- 25.04.2023
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2023, №16 (26 апрель)
- Рубрика: Мөхәррир сүзе
Тагын озын-озак яллар көтә русиялеләрне. 29нчы апрельдән 1нче майга кадәр (шимбә – якшәмбе), 6 – 9нчы майда (шимбә – сишәмбе) яллар. ДәүДумада май һәм Яңа ел яллары турында бәхәсләр шактый еллар дәвам итә. Язгы ялларны кышкы каникулны 4 көнгә кыскарту хисабына озайтырга тәкъдимнәр булгалады. Андый канун кабул ителгәнче, идея авторлары – «Яңа кешеләр» фракциясе спикеры урынбасары Владислав Даваников төбәк җитәкчеләренә аерым тәкъдим юллады: губернаторлар килешсә, русиялеләр 12 көн рәттән – 29нчы апрельдән 9нчы майга чаклы ял итә алачак. Дөрес, әлегә бу тәкъдимне хуплап, гамәлгә куйган төбәкләр турында хәбәрләр юк.
Дөрестән дә, Яңа елның озын-озак каникулы урынына май бәйрәмнәрен озайтуны халык хуплар иде. Юкса, гыйнвар аенда күпчелек салат ашап, алкоголь белән мавыгып өйдә ята. Ә язын вакытларын бакчада, табигатьтә үткәрерләр иде.
Гомумән, мин аптырыйм, бүген нинди генә бәйрәмнәр, ял итү өчен нинди генә форсат уйлап табылмый. Күбрәк яман аты белән телгә алынучы Советлар Союзы чорында, хәтеремдә, бәйрәмгә кушылып киткән ялларны ничек кыскартырга белмиләр, әйтик, көннәрне отпускыга кушалар иде. Бу отышлы: җитештерү тукталмый, кешегә дә яхшы – аның отпуск ялы озыная. Советлар Союзы кеше турында, гади халык турында кайгырта иде шул ул. Бушлай медицина, белем алу, тораклы булу турында сөйләсәң, бүгенге яшь буын ышанмас та инде.
Бүген без узган гомеребездәге сабакларны онытырга тырышабыз, яңаны уйлап табабыз. Иртәгәге көнгә ышаныч калмаган чор кешеләре нишләсен, озын ялда кәефен күтәрү хәстәрен күрә: юк акчаларын бар итеп шашлык кыздыра, аны спиртлы эчемлекләр белән чылата.
Анысы эчкечелек ныклап торып совет чорында чәчәк атты. Әмма бертөрле рух ныклыгы бар иде сыман ул чакта. Апрель-май айлары үзенчәлекле рух күтәренкелеге белән үтә торган айлар иде. 22нче апрельдә Ленин туган көнгә бөтен ил коммунистик шимбә өмәсенә чыга. Ул өмәләр бүгенгедәй мәҗбүри эш кебек түгел иде, аны һәркем тиеш дип кабул итә һәм ул бәйрәм төсмерен ала торган иде. Аннан 1нче Май демонстрациясенә әзерләнәсе.
1 Май бәйрәменә килгәндә аның тарихы Америкага барып тоташа. 1886нчы ел Чикагода протест акцияләре башлана. Халык 15 сәгатьлек эш көнен 8 сәгатькә калдыруны таләп итә. Протест акцияләре АКШның башка шәһәрләренә дә тарала. Ә аның иң кызган чагы 1нче майга туры килә. 500 меңләп эшче урамнарга чыга. Полиция протест белдерүчеләргә ут ача. Һәлак булучылар бихисап була. Кулга алулар, репрессияләр башлана.
Ә 1890нчы елдан 1 май хезмәт ияләре көне буларак бик күп илләрдә үткәрелә башлый. 1891нче елдан патша Русиясендә дә бу көн билгеләп үтелә. Большевиклар кулына төшкән Русия дә аны кабул итә һәм зурлап үткәрә. Советлар Союзында таләп итү эчтәлекле лозунглар тынычлык яклылары белән алыштырыла. «Тынычлык! Хезмәт! Май!» «Яшәсен 1 Май!» шигарьләрен күтәреп йөрүчеләр, шундый лозунгларны мәйданнарда хор белән кычкыручылар бу елларны, бу бәйрәмне хәтерли торгандыр.
Институтта укыган еллар... Тизрәк авылга кайтасы бар бит. Әмма таләп катгый, демонстрациядән беркем дә китә алмый, юкса, стипендиясез калырга мөмкинсең. Һәркайсыбызга транспарантлар тоттырыла, аларны кире тапшырасы... Студент җаен тапмыймы соң, якын тирәдә яшәүчеләр тапшыра аны. Ә без юл сумкаларын күтәреп демонстрациягә киләбез. Икешәр сумка асып кемнәрдер уртага баса, ә кырыйдагылар кулларына транспарантлар тотып болгап бара. Шулай мәйданны үткәч чабыш башлана: кем вокзалга, кем «абый утырт әле» тукталышына йөгерә. Алай да күңелдә күтәренке рух. Бәйрәм...
Менә шундый иде бәйрәмнәр. Бүгенге күзлектән караганда, бигрәк ялган икейөзлелек булган инде, дип нәтиҗә чыгарырга мөмкиндер. Ләкин без ихлас булдык, тагын да яхшырак булачагына ышана идек, көтә идек иртәгәге матур көнне. Чынбарлык белән матбугат теле үзгә икәнен дә белә, әмма шулай тиеш дип кабул итә идек.
Ә бүген... Бүген ихласлык бармы? Үзгәме вәзгыять? Телевизордагы тормыш белән яшәешебездә аерма юкмы? Ярар, бу хакта сүз куертмыйк, бары да күз алдында. Аның каравы чынлап та ихлас кылына торган гамәлләребез бар, шул ук СССРдагы тормышыбыз белән чагыштырганда. Иң мөһиме иманыбыз ныгып бара. Мин уразаның ни икәнен 30 еллап элек аңладым. Ул чагында ураза тотучы сәер сыман иде, ә бүген ураза тотмаучы уңайсызлана, уразасызлыгын яшерә.
Инде менә чираттагы Рамазаныбызны да төгәлләдек. Ай буе ифтарларга йөрдек, игелекле гамәлләр кылырга тырыштык. Дөрес, игелек Рамазан ае белән генә чикләнергә тиеш түгел, ул кешенең яшәү рәвеше булырга тиеш. Рамазан ае шул эшләргә хисап тоту, барлау, аның кирәклеген, мөһимлеген искә төшерү ае гына. Ел саен менә шундый гамәлләр турында сөйләшә торган мәҗлесләрдә бик күп катнашырга туры килә иде. Быел сәфәрдә булуым сәбәпле ифтарларның икесендә генә катнашырга өлгердем. Һәм әйтер идем, икесе дә көтеп алына торган, затлы, зыялы шәхесләр җыелып гыйбадәт кыла торган мәҗлес.
«Ярдәм» мәчетенең игелекле гамәлләре турында сөйләп аңлатып бетерерлек түгел. Биредә күрмәүче инвалидлар яшәп, дини белем ала, күрмәүчеләргә дини китаплар нәшер ителә, ятимнәр тәрбияләнә... кыскасы «Ярдәм» фонды эшчәнлеген хикәяләсәң, ислам менә шундый дин инде ул дип горурланып куясың. Шушы «Ярдәм» эшчәнлеге белән танышкан башка дин, башка милләт кешесендә дә, һичшиксез, мөселман булуның нинди зур дәрәҗә булуына инану туа торгандыр.
Икенче ифтар уразаның соңгы көнендә үтте. Инде Тәравихка ашыгасы юк, рәхәтләнеп аралаштык, рәхәтләнеп сөйләштек бу кичтә. Күптән күрмәгән кешеләр белән очраштык. Әнә шундый күңелгә рәхәтлек бирә торган, ел саен көтеп алына торган ифтарны
Россия кооперация университеты оештыра. «Татарның каймагы» дип аталырлык шәхесләр чакырулы.
Бу уку йортының эшчәнлеге сокландыра. Университетта татар сүзе ишетелмәсә дә, аны гаепләп булмас кебек үзе: профиле тел белән бәйле түгел бит, белгечләре дә бөтен Русия буенча тараласы, укучылары да каян гына килмәгән. Әмма биредәге татар рухы, татарлыкны сакларга, аны бурычы итеп санарга тиешле һәр уку йортына үрнәк булырлык. Бу университетта Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәни үзәге эшли. Аны телевидениедә «Татарлар» тапшыруы белән популярлык казанган журналист Флюра Абдуллина җитәкли. Татар мәдәниятен үстерү, татар рухын булдыру, шәхесләребезне барлау буенча искиткеч, үрнәк булырлык зур эш башкара бу үзәк. Күргәзмәләр, әдәби-музыкаль кичәләр, иҗади очрашулар... һәрчак нидер оештырган көне бу үзәкнең. Бер карасаң, мондый үзәкләрнең, гомумән татар теленең кирәге бармы соң безгә дип уйларга да мөмкиндер, ни әйтсәң дә, өстәмә чыгымнар, өстәмә мәшәкать... Бүгенге вәзгыятьтән чыгып фикер йөрткәндә бигрәк тә... тәнкыйтьләүче дә булмас. Әмма Русия кооперация университетында башка вәзгыять, башка игелекле караш шул бу эшкә.
Әлбәттә уңыш та, җитешсезлек тә җитәкчегә, аның эшне оештыра белү сәләтенә бәйле. Бу уку йортының ректоры Алсу Рөстәм кызы Нәбиева әнә шундый сокландыра торган гамәлләр белән шөгыльләнүче коллектив булдырган. Аның эше университет белән генә тәмамланмый, ул «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе дә, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе дә, «Бердәм Россия» фиркасендә «Бердәм Россия хатын-кызлар хәрәкәте» проектының Татарстан буенча җитәкчесе дә.
Университет оештырган ифтар мәҗлесендә галимнәр, язучылар, композиторлар, җырчылар, Бөтендөнья татар конгрессы, шулай ук Алсу Нәбиева җитәкләгән Әлки районы якташлык җәмгыяте вәкилләре дә катнашты. Алсу ханымның әниләре дә табын түрендә иде.
Чыгыш ясаучылар бу уку йортының эшчәнлегенә сокланып утырдылар. Янәшәмдәге танылган камалчы, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт бер генә тапкыр кабатламады: «Исән генә була күрсен инде, якташлык җәмгыятен Алсу җитәкли башлагач кына, үземнең Әлки егете икәнлегемне тойдым, районым белән горурлана башладым», – ди ул. Аның бу сүзләрен танылган җырчы Мирсәет Сөнгатуллин, Кариев театры артисты Фәнис Кәлимуллин җөпләп утырды.
Әйе, һәр уку йорты Россия кооперация университеты кебек үз диварларына татар рухын сеңдерсә, телебез язмышы өчен борчыласы да булмас иде бәлкем. Әлеге игелекле эшләрендә чын күңелдән уңышлар гына телисе кала.
Тоткан уразаларыбыз савапка булса иде. Киләчәктә дә шул уразаларыбызны тотарлык сәламәтлек бирсен.
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии