Сталинның кискән тырнагына да тормыйсыз

Сталинның кискән тырнагына да тормыйсыз

«1953нче елның 5нче мартында Совет иленнән халыклар төрмәсе ясаган, үз халкын миллионлап лагерьларга япкан, уйлап чыгарылган гаепләр тагып аткан, тулы бер халыкларны яшәгән җирләреннән сөргән Сталин вафат булды», – дип яза 6нчы март санында («БГ» № 9, 2019 ел) баш мөхәррир Илфат Фәйзрахманов. Син, Илфат, ул елларда шуышып кына яткансыңдыр. Бу сүзләреңне дә хәзерге гәҗитләрдән генә күчергәнсеңдер. Коръән буенча, әллә кайчан вафат булган әрвахларга пычрак атуның иң зур гөнаһ булуын син белергә тиешсең. Бөек Сталинның үлгәненә, дөресрәге, Хрущев белән Бериянең 74 яшьлек Сталинны агулап үтерүләренә 66 ел. Ә сезнең ише наданнар, контрлар, туя алмыйча, һаман аның өстенә пычрак атудан туктый алмыйлар. Чөнки хәзерге ил башлыклары сезгә күбрәк акчалар, премияләр биреп тора. Дөресен язсагыз, күптән эшегездән колак кактырырлар иде. Әйдә, акча хакына буржуйларга тәлинкә тотыгыз. Тик сез хезмәт иткән буржуйларның көннәре мәңгелек түгел. Аларның ата башлыкларының да. Алар үз куллары белән халыкны кузгатып, революцияне якынайталар гына. Халыкның 80 проценты бүген Сталин яклы. Илнең кимендә 80 процент халкы ил башына Сталин шикелле үз халкы, иле өчен тырышучы ил башлыгы килүен көтә. Ул көн киләчәк. Ә сезнең ише ялагайлар ашык-пошык халык ягына авышачаклар, качып ук китмәсәгез.

Иосиф Сталин, Ленин гомерләрен патша төрмәләрендә, каторгаларда үткәреп: «Революция ясасак, бирер идек бу халыкның кирәген», – дип утырдылар микәнни? Бөтен Җир шарында беренче тапкыр социалистик революция ясап, беренче тапкыр социалистик дәүләт төзү китаптан укып, күчермәләр буенча булмаган бит. Халыкны гасырлар буена изгән, хәерчелектән чыгармаган патшалар, байлар талавыннан коткаргач та, тормышлар тиз генә ал да гөлгә әйләнмәгән шул. Шулай булса да, Совет власте игълан ителгәч, Ленин дүрт еллык Беренче бөтендөнья сугышын туктатуга ирешкән. Моның өчен ул Көнбатыш Белоруссияне, Көнбатыш Украинаны Германиягә бирергә мәҗбүр булган. Ул моның вакытлыча икәненә, җирләрне кире кайтарасына ышанган. Һәм дөрестән дә, Бөек Ватан сугышы чорында Сталин патша заманнарыннан ук чит илләргә калдырылган җирләрне Русия составына кайтаруга ирешкән. Менә ил башлыгы шундый була ул!

Революцияне үз көчләре белән генә җиңә алмаган байлар. 16 чит ил интервентларын чакыртып китереп, халыкны кырдыралар. Юл буендагы агачларда, баганаларда асып үтерелгән крестьяннар тезелеп киткән булган. Авыллары-авыллары белән халыкны тереләй яндыралар.

1918нче елда Кызыл Армия оештырыла. Аның составына халык күбесенчә үз теләге белән килә. Менә шунда инде халык арасыннан, хәрби академиядән Чапаевлар, Котовскилар, Щорслар килеп чыгып, чабаталы халыкны үз артыннан ияртеп, акгвардиячеләрне интервентлары белән илдән куып чыгаруга ирешә. Байларга качарга Ленин ике корабль бирә, аларның берсе дә атылмый. Ә качып китә алмаганнары тиз генә «тиреләрен» алыштырып, кызыллар яклы булып кылана, илнең төрле органнарына эшкә урнаша, завод-фабрикаларда, авыл хуҗалыгында диверсияләр оештырып, совет властена зыян сала. Ул елларда бик зур корылыклар булып, халык ачлыктан, эпидемиядән кырыла.

Хәзер ачлык та юк, сугыш та юк, әйбер бәяләре артып тора. Ә Сталин сугыш бетүгә азык-төлек бәяләрен әкренләп төшерә бара иде. Без – сугыш чорында ятим, караучысыз калган гарип балаларны Обсерваториядәге балалар санаториена җыеп, көнгә дүрт тапкыр яхшылап ашатып, көн саен алма, груша, әфлисуннар бирәләр иде. Тугыз класска кадәр укытучылар килеп укытты. Атна саен концерт, кино була иде. Мин 50нче елларда 3 ел яттым анда. Җидешәр, сигезәр ел ятучылар да бар иде. Безне, өч йөзләп имгәнгән баланы, хәзерге кебек чит илләргә сатып, совет власте акча эшләмәде. Совет иле, Сталин бабабыз безне тәрбияләп, укытып, һәрберебезне илгә хезмәт итәрдәй, тормышка яраклы «полноценный» гражданнар итеп әзерләп озатты. Белгәнемчә, безнең арадан алкоголиклар, наркоманнар, фахишәләр, бандитлар чыкмады. Ә мин 10нчы класстан соң Казанда фельдшер-акушерлыкка укып, 35 ел фельдшер булып эшләдем. Шуның 15 елын авылда хезмәт иттем. Мин Сталин заманында тудым, үстем, укыдым. Сталин беркемне дә репрессировать итмәде, атмады да. Аның заманында бар халык шат, бәхетле яшәде. Ул заманда хәзергечә котырып баеп китүчеләр юк иде. Чөнки халыкның җыйган акчасы хөкүмәт банкларында ышанычлы саклана иде. Мин Казанда 3 ел укыдым. Стипендия һәм инвалидлык пенсиясе ала идем. Ул фатирга түләргә дә, транспортка да, ашарга да җитә иде.

Менә «Безнең гәҗит»кә берәү яза, сагындырмый үткәннәр дип. Сау-сәламәт туган кеше, бәлки, сагынмыйдыр, ә мин сагынам.

Сталин үлгәндә без гипс караватларда ята идек. Бөтенебез, табиблар да, медсестралар да елап беттек. Ә авыл клубларында митинглар булган, халык елаган. Кыскасы, ил белән еладык. Бөтен халыкка да ул көннәр бик авыр булды. Ә безгә, әтиләре сугышта һәлак булганнарга, әтиләребез урынына калган кадерле кешебез иде ул. Ә сез, рәхәт белән бәхеттән башканы белмәгән адәмчекләр, озын, пычрак телләрегезне сузып, чыгарган бер гәҗитегездә Сталинга, социализмга пычрак атмый калмыйсыз. Ашаган табагыгызга тыч.ан халык сез.

Илфат Фәйзраманов! Син әйбәт кенә гәҗит чыгарып ятасың. Мин «Безнең гәҗит» килгән көнне аны башка гәҗитләрдән алда укып чыгам. Тик синең Сталинга, социализмга карата язган пычрак язмаларыңны башка гәҗитләремне укып бетермичә укымыйм, чөнки гәҗитеңә карата да, үзеңә карата да нәфрәтләнәм.

Мин сугыш башланыр алдыннан туып, тугыз айлык бала булып әтиемнән калганмын. Әти үз теләге белән илебезне якларга дип фронтка киткән. Чын коммунист булган ул. Политрук буларак, үз сугышчыларын да: «За Родину! За Сталина!» дип атакага күтәргән. Мәскәүне фашистка бирмәс өчен барган Ржев сугышында һәлак булган. Ә мин караучысыз калып, бишектән егылып төшеп имгәнгәнмен, сугыш барган елларда яшәү белән үлем арасында көрәшеп ятканмын. Сугыш беткәч, әнием мине Казан янындагы Обсерватория балалар санаториена сала алды. Анда без барыбыз да сугыш вакытында имгәнгән балалар идек. Безне – авыру балаларны дәвалау өчен телевизор аша бөтен илдән хәер сорашмадылар. Совет хөкүмәте безне бушлай дәвалады, тәрбияләде. Совет властеның яхшылыкларын язып бетерә торган түгел.

Безнең Җир шарында бер булып, бөтен дөнья халкын сокландырып, гөрләп яшәгән социалистик дәүләтебезгә, шул илне бер йодрыкка туплап, саклап тоткан, ил өчен, халкы өчен бөтен гомерен биргән Иосиф Виссарионович Сталинга, хәерче Русия халкын азатлыкка чыгара алган Владимир Ильич Ленинга пычрак атарга берегезнең дә хакы юк. Туктатыгыз илне, халыкны талап, миллиардерларга әйләнгән карак байларга тәлинкә тотып, шуларның пычрак авызларыннан чыккан ялган гайбәтләрне гәҗитегездә сан саен язарга, чәйнәргә.

Ник ялганлыйсыз Сталин Советлар иленнән халыклар төрмәсе ясады, дип? Советлар илен син дә түгел, Путин да түгел, Сталин ясады һәм фашизмнан ул коткарып калды. Үз халкын Сталин миллионлап лагерьларга япмады, ә бандеровчылар, власовчылар, Колчак, Врангель калдыклары – диверсия ясаучы сатлыкҗаннар эзәрлекләнде һәм лагерьларга озатылды. Алар да миллионлап түгел. Ә халык бер-берсеннән көнләшеп, илнең иң алдынгы, мактаулы кешеләрен ялган данныйлар язып, меңләгән кешеләрен озаттырды. Ә Хрущев, Ежов, Ягода, Берия шул ялган донос буенча меңләгән кешеләрне репрессияләде. Ул елларда Сталинга үзенә дә куркыныч янаган. 1953нче елда аны агулап үтереп, ил башына Хрущев менеп утырды. 1956нчы елгы XX съездда Сталин өстенә үзенең пычракларын ташлап, бөтен дөнья халкын шок хәлендә калдырды. Шуннан бирле РСФСРның дәрәҗәсе акрынлап төшә башлады. Китте республикалар, илләр арасында сугышлар.

Ә лагерьлар, төрмәләр хәзер бушаган дип беләсезме? Алар хәзер элеккегедән дә тулып тора. Хәзерге Русия бандитлар, алкашлар, проституткалар иле. Урманнар, авыллар, басулар ташландык хәлдә. Милли мәктәпләр ябыла, инглиз теле басып килә. Илнең байлыгы читкә озатыла, киләчәк буынга кукиш кына калачак. Нигә язмыйсыз исерек Ельцинның 1993нче елны Парламентны танклардан аттырып, 4 мең халыкны кырганын. Ике тапкыр бомба яудырып, Чечняны канга батырганын? Ярамыймы? Ә халык барын да белә.

Лира ГАБИТОВА,

Түбән Кама шәһәре

Кешене әүлияләштереп табыну иман байлыгы күрсәткече ул

Янаулар, безне хакимияткә тәлинкә тотучылар, караклар дип гаепләүчеләр телефоннан булгаласа да, мондый хатлар сирәгрәк килә. Без аларны да игътибарсыз калдырмыйбыз.

Узган атна ахырында Лира ханым редакциягә үзе дә шалтыратты. «Нәрсә, минем хатны бастырмыйсыз, куркасызмыни, – дип башлады ул сүзен. – Болай тавышың матур икән, мин исә начар кеше, дип торам сине…» – дип диагноз да куйды.

Кешенең тавышына карап кына, яманмы, яхшымы икәнен абайлап булганын моңарчы белми идем. Лира ханым безне генә түгел, тагын берничә журналистны, аерым алганда «Звезда Поволжья» газетасы редакторы Рәшид Әхмәтовны да шыр наданлыкта гаепләде. Баксаң, без тарихны белмибез икән. Без хакимияттән акча туенып ятучы, тәлинкә тотучылар.

– Ник бүгенге хакимиятне сүкмисез, ник Путинга тел-теш тидермисез? Куркасызмы? Үлгән Сталин белән булышасыз…»

«Безнең гәҗит»не укыйсызмы соң? Нигә сезнең таләпләргә туры килгән гәҗит табып алып укымыйсыз, таба алсагыз?» – дигәч, телефонның теге очында: «Бик әйбәт гәҗит чыгарасыз», – дип тә әйтеп куйдылар.

Аңлатырга туры килде: безгә көч структуралары, ФСБ, «Роскомнадзор» ише оешмаларның бәйләнүенә генә түгел, еш кына менә шушындый, ни өчен битәрләүләрен дә аңлап булмый торган укучыларга да түзәргә туры килә. Лира ханым, үзе дә аңламастан, цензура кертергә тели. Аныкы гына дөрес, калганнар шыр җүләр. Әлбәттә, башкаларны да тыңлый, санлый белү өчен тәрбия генә түгел, аз гына гыйлем дә кирәк шул.

ИНДЕ ХАТКА КҮЧӘМ

Сталин үлгәндә, дөрестән дә, әле мин шуышып йөрергә дә өлгермәдем, чөнки ул үлеп 8 елдан соң гына туганмын. Совет мәктәбендә, институтында белем алып, сез бәяләгәнчә, «сезнең ише наданнар, контрлар» булып җитешкәнмендер инде. Бик кечкенәдән әтисез калып, «лаеш шулпасын» да ярыйсы гына чөмердем. Кемне генә сорашма, һәркем балачагын сагына, ә мин сагынмыйм аны. Сәбәпләре дә бар. Насыйп булса, бер автобиографик повестемны язармын, барын да аңлатып, шул нисбәттән шул чорлар вәзгыятенә дә бәя биреп.

Әлбәттә, Сталин авылыма килеп кешеләрне сөргенгә чүпләп йөрмәгән, шул ук Сталин фәрманы буенча корылган принциптан төзелгән система буенча, өстән төшерелгән планны урыннардагы куштаннар, кара җаннар арттырып үтәгәннәр. Күпме язучыларыбыз, галимнәребез Сталин лагерьларында иза чиккән?! Без Совет концлагерьларындагы тормыш, андагы җәлладлар турында күп яздык, язып торабыз. Икенче Бөтендөнья сугышының башлануына да Германия белән ике арада төзелгән солых сәбәпче икәнен дә тарихчылар күптән исбатлады, моны Русия рәсми төстә танырга гына теләми. Бөек Ватан сугышында 40 миллионнан артык корбан өчен дә сугышка әзерлексез булу, ил эчендәге тоташ репрессияләр тегермәнендә иң яхшы акылларның «тартырылуы» һәм башка сәбәпләр гаепле.

Әнием дә ятим үскән. 60 км ераклыктагы станциягә ашлыкны илтеп бетереп, язын шуны орлыкка кире чана тартып ташуларын һич аңламыйм мин. Чана башында 12–13 яшьлек кыз бала, булачак әнием. Черек бәрәңге белән алабута орлыгы катнашмасы, үлән ашап Совет власте төзегән әнием, сугышны баштан-аяк кичкән әтием, сугыш чоры балалары буыны кызганыч. Әниләрем колхозда таякка эшләп, өйдәге балаларны ач калдырып, сарык сатып налоглар түләгән… Займнары белән без кибетле уйнап үстек. Сугышта җиңелгән Германия ни өчендер чәчәк ата, ә без җиңеп тә һаман хәерчелектә. Бу һәм башка бик күп сорауларга җавап бирә алсагыз иде сез, Лира ханым. Кешенең кадерен белергә, хөрмәт итәргә, башка фикер ияләрен мыскылларга, түбәнсетергә, аларга әллә нинди ярлыклар тагарга түгел. Барына да сәламәт акыл белән карарга кирәк. Гомумән, кем генә булмасын, үлгән кешеме, исәнеме – беркемне дә идеаллаштырырга, әүлияләштерергә ярамый. Бу иманыбызның нык түгеллегенә ишарә булып тора. Кызганыч, Русиядә борын-борыннан патшалар әйбәт, ә менә боярлар начар булган. Менә бер патша килер дә, барын да җайлар, дип өмет итәбез. Лира ханым да көтә аны. Ә үзебез ни эшлибез? Менә Лира ханым, Сез ни эшлисез илдә тәртип урнашсын өчен? Әллә шул ни дә булса эшләргә, үз сүзе булган, үз тормышы турында уйламый, хаклык, хөрлек өчен тырышкан журналистларны сатлыкҗанлыкта, тагын әллә ниләрдә гаепләүдән ары уза алмыйсызмы? Мин Сталинның да, Брежневның да, шул ук Горбачев, Ельцин, Путинның да һәркайсының хаталарын, уңышларын беләм, сөйләп, язып торам. Һәм берсенең дә фанаты да түгелмен. Тарихтагы ялгышларны барлап, аларны булдырмый торган киләчәк төзү яклы мин. Кызганыч, бүгенге хакимияткә дә дан җырлый алмыйм, минем карашымча, алар Русиядә ялланып эшлиләр генә, чит илдә яшиләр кебек тоела миңа. Балалары, нәсел-нәсәбе, ни өчендер чит илдә яшәргә тырыша, чит илдә дәвалана. Менә «Безнең гәҗит» боларның барысы турында да яза, һәм язачак. Кыскасы, кешене кемнеңдер кискән тырнагы белән чагыштыру ул үзе үк акыл күрсәткечен чагылдыра. Һәртөрле «изм»нардан сакланыйк, шул ук коммунизм, фанатизм… мәсәлән.

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Сталинның кискән тырнагына да тормыйсыз, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии