алмыйм, булып чыга. Андый Корьән ашлары уздырасы булсам, шәһәрләрдән, район үзәкләреннән авылыма документ-рөхсәте булган мулла эзләргә тиешмен.

Моннан да ахмак карар була аламы? Чөнки указлы муллалар зур авылларда, район үзәкләрендә генә бар. Ә авылларда мәет җирләү, Корьән ашларын уздыру үзбелдекле укыган, азрак белемлерәк әби-бабайлар кулында. Билгеле, бу канун аңы томаланмаган һәркемдә бихисап сораулар тудыра. Ник, ничек, ни рәвешле? Ул артык озын телле, комачау иткән, уңайсызлыклар тудырган аерым кешеләрдән котылырга ярдәм итүче бер чара булмасмы? Алай икән, димәк, 37нче еллар торган саен тамыр җәя. Бары тик НКВДны гына торгызасы калды.

Бу уңайдан Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев та дәшми кала алмады. Татарстан Дәүләт Советы да битараф түгел (тулырак язма 3нче биттә). Хәзер яңа канунның язмышы Федерация шурасындагы вәкилләребезгә сынау булачак. Алар хакыбызны хаклап, илебезне тоташ репрессияләргә дучар итәргә мөмкин булган канунның зыянын аңлата алырмы?

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы да Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинга ачык хат белән мөрәҗәгать итте.

«РФ Җинаять кодексының 282нче маддәсенә кырыс төзәтмәләр кертү зур борчылу тудыра. Бу маддә буенча 2015нче елда 500 кеше хөкемгә тартылды, аларның террорчы булулары шикләндерә. Күбесе Интернетта ниндидер язмаларны күчереп таратканы өчен хөкем ителгән. Мәсъәлән, Татарстанда җәмәгать эшлеклесе Рәфис Кашапов үзенең сәяси карашларын Интернетта таратканы өчен 3 елга иректән мәхрүм ителде.

14 яшьлек балалар өчен җинаять җаваплылыгын кертү 1935нче елның 7нче апрелендә кабул ителгән явыз канунны хәтерләтә. Бу канун буенча 12 яшьлек балаларны атып үтерү рөхсәт ителгән. Тәкъдим ителә торган төзәтмәләр нигезендә җинаять турында хәбәр итмәгән яки масса-күләм тәртип бозуларда катнашкан 14 яшьлек балаларны төрмәгә утыртачаклар. Бу гамәлне канечкечлек, 1937нче елдагы геноцидка кире кайту дип, бәялибез!

Яңа канунда дин дә искә алына. Аеруча «Дин һәм намус иреге турында»гы өлешендә дәгъват кылу эшчәнлегенә үзгәрешләр кертеләчәк. Канун нигезендә руханилар мәчеттә генә эшли алачак. Бу төзәтмәләр Русия Конституциясенең 14, 28, 29 маддәләрен тупас рәвештә боза. Мең ел буенча татарлар мәетнең өчесен, җидесен, кырыгын өендә үткәргән. Никах, ифтар һәм башкалар өйдә үткәрелә. Бу меңьеллык йолаларга бик сак, ихтирамлы мөнәсәбәт булырга тиеш.

Мөхтәрәм Владимир Владимирович!

Сезгә, РФ Конституциясенең гарантына, Конституция биргән хокукларыбызны яклау турында мөрәҗәгать итәбез:

– Яровая әзерләгән кануннарга кул куймауны,

– Сәяси эзәрлекләүләр коралы булган РФ Җинаять кодексының 282нче маддәсен гамәлдән чыгаруны сорыйбыз», – диелә Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы тарафыннан имзаланган документта.

Яңа канунның ахмак кына түгел, үтә зыянлы булуын аңлый алырмы югары мөнбәрдәге түрәләр?! Һәрхәлдә моңа ышанасы килә. Әгәр Русиядә гражданлык институтын кысрыклаучы, хокукларны чикләүче кануннарның чираттагысы да гамәлгә куелса, ул Русия тарихында кара тап булып язылачак, гадел яшәеш принциплары җиңгәч, иртәме-соңмы гамәлдән алыначак.

Ә ДЕПУТАТЛАР ҮТӘ ТЫРЫШ

Ә хөрмәтле депутат Ирина Яроваяга килгәндә, ул коллегасы сенатор Озеров белән террорчыларны Русия граҗданлыгыннан мәхрүм итү канунын тәкъдим итеп азапланды бервакыт. Бу идеянең ахмак булуын аңладылар, ул үтмәде. Моның кадәр мәгънәсез тәкъдим була аламы? Террорчы, һичшиксез, төрмәдә утырырга тиеш. Нәрсә, ул: «Мин Русия гражданлыгыннан баш тартам», – дисә, яисә аны мәҗбүри мәхрүм итсәләр, кая барырга тиеш?

Ай, бик күп безнең парламентларыбызда Яровая, шулай ук көлке тәкъдимнәр белән шаккаттыручы Мизулиналар. Менә шуңа да Русиядәге хәлләр, тормыш масаерлык түгел.

Алда яңа сайлаулар. Яровая яңа парламентта да калачак, дип беләм. Димәк… якын киләчәктә әле яхшы үзгәрешләргә өмет аз. Бүген хакимиятне тәнкыйтьләсәң, дәүләт строена кизәнүче хыянәтче итеп бәяләнүең ихтимал. Оппозиционер бик начар исем бүген. Кануннар шуңа таба борылып ята, бу эштә армый талмый эшләүче Яроваялар бар.

ҺӘРКЕМ ШИК АСТЫНА

«Яровая кануны» чыгарган шау фонында икенче бер канун сизелмичә калды. Анысы да хөр гражданлык хокукын чикли торган. Ул инде Федерация Советы тарафыннан кабул ителеп, Путин имзалаган. 28нче сентябрьдән гамәлгә дә керәсе. Исеме «РФда хокук бозуларга профилактиканың төп системасы» дип атала.

Җинаятьчелекне алдан кисәтү яхшы нәрсә инде, анысы. Тик монда «тик һәм ләкин»нәр күп шул. Шушы канун нигезендә һәркем күзәтү астына, шиклеләр исемлегенә язылырга мөмкин. Моның өчен синең интернетта калдырган язуың да, күршеңнең шикаять итүе дә булыша ала. Әлеге канунның төгәл ничек эшләве, эчтәлеге мәгълүм түгел. Димәк, кирәкле урында, кирәкле кеше өчен бик «ярдәм» итә торган канун булуын аңларга була.

Ә Русиядә шикле җинаять эшләре җитәрлек. Әнә Киров өлкәсе губернаторы Никита Белых тирәсендәге вәзгыять тә шактый каршылыклы, хәбәрләр ике яклы һәм ышандырмый. Губернатор ришвәт алуда гаепләнеп, кулга алынды. Никита Белых моны үзенә карата кылынган провокация дип атый һәм СИЗОда ипи белән су гына эчеп тора, ачлык игълан итте.

РУСИЯ – ЗУР САРАЙ

Әле кайчан гына кино актеры Жерар Депардьеның Русия гражданлыгын алуын горурланып шаулаган идек, әнә Русияне күрә алмаган буржуйлар белсен: Русияне дөнья йолдызлары да үз итә… Тик соңгы вакытта актерның язмышы турында ләм-мим. Ул «Canal+» француз телеканалына биргән әңгәмәсендә Русия турында бер дә мактаулы сүзләр сөйләмәгән. Русияне зур сарай дип чагыштырып: «Әгәр кайчан да булса бер андый тормыш сагындыра башласа, үз сараемда 1–2 көн яши алам» дип белдергән.

Жерар Депардье һаман да Мордовиядә теркәлгән булса да, Русиягә кайтырга җыенмавын да әйткән. Бар фатирларын да саткан һәм хәзер Бельгиядә яши. Шулай ук Франциягә барып, үз вингоград бакчасында казына.

Исегезгә төшерәбез: Жерар Депардьега РФ Президенты указы белән Русия гражданлыгы бирелгән иде. Аның аңлатмасы да бар: кинемотогрфия үсеше өчен керткән өлеше өчен… Актерга 2 зур фатир бүләк ителде: берсе Саранск үзәгендә, икенчесе Грозныйда. Грозныйдагысының хакы 15 миллион сумнан артык диләр.

Чит илдән генә түгел биредә яшәп тә аңлавы кыен булган илдә яшибез без.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии