Йозаксыз ишекле заман сагындыра

Йозаксыз ишекле заман сагындыра

Язны кем генә көтеп алмый икән?! Кояшка чыгу, кышкы киемнәрдән арыну да бит әле ул. Заманында безнең әби-бабайларыбыз кышын киемнәре булмадан җылы язны, тамак туйдыру өчен шытып чыккан үләннәрне көткән булса, бүген инде башка хисләр, башка теләкләр. Яз ул яшәрү, яңару гына түгел, бәйрәмнәр дә бит. Аеруча шифалы май кадерле. Балаларыбыз уку елы төгәлләнгәнен, каникулларын көтә. Мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар чыңлый. Татар журналистлары үз бәйрәмнәрен билгеләп үтә, радио көне дә бит әле шул ук майда. Һәм заманында 1 Май, Җиңү бәйрәмнәре белән янәшә куелган, ләкин бүген бөтенләй диярлек искә алынмаучы пионер көне дә бар бит анда. Бу бәйрәмнәрнең барысының да йогынтысы минем тормышыма зур булды. Барысы да кадерле, һәркайсы истәлекләре белән гомер тарихыма язылып бара. 1 Маймы, Җиңү көне булсынмы, Радио көнеме, татар матбугаты көнеме... Барысы да минеке, шөкер. Барысы белән дә котлыйлар мине. Радиода эшләгән елларым да истәлекле булды, әле дә «Тәртип» радиосында хезмәт куям. Матбугат көне дә кадерле. Татарстан журналистларының үз бүләге, беренче Бәллүр каләм иясе дә булырга насыйп булды миңа. Инде менә 22 еллык телевидение эшчәнлегеннән соң, 20 ел газетада хезмәт куям.

Әмма бүген пионерия көнен дә телгә алмый кала алмыйм. Мин бит октябрят, пионер, комсомол булдым. Коммунист булырга да өлгердем, әмма күзем тәмам ачылгач, партбилетымны кире тапшырдым. Озак та үтмәде, СССРны таркаттылар инде. Партбилетымны тапшырганда мине оялтырга тырышкан коммунистлар таркатты аны. Бүгенге түрәләрнең биографиясен карасаң, аларны бит шул компартия тәрбияләп үстерде, алар партбилетларын җиңел генә икенчесенә алыштырды, хәтта берничә төрлесен һәм исемлесен кесәләрендә йөртергә өлгерделәр.

Кемнән генә сорашма, Совет чорының шул пионерын, комсомолын сагынып искә алалар (9нчы битне укы). Юк, яшьлек, балачак белән бәйле булганы өчен генә түгелдер бу. Ул үзенә күрә бер идеология иде, ниндидер тиешле әйбер булды. Мин Совет чоры әдәби әсәрләрендә, газеталарында тасвирланганча, нәкъ менә октябрят, пионер, комсомол әгъзасы булганым өчен түгел, ә бәлки шул буын вәкиле, шушы атрибутлар тирәсенә берләшкән дус халык вәкиле булуым өчен сагынам аны.

Армиядән кайткач, Арча район газетасында комсомол секретаре итеп сайлап куйдылар. Янып-көеп эшләдек, яшәдек. Без оештырмаган чаралар, без эшләмәгән эш калдымы икән?! Партия куша, комсомол куша, дип түгел, үз активлыгыбыз белән, энергиябез ташып торганга шундый булдык бугай. Ә купшы кызыл сүзләрне газеталарга язасы булса, интервьюлар бирсәк кенә сөйләргә тиешбез, дип аңлый идек. Ә шул ук оешмалардан, шул атрибутлардан көлә дә идек үзара. Аңа карап патриотлык хисләре булмаган, булса да, ясалма булган, дияргә нигез юк. Без үз туган җиребезне чын күңелдән яраттык, илебез белән горурлана, якты киләчәккә ышана идек. Иң бәхетле тормыш Совет илендә генә дип уйлый идек. Шулай булган да бит. Теләгән киемеңне табып кия алмасаң да, кибеттә син теләгән товарны сатып алып булмаса да, бөтен яшәеш дефицит эзләүдән торса да, без үзебезне бәхетле хис итә идек. Кеше кешегә дус, ярдәмчел булды. Мин күгәреп каткан, ачкычсыз йозаклы, ул табылмаса себерке терәткән ишекле өйдә үстем. Авылымда ишек бикләү дигән әйбер юк иде. Казанга күченгәч тә, үз йортыбыз белән яшәргә туры килде, берәрсе киләсе булса, ачкыч галуш астында, дип язу элә идек ишеккә. Келәм астында саклана торган ачкычлы гасырны ничек инде сагынмыйсың?! Сагындыра, бик сагындыра шул иркенлек, шул бербөтен халык булып яшәгән имин чорлар. Балтыйк илләреннән алып, ерак Азиягә кадәр – бар Советлар Союзын иңләргә була иде бит. Әле студентларга билет хакының яртысы гына... Укыган арада эшләп тә ала идек, стипендиясе дә җитә тулаем яшәргә. Авылдан чыгып китсәң, завод-фабрикалар көтеп тора, тулай торактан урын бирелә. Берничә елдан фатир... Санаторийларга путевка... Бүген ул заводлар, тораклар юк инде. Шуңа да сагындыра ул чор.

Пионер, комсомол кебек оешмаларны торгызу, шуңа охшашлы хәрәкәтләр булдыру турында сүзләр ишетелә. Оештырып карадык бит. «Наши» хәрәкәтен хәтерлим мин. Тик ул шовинизм рухын өлге итеп куйган хәрәкәт булып чыкты. Гомумән, андый хәрәкәтләрнең, партияләрнең исемнәрен дә хәтерләп бетереп булмый инде хәзер. Әле интернеттан карап (юкса, белмәс идем) берничәсен саныйм. Ишеткәнебез, бигрәк тә эшчәнлекләре турында мәгълүмат бармы? Әйтик, Русия яшьләр берлеге (Росмолодежь), Русия студентлар отряды, мәктәп укучылары хәрәкәте, Юнармия... Болардан тыш һәр фирканең үз яшьләр бүлекләре бар. Беләбезме без аларны, алар заманындагы пионер, комсомол кебек шөһрәтлеме? Юк, искә төшкәндә, шул ук Путин белән ниндидер очрашулар уйланганда, ара-тирә телгә алына һәм тагын тынлык. Юкса, бу оешмалар Совет чорында эшләгән партия-хәрәкәтләрне алыштырырга тиешле иде.

Бүген пионерны торгызырга чакырулар нәкъ менә бүгенге мин телгә алган хәрәкәтләрнең үле булуы аркасында ишетелә. Ләкин торгызып булачакмы элеккеге кебек кодрәтле оешмаларны? Мин шикләнәм. Чөнки нидер оештыру өчен булганын җимермәскә кирәк бит. Ә без тотабыз да ишеп ташлыйбыз, аннан хәрәбәләр каршында басып калабыз.

Интернетка, виртуаль дөньяга күчкән яшьләрне бүген бер йодрыкка туплау ай-һай булыр микән. Советлар Союзын таркату кебек үк, пионер, комсомол оешмаларын да юкка чыгаруның зур ялгыш икәнен бүген таныйбыз. Әйткәнемчә, без пионер, комсомол тирәсендә бер йодрык булдык, милләтебезгә, телебезгә карамастан бер халык идек, зурлап әйтелә торган Совет кешесе идек. Бүген исә мине урыс димәкчеләр, Русиянин итмәкчеләр. Мин аларга, юк, мин «татарин» дим. Русия дип аталган илдә күп санлы милләтләрнең бер вәкиле буларак, үз туган ватаным Татарстанда яшим, дим. Ниндидер хәрәкәтләр, шикле оешмалар тирәсенә түгел, милли горурлык тирәсенә берләштерергә мөмкин әле һәр халыкны. Тик Русиядә моннан бик куркалар. Милли горурлык булмаска тиеш, без барыбыз да урыс телле, шул рәвешле бездән тамырсыз русиянин ясамакчылар... 

Бәйрәм котлаулары белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии