- 29.06.2026
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2026, №7 (июль)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Хөрмәтле укучым, Сезнең кулыгызда 2003нче елдан журналистика продукты булып чыккан «Безнең гәҗит»нең яңа форматы. Газетаның тышкы сурәтен дә үзгәрттек. «Безнең тормыш гәҗите» булсын, дидек.
Ни өчен үзгәрдек? Бу хакта июнь санында һәм элегрәк тә аңлаттым. Кабатланып тормыйм. Мин журналистикадан киттем. Чөнки ул бүген калмады, аны будылар, сүз иреге турында сүз дә юк. Бик күп масса-күләм мәгълүмат чаралары ябылды, тыелды бит инде. Миңа, безгә дә чират җитте. Барын да тарих бәяләр, тарих кына төгәл диагноз куя ала торган фильтр. Шул чакта сүз иреген авызлыклаучылар да, замана геройлары да мәгълүм булачак, мәгълүмат архивларда кала.
Ә без әлегә менә шушы форматта дәвам итәчәкбез. Бик күп әдәби әсәрләрем җыелды, укучы хөкеменә тапшырылмаганнары да байтак. Яңалары да башымда бөтерелә. Иң беренче әсәрләремнең берсе «Җәрәхәтле хәтер» повестын, роман итеп үзгәртәсе, дәвамын язасым килә, чөнки беренче бүлеген укыгач ук, дәвамын сораучылар булды, әле дә сорыйлар. Иншаллаһ, исән-имин булсак, күрербез, язарга утырырга җыенам. Якын саннарда тәкъдим ителер ул. «Ярым бәхет» дип аталган повестым, «Камил+Камилә» хикәясе инде әзер, үз чиратларын көтә. Тагын бер бик катлаулы мөнәсәбәтләргә корылган, ялган, хыянәт, намуссызлык турында сөйләүче повесть башымда бөтерелә. Ул җинаятьчелек, ялган шаһитлык белән бәйле, бүгенге көндә бик актуаль тема. Әдәбиятка чумарга, рәхәтләнеп иҗат итәргә журналистлыгым, журналист вазыйфасы комачау иде, вакытымны ул ала иде. Менә хәзер «Бәйдән ычкынам», урыс әйтмешли, «Все делается к лучшему»...
Кыскасы, әле без исән... Сүземне күренекле әдип, ләкин милләтҗанлылыгы, туры сүзе өчен кадерсез шәхес булган Айдар Хәлимнең шигъри юллары белән җөпләп куясым килә.
Ташлар басты, ташлар басты безне,
Биш гасыр ташлардан изелсәң,
Таш күзеннән җандай чәчрәп чыгып,
Әйтү ләззәт икән: – Без исән!
Җимертелгән Шәһри Казан сыман
Атылырга рәткә тезелсәң,
Җәһәннәмнән кабат күтәрелеп,
Әйтү ләззәт икән: – Без исән!
Безне талап, алар баемады,
Хәер сорашалар – син күрсәң!
Без һаман бай, чөнки таңнан торып,
Милләтебез эшли – Без исән!
Без исән! Без исән!
Әлеге зур, мәгънәле шигырьгә танылган композитор Вәсим Әхмәтшин көй язды, аны Асия Әхмәтшина башкара. Җырны тыңлаганда каз тәннәре чыга. Әлбәттә, бу урында уйлы, фикерле шәхесләргә ишарәлим, манкортларга мондый сүз, фикер бар ни, юк ни. Бүген җәмгыять менә шулай гафләт йокысына чумып бара...
«Безнең гәҗит» 23 ел дәверендә чын халык гәҗитенә, халык трибунасына әверелде. Укучыларыбыз үзләре язды бу газетаны. Редакциябез почтасында хатлар бихисап кала, әле дә килә. Әмма бүген минем һәр сүзем, һәр фикерем махсус оешмалар күзәтүендә микроскоп астында тикшерелә. Башымда, уемда да булмаган гаепләр эзләнә, «табыла да». Мин кайда ни гаеп икәнен дә аңламыйм. Шуңа күрә инде алга таба журналист буларак эшли алмавымны аңладым. Һәм редакциябезгә килгән, киләчәк хатларны «Сираҗи сүзе»нә тапшырам. Аллаһ Искәндәр Сираҗига сабырлык, сәламәтлек бирсен!!! Әлегә ул журналист буларак эшли, шулай ук эзәрлекләүләргә дучар булса да.
P.S. Газеталарыбызга 2026нчы елның икенче яртысы өчен язылырга өлгермәүчеләр һәр айның 15енә кадәр язылса, ул киләсе айдан килә башлар. «Безнең гәҗит»кә 1 айга язылу хакы 165 сум 50 тиен.
«Шифалы гәҗит»кә 1 айга язылу хакы 66 сум.
Татарстаннан читтә Русия төбәкләрендә таралучы «Безнең гәҗит Россия» газетасына 1 айга язылу хакы 166 сум 50 тиен.
Искәртәбез: «Безнең гәҗит» 2026нчы елның икенче яртысында әдәби журнал буларак нәшер ителә. Анда әдәби әсәрләр, гыйбрәтле язмышлар, көнкүреш киңәшләре урын алачак. Сездән гыйбрәтле язмышлар хакында хикәятләр, әдәби әсәрләр көтәбез.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии