Толерантлык бар... кем хисабына?

Толерантлык бар... кем хисабына?

Шул ара-тирә шәхесләргә кагылган постларны ишетеп керсәм генә. Сафсата сатучы блогерларны элек тә буш гайбәтләр белән халыкның башын катыручылар дип санадым. Ә менә бу хәбәргә тукталмый кала алмыйм.

Башкортстанның халык артисты, танылган курайчы Рәсүл Карабулатовның кызы, җырчы, биюче Гөлнур Карабулатова үзенең Инстаграмдагы* шәхси битендә, фамилиясе башкорт булу сәбәпле, Петербурда фатир арендалый алмаудан зарланып язган.

«Мин Петербурда торак эзлим. Бер атнада гына инде икенче фатир хуҗасы минем сорауга: «Бары Русия ватандашларына гына, славян йөзлеләргә» дигән җавап кайтара. Исәнме юк, саумы юк.
Ни өчен мин үз илемдә исем-фамилиям өчен акланырга тиеш? Русия ватандашы буларак, соңгы өч ел Германияне санамаганда, ун ел Питерда яшәп, эшләп? Башкортстан турында ишеткәнегез бармы? Татарстан турында? Башкорт исем-фамилияләре турында? Русия ул Маша белән Даша гына түгеллекне? Үз илеңдә бернинди толерантлык, түземлелек һәм аңлау юк, шул ук вакытта «нацизм» белән көрәшеп башка илләргә кысылабыз. Сүзем юк» дип яза ул.

Башкорт кызы Гөлнурның хәбәре мине уйландырды. Чынлап та бик аяныч, шомландыра торган хәбәр бит. Бу безнең илебездә бар да ипле, бар да тәртиптә, дияргә җирлек юк, дигәнне аңлата түгелме? Русия күп милләтле мәмләкәт дияргә, бездә халыклар толерант, үзара дус тату яши дип масаерга яратабыз, бу хакта бөек-бөек мөнбәрләрдән алтын сүзләр сөйләнә. Әйе, милләт-ара низаглар юк, шөкер. Дус, тату яшибез, аралашкан кешеләр, хәтта дусларым арасында да кешенең милләтен тикшереп тору, аңа милләте буенча бәя бирү, милләте буенча якын итү-яисә читләштерү юк. Мин үзем дә, татарның ниндие юк, башка халыкларның кеме юк, дигән хакыйкатьне истә тотып яшим. Тулы бер милләткә ниндидер бәя бирергә, аны әйбәткә, яисә яманга аеру мөмкин түгел. Әмма уйландыра торган нәрсәләр бик күп. Мин урыс кышына, урыс каеннарына, чын урыс табигатенә сокланып, урыс мунчасында юынып чи татар авылында үскән татар баласы булсам да, аптырыйм бездәге вәзгыятькә. Ярар, татардан кергән чисталык, аның мунчасы, минем авылымда, татар илендә – Татарстанымда үскән каеннары да татарныкы булмасын да ди. Совет идеологиясе дә бу нисбәттән патшаныкыннан әллә-ни ерак китә алмады бит. Хәзер инде уздырып та җибәрәбез. Ә безгә дәшәргә ярамый, экстремист булуың ихтимал. Каен ул татарныкы да, дия алмыйбыз. Ә толерантлык татар ягыннан гына түгел, инстинктив рәвештә һәр халыкның һәр күзәнәгенә сеңгән булырга тиеш тә бит.

Гади генә мисал: күршеләребез арасында урыс гаиләләре дә бар. Әйбәт яшибез, исәнләшәбез, әдәп шуны таләп итә. Ләкин кайсы телдә исәнләшәбез соң? Исәнмесез, дигән сүзне үзем дә яратмыйм, хәерле көннәр, дип авыз селкетү кыен булса, сәлам, дип кенә булса да әйтеп була бит. Исәнмесез, дисәләр дә ярый. Юк, «добрый день», «здраствуйте» кирәк.

Чит илдә дә татарлар, башка милләтләр җирле халык телендә аңлашырга омтыла. Күпме сынаганым бар, урыс булмаган халык вәкилләре, килүгә җирле телдә исәнләшү, рәхмәт сүзләрен сорап ала. Төркиядә дә шаккаттым. Төрек кардәшләребезне «Мирабә» дип сәламлибез. Юк, бик сирәк урыс ватандашыбыз гына ул сүзне әйтергә кыенсынмый. Анда, ник бу төрекләр урыс телен өйрәнми дип гаҗәпләнгән, аптыраган ватандашларыбызны бер генә тапкыр ишетмәдем. Әйе, алар Төркиягә кунакка килеп, ник алар урыс телен белми, дип аптырый. Төрекләр өйрәнә урыс телен дә. Ә безнекеләр аптырый. Чит илләрдә булучылар игътибар итәдер, бары тик Русиялеләр генә бер генә тел белә: әле үз ана телләре саналган урыс телен белүләрен камил, дияргә яраса. Төрки халыклар сәфәрдә үзара очрашса, ишарәләр дә өстәп, катнаш уртак сүзләр кыстырып аңлашырга омтыла, туганын очраткандай сөенә... Ә славаян халыклары шундыймы?

Өстә мисал итеп китерелгән Гөлнурның репликасы мине әнә нинди уйларга этәрде. Русия ул Маша белән Даша гына түгеллекне аңламыйлар, аңларга теләмиләр, барыбызны да Дашаларга, Иваннарга әйләндерергә хыяллана бугай Русиянең идеологлары, дигән хәтәр уй бимазалый мине. Мәрхүм Жириновскийның хыялы иртәме-соңмы тормышка ашарга мөмкин, болай булса...

Әйе, проблема бар. Булган толерантлык та ишелергә, низаг чыгарга мөмкин. Бу нисбәттән пропаганда машинасы да көчсез кала ала. Хәер, мин үзем инде дистәләп ел телевизор карый алмый идем. Баксаң, мин генә түгел икән андый. Әнә Русиянең төп өч дәүләт каналын: «Беренче», «Россия-1» һәм НТВны караучылар кимегән. «Ромир» тикшеренү холдингы белгечләре, русиялеләр телевизорны торган саен азрак карый һәм мәгълүматны мессенджерлардан ала, дигән нәтиҗәгә килгән.

Февраль аена кадәр «Беренче» каналны халыкның 33,7 проценты караган, июльдә исә андыйлар саны 25,5 процентка гына калган. «Россия-1» каналын караучылар да кимегән, башта 30,9 процент булган, июльдә 23 процент кына. «НТВ» каналыныкы 21,1 проценттан 16,6 процентка кадәр төшкән.

Телевизордан китүчеләр арасында 1963 – 1980нче еллар өлкән буыны, 1995– 2010нчы чор яшь буын күп.

Кеше интернетка керә бара, ә анда тыюларга карамастан, бәйсез мәгълүмат күп. Әнә бит, Telegram-да утыручылар февральдән июльгә кадәр 19,1 проценттан 26,8 процентка җиткән.

Иң еш кулланылган мобиль әсбаплар ягыннан беренче урында 44,6 процент белән WhatsApp, икенче урында исә 27.9 процент белән «ВКонтакте» тора диелә.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

* Мәскәүнең Тверь суды тарафыннан экстремистик оешма дип танылды, һәм аның эшчәнлеге Русиядә тыелды

Комментарии