- 20.12.2022
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2022, №50 (21 декабрь)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Бу атна татар сәнгатенә югалтулар алып килде. Танылган баянчы, музыкант Рамил Курамшин һәм популяр җырчы Эльмира Сөләйманова арабыздан китеп барды. Рамил абыйга 75 яшь иде, ә Эльмирага нибары 40. Авыр туфраклары җиңел булсын. Якыннарының, дусларының олы кайгысын уртаклашабыз.
Ә бер атна элек зур юбилейда катнашырга туры килде. Олуг шәхес – язучы, шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең юбилее уңаеннан иҗат кичәсе иде ул. Дөрес, аңа 1нче гыйнварда инде 81 тула. Юбилярны котларга килгән урынбасарлар армиясен тыңлап, 81е җиткәнче өлгердек бит әле, дип сөендем. Нишлисең, Айдар абыйның милләтпәрвәр булуы, туры сүзлелеге, халкыбыз язмышы өчен җан атуы аны уңайсызлар исемлегенә кертә. Ләкин аны милләт ярата. Моңа дәлил – Сәйдәш мәдәният үзәге халык белән шыгрым тулы. Кемнәрне генә очратмадым, бар да зыялы шәхесләр. Шундый затлы татарны бер залга җыя алган икән, димәк, Айдар Хәлим гомерен бушка яшәми.
Шул хакта уйланып, сәхнәдәге тамашага, Айдар абыйның иҗатына сокланып утыра идем, янымдагы күрше апа сорап куйды:
– Искиткеч, талант иясе. Аның халык исемнәре юкмыни?
Нәрсә әйтим, ничек акланыйм? Мөдәрис Әгъләмгә дә үләренә санаулы көннәр калгач кына бирделәр бит Халык шагыйре дигән мактаулы исемне. Соңгы интервьюсын миңа, «Безнең гәҗит»кә биргән чагында Халык шагыйре түгел иде әле, диимме...
– Ул мактаулы исемнәр кешенең дәрәҗәсен күтәрә, дип уйлыйсызмы? Зур исемлеләр җитәрлек, өч тиенлек иҗатлары булмаганнар да бар. Ә Айдар Хәлим андый исемнәрсез дә затлы ул, – дип кенә әйтә алдым.
Тамашачы күршем килеште һәм үземнән дә сорап куйды:
– Сезнең нинди исемегез бар?
– Илфат мин, – дим көлеп.
– Бик туры язасыз. Ничек курыкмыйсыз? Дөреслекне ачып бирәсез…
– Менә шул дөреслекне әйтергә курыкмаганга Илфат Фәйзрахманов булып яшим, 62 яшькә җиттем. Ләкин үз исемем белән бик нык горурланам, – дип елмайдым.
Ничек курыкмыйсың, дигән сорауны мин бик еш ишетәм. Нигә куркырга тиеш мин? Законнарны бозмыйм, хәтта өстәлеп торган чикләүлеләрен дә үтәргә, хата җибәрмәскә тырышам. Ләкин куркыныч чынлап та бар.
Гомумән, ничек курыкмыйсың, дигән сорауның булуы үзе үк җәмгыятьтә бар да сәламәт түгеллекне күрсәтә. 40 ел журналист булуым дәверендә мин моңа кат-кат инандым. Төрлечә янауларга күп юлыктым, арада куркынычлары да булды. Менә әле узган шимбәдә, Илфат, сак бул, тирә-юнь акылсызлар белән тулган, дигән гыйбарәне миңа кабат искә төшерделәр.
2022нче елның 1нче декабренә дөньяда 533 журналист тоткарланган. Бу 21нче ел белән чагыштырганда 13,4 %ка артык, дип хәбәр җиткерә «Чикләүләрсез репортерлар» халыкара оешмасы. Кулга алынган журналистларның иң күбе – Кытайда (110), Мьянмада (62), Иранда (47). Вьетнамда (39), Белоруссиядә (31). Русиядә 18 журналист тоткарланган.
Быел иң аянычы: үтерелгән журналистлар саны арткан – 67гә җиткән. Былтыр ул 47 булган, дип хәбәр итә Журналистларның халыкара федерациясе. Хәзерге вакытта 65 масса-күләм мәгълүмат чарасы вәкиле заложник итеп тотыла. 49 журналист хәбәрсез югалган.
Федерациянең хисабында 2022нче елда 375 журналистның сәяси репрессияләргә дучар ителүе әйтелә. Андыйлар Кытайда, Төркиядә, Иранда, Белоруссиядә, Мисырда һәм Русиядә күп.
Соңгы 20 елда 3 мең журналист һәлак булган. Экспертлар журналистлар моңарчы тарихта булмаган басымга, чикләүләргә дучар ителә, дип белдерә.
Мин журналистикага аяк баскан елларда ук аңлаган идем: журналист һөнәре чынлап та җиңел түгел. Бигрәк тә телерепортерларның хезмәтен самолет белән идарә итүче пилот белән чагыштыралар, ә гомер озынлыгын шахтерларныкына тиңлиләр иде. Телевидениедә эшләгәндә башлары бик үк сау булмаган кешеләр белән ешрак очрашырга туры килгәләде. Сәяси тапшырулар баш редакторы булганда бер алып баручы кызны шундый бер адәмнән саклап та йөрергә туры килде.
Бүген исә Русиядәге вәзгыять гаиләләрне, туганнарны төрле фронтка бүлде. Хәрби операция турында нидер әйтү белән син закон алдында гына түгел, хәтта янәшәңдәге кешедән дә кыен алырга мөмкинсең. Белмисең бит, кешенең башындагы кризис дәрәҗәсе үлчәмен. Узган шимбәдә туган авылымда, туган йортымның капка төбендә булган вакыйга журналистика һөнәре иминлеге турында тагын бер тапкыр уйланырга этәрде.
Вакытым тар, бик ашыгып алып китәсе әйберләрне төйим. Кара кичкә калдым. Авылыбызга кунак кайткан. Мәскәүдән, хәрби. Әдәп буенча эшемнән бүленеп, күрешеп алырга ниятләдем. Әле шаярттым да:
– Мәскәү нихәл анда? Путинны күрәсеңме, сәлам әйт, безнең авылдан, диген...
Бу Мәскәүгә баручыларга һәм кайтучыларга бирелә торган гадәти, таушалган юморым.
– Минем аның ике тапкыр кулын кысканым бар... Син бу Украина турында ни уйлыйсың?
Моның «имтихан» соравы икәнен белми җавапладым:
– Авылдашларым акча җыя, инде машина да илтеп кайтканнар, посылкалар салалар, хәзер маскировка өчен иске пәрдәләр җыеп челтәр үрәләр, җиңәбез, болай булса, – дидем дә китәргә ашыктым.
– Нәрсәгә сарказм белән әйтәсең аны?
– Сарказмым юк, җиңәбез, дим бит. Сөйләшеп торырга вакытым да, бу темага гәпләшергә теләгем дә юк.
– Мин синең башыңны дөреслим... Журналюга, бөтен журналистлар да пед...стлар, Русиягә каршы эшлиләр...
Полицияләр чакырып мөнәсәбәтләрне вакларга вакытым юк иде, ераккарак җибәрдем дә үз эшемдә булдым. Ләкин теге хәрби мәскәүский кеше якама ук ябышты. Хатыны чыгып юмаламаса, белмим, кыйнашкан булыр идекме икән? Аның салмыш икәнен башыма да китерми идем, хатыны әйтмәсә. «По вашей газете пройдусь еще!» дигән янауны да ишетеп калдым. «Миңа 62 яшь инде, 40 ел журналист, редактор, «проходимецлар» күп очрады, исән бул, айны!» – дидем дә эшемне төгәлләп, чәй эчәргә күршеләргә кереп киттем. Менә көтәм инде «пройдусь»ны.
Мине шунысы да аптырата, нишләптер шундый патриотлар хәрби операциядә алгы сызыкта түгел, анда аларның балалары да юк. Башлыча, биредә төкерек чәчәләр.
Хәзер үзеңнең журналист булуыңны да яшерергә кирәклеген, сөйләшүләргә кушылырга ярамаганлыгын аңладым. Кызганыч, Мәскәү кунагы адресыннан гафу ишетелмәде, димәк, ул безне, журналистларны чын күңеленнән дошманы саный. Ә моның буенча РФ Җинаять кодексында җаваплылык турында матдәләр дә бар.
Аңлашылганча, куркыныч кайнар нокталарда гына түгел, минем өй каршында да көтеп тора ала.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии