«Безнең гәҗит»не уку кыенлаша

«Безнең гәҗит»не уку кыенлаша

Әле кичә генә 2022нче елга аяк баскан идек шикелле, инде менә аны да тарих битләрендә калдырабыз, яңасын – 2023нче елны сүтә башлыйбыз. Нинди булыр ул? Оныкларыбыз, оныкларыбызның оныклары тарих дәресләрендә безнең өчен кызармасмы? Белмим, якын үткәннәргә күз салсак, минемчә әле горурланырлык эш кырганыбыз юк. Гел матурлыкка, яхшылыкка өметләнәбез үзе, тик үткәннәрне сагынып яшибез. Анда яшьлегебез, матур чагыбыз калганга гына түгел... Чынлап та тигезлек булганга, гаделсезлекләрнең күзгә ташланмавы, һәрхәлдә аны сизмәвебез, иртәгәге көнгә ышаныч булганга сагынабыз аны. Совет чорында барлы-юклы 2 дистә ел гына яшәп өлгерсәм дә, мин дә сагынам. Уйланам, бүген нишләр идем? Ярдәмчесе, арттан этүчесе булмаган ятим малай кая барыр иде... Бүген бар гөнаһларда гаепләнгән шул Совет режимы мине дә күтәргән, белем биргән, кеше иткән.

Гаделсезлекләргә килгәндә, бүген ул чиктән ашкан, сукыр күзгә дә күренә. Безнең әтиләребез, әниләребез булдырган совет байлыгын кесәләренә тутырган, җир маен сыгып капиталын булдырган олигархлар миллиардларда коенып, яхталарда, виллаларда типтергәндә, аена 11 мең 950 сумга яшәүче 20 миллионга якын халык хәерчелек чигендә... бу рәсми саннар гына...

Ышанычмы? Бардыр ул, тик мин аны күрмим. Булса, инде ул күзгә күренер иде. Менә шундый заманда да рухны сындырмый алга атларга кирәк. Бирешмәскә, сынмаска. Бу нисбәттән «Безнең гәҗит» сезгә таянса, сез – «Безнең гәҗит»кә.

Инде 2022нче ел нинди булды дигәндә, җәелеп тормыйм, бу хакта бүген дә газетабызда зур урын бирелгән, ел дәвамында башкалар дәшмәгәндә дә без сөйләп тордык. Шуны гына әйтәм, телләр бәйләнә, ирек чикләнә, яңа кануннар кабул ителә. Менә шушындый вәзгыятьтә иң зур кыенлык кичерүче өлкә, минемчә, журналистикадыр. Һәр сүзне үлчәп әйтергә кирәк, гел яңарып торган кануннарны даими өйрәнеп, күз уңында тотасы. Юкса, бар эшең, карьераң челпәрәмә килергә, үзең хәтта төрмә җәзасы алырга мөмкинсең. Гомумән, журналист иң куркыныч һөнәргә әйләнеп бара. Бу хакта газетабызның узган санында (21 декабрь, 2022 ел. «Журналист булу куркыныч») аңлаешлы телдә бәян итәргә тырыштым. Массалы психоз, аерым катламны кабул итмәү (бу исәптә журналистларны да), бары тик ике төрле караш – берсе минеке, икенчесе ялгыш, дигән сырхау фикер урнашу бик куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Тарихи елъязмаларга караганда, 37нче елгы Сталин репрессияләре вакытында да яла ягу, куштанлык, астыртынлык булган, юкса күршесенең ни әйтүен Сталин килеп тыңлап тормаган бит, бары тик шундый шартлар булдырылган, тоташ үч алыр өчен намуссызларга яла ягу алымы кулланырга мөмкинлек бирелгән. Бүген дә шул тирәдә бөтерелмибезме?

Корал тотып мәктәпкә кереп гөнаһсыз сабыйларга төбәп аткан Галәвиевлар туу бу җәмгыятьнең бик куркыныч диагнозы. Сүз әйтергә курку, үз эчеңә бикләнү тирән репрессиягә китерә ала. Әлегәчә ризасызлар мәйданга чыгып лаф ора иде дә, барын да әйттем, ишетмәгәннәрен ишеттердем, дип канәгатьлек алып кайтып китә иде. Бүген ул ярамый. Кануннарны кырыслату кешене идән астына төшәргә, мәкерне идән астында инде сүз белән генә түгел, дәһшәтлерәк итеп оештырырга план корырга этәрә ала. Кызганыч, бүгенге сәяси вәзгыять моны искә алмый.

Тоташ чикләүләр фонында, дәшмәсәм яхшырак дип поскан журналист сүзе дә алга таба ышандырмый башларга мөмкин. Журналист сүзе генә түгел, рәсмиләрнеке дә аптырата: иртән игълан ителгән кичкә икенче төрлегә әйләнә. Юк, булмый, дигән ышандырулар, бераздан берни булмагандай гамәлгә куела.

Вакытлы матбугатның эшен сүз иреген чикләүче законнар гына түгел, объектив шартлар да көрчеккә тери. Газетабызның быелгы 14нче декабрь санында «Почта начар, эшләми!» мәкаләсе чыкты. Журналистыбыз Раиф Гыймадеев белән Алабуга районына командировкага мин дә бардым. Почтаның таркалуына гаҗиз булган халыкның зарын тыңлап, күңелем сыкрап кайтты. Советлар Союзы таркалганда безнең әтиләребез кан түгеп, маңгай тире белән булдырган халык байлыгы аерым куллар карамагына күчте. Завод-фабрикалар сүтеп сатылды. Тагын нәрсәсе бар әле бу илнең, дип баш ваткан эшлеклеләр һаман тик тормый. Болары инде таралып барган почтаны тәмам юкка чыгарырга алынды. Мин бу хакта «intertat.tatar» агентлыгына бик кискен әйттем: бүгенге почтага байлыкны ничек кесәгә саласын белгән Чубайслар шәкертләре килде, дидем. Әнә бит Чубайс вәзгыять үзгәргәч, санкцияләргә эләкмәс өчен илдән үк китеп барды. Аның кебек дөньяның артына тибеп яшәүче «безнекеләр» азмы чит илләрдә. Гомер бакый, патша заманында да, Совет чорында да социаль өлкә саналган почтаны хосусыйлаштырып, аны табыш чыганагы итмәкчеләр. Әмма барып чыкмый, акча таба алмый икән, димәк ябасы. Ниемә ди ул авылдагы почта... сыйфатсыз товар сатып та алучы булмагач. Кыскасы, авылның почтасыз калырына күп вакыт калмады. Әлегә 6 мең сум айлык хезмәт хакына риза булып йөрүче фидакарь почтальоннар бар. Алар китеп бетсә, урыннарына кеше юк. Почта башлыклары аптырый, менә дигән эш урыны, кеше эшләргә теләми янәсе.

Әйе, менә дигән эш урыны, абруйлы эш урыны. Минем мәрхүмә әнием почта Сәрия апаны тәмле әйберләр пешереп көтеп тора иде, кермәсә, ашыгып китеп барса, авызын турсайтып, атналар буе үпкәләп йөрер иде. Һәр өйдә шулай үз кеше ул почтальон. Бүгенге авылдашым Зөлфияне дә яраталар. Әнә шул Зөлфия бик күп итеп ай саен 6 мең сум ала. Гомумән, почта таратучы элек-электән зур хезмәт хаклары белән мактанмады үзе. Әмма ул элек газета-журнал тарата иде. Бүгенге почтальон үтмәс товар күтәреп йөри.

Редакциябезнең күп вакыты югалган газеталарны эзләп үтә. Укучыларыбыз башка язылмыйбыз, килми, диләр. Почтабыз да ябылды, дип чаң кагалар.

Мин Алабуга районы почтамты эшчәнлеге мисалын бердәнбер очрак дип түгел, күмәк проблема дип бәяләп, Татарстан Президентына, «Татмедиа», «Татарстан почтасы» җитәкчелегенә журналист мөрәҗәгате белән чыктым. Узган атнада шул уңайдан почта җитәкчелеге белән очрашу да булды. Аңлашырга тырыштык. Аңлыйм, хәл киеренке. Татарстан почтасы үзбаш булып эшләгәндә бар да яхшы иде. Әмма Мәскәү барын да үзенә тартып алып, рөхсәтсез суларга да урын калдырмагач, хәлләр менә шулай мөшкелләнде. Сүземне ишеттеләр кебек, әле бу хакта сөйләшүләр булыр. Вәзгыятьне үзгәртү кирәклеген, авыл почтасын, укучыны саклап калу кирәклеген аңлау бар. Әмма шулай аңлашып, без сөйләшеп кенә утырган арада кабат торгызып була алмаслык җимерелү дәвам итә.

Мине тагын бер нәрсә аптыратты. Әлеге тема бар газета-журналларны борчый, үзара аралашканда сүз гел шул почта турында. Әмма җитди урында, җитди тонда сөйләшүче юк икән. Баксаң, газеталарның югалуы, почталарның эшләмәве мине һәм Искәндәр Сираҗины гына борчый булып чыкты. Калганнар күзәтеп кенә тора. Аңлыйм, дәшеп сиңа симпатия кимергә мөмкин: кемнәрнеңдер мактаулы исемнәр аласы, бүләкләр җыясы бардыр... Ә Илфат Фәйзрахманов шундый тынгысыз инде ул, аңа килешә, бүләк җыясы юк...

Тик бу уңайдан Гитлер чорындагы Алман пасторы Мартин Немеллерның сүзләрен китерәсем килә: «Нацилар коммунистларны алып киткәндә, мин дәшмәдем, чөнки мин коммунист түгел, социал-демократлар артыннан килгәндә дә, дәшмәдем – мин ул түгел, профсоюзларны алып киткәндә дә дәшмәдем, профсоюз әгъзасы түгелмен чөнки... Инде мине алырга килгәндә, минем өчен борчылучы бөтенләй калмаган иде». Онытмыйк бу хакыйкатьне, коллегалар. Әгәр тәртип, дөреслек булуын теләсәк, без бердәм булырга тиешбез.

Вакытлы матбугатны түтәрәмгә калдыру вәзгыяте юктан гына бар булмаган: почтаны таркатып бәйсез матбугатны юкка чыгаруның уйланылган, планлы гамәл икәнлегенә иманым камил. 2017нче елда ук «Комсомоьская правда» газетасы баш мөхәррире Владимир Сунгоркин, тиздән бәйсез мәгълүмат чаралары бетәчәк, алар урынын дәүләт басмалары биләячәк, дигән иде. Шәхси басмалар интернетта кала ала, тик анда да каршылыклар буласын вәгъдә итте журналист. Нишлисең, планнар тормышка аша...

Ә почта аркасында «Безнең гәҗит»тән мәхрүм булган укучыларыбыздан түбәнчелек белән гафу үтенәм, сезне почталы итү, димәк «Безнең гәҗит»ле дә итү бик кыен. Әмма мин тукталып калмыйм, язам, әйтәм, таләп итәчәкмен. Ничек кенә булса да, бергә булыйк, бердәм булсак, без көчле.

Яңа еллар ил-көнебезгә иминлек, тынычлык, матур өметләр, яхшы гамәлләр кылырлык шартлар алып килсен.

Яңа ел белән!!!

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии