Теләсә кайда тотып тенти торган илдә яшим

Теләсә кайда тотып тенти торган илдә яшим

Ватанпәрвәрлек кайдан башлана һәм кайчан туа? Ул ничек тәрбияләнә? Туган ил, аны ничек яратасы һәм үзеңнең илең белән ничек горурланасы?! Бу сораулар бүген бик актуаль.

Хакимиятнең югары даирәләрендә бу хакта уйламыйлар түгел, уйлыйлар. Патриотлык тәрбияләргә тиешле төрле чаралар оештырыла, акча бүлеп бирелә… Тик Русиядә патриотизм гына әллә ни чәчәк атмый. Бүген «мин русияле» дип горурланучы кешене бик сирәк очратасың. Сәбәп нидә? Минемчә, җавап бик гади: кеше туган илен яратсын өчен, туган булырга тиешле илнең үз халкын да яратуы, аны кайгыртуы кирәк. Кызганыч, әле бу нисбәттән горурланып сөйләрлек эшләр бик күренми. Кеше коррупция сазлыгына кереп чумган, бюрократик киртәләр белән камап алынган системада үз тормышын җайлый. Алда балаларын урнаштырасы, укытасы бар. Әле яшь барган саен сәламәтлек тә какшый башлый. Авыру балалар никадәр. Ә аларны аякка бастыру өчен акча кирәк. Безнең илдә дәвалау мөмкинлеге дә чамалы, чит ил кирәк. Һәм кеше халыктан теләнеп акча җыя. Ә без яратырга тиешле дәүләтебезнең андый бәхетсезләрдә эше юк. Аның оптимизация дип кайгыра-кайгыра больницаларны, мәктәпләрне ябасы бар…

Инде иминлегебезгә килик. Салымнарыбыз хисабына иминлегебез дә гарантияләнгән булырга тиеш. Суд гадел хөкем чыгара. Беркем сатылмый. Әйттең сүз, диярсез. Судта да хаклыкны гел табып булмый, бүген акча, йонлы куллылар, хакимият тирәсендәгеләр заманы. Аэропорт-вокзалларга барсаң, хәтта йөрер ишегең дә башка: VIP заллар безнең өчен түгел. Шәһәргә берәр түрә килсә, башыңны урамга тыкмавың хәерле. Инде бик күпләр Универсиада вакытында да Казаннан качарга җыена. Мин дә авылыма кайтып китәрмен, дип торам. Кыскасы, Некрасовка ияреп, «Кому на Руси жить хорошо?» дип сорасагыз җавап бирәм: безгә – гади халыкка түгел. Шуңа күрә патриотлык та җитенкерәми. Чит илгә чыксаң, анда үз ватаннары өчен корбан булырга әзер торучылар бар. Төркиягә баргач, гимнарын ишетүгә, торып басуларын күреп шаккаткан идем.

Ә бездә үзеңнең бик кечкенә бөҗәк рәвешендә булуыңны һәрдаим искә төшереп торалар. Мин бу илдә үземне хуҗа кебек хис итә алмыйм.

ӘЛЕ БЕРКӨННЕ ТЕНТЕДЕЛӘР БИТ ҮЗЕМНЕ. Мин бүген спортка зур игътибар бирәм. Юк, җанатар түгелмен, миллиардлар түләп сатып алынган спортчыларның уеннарын, чыгышларын карап вакытымны исраф итмим, кызыксынмыйм да. Ә менә үзем шөгыльләнергә вакыт табарга тырышам. «Ак Барс» көрәш сараендагы «ИКСфит» фитнес клубына инде менә 3 ел йөрим. Аңарчы башка залларда шөгыльләндем. Анда мине беләләр, бар мәгълүмат билгеле. Клуб картасын компьютерга тыгуга адресым, туган көннәрем, гаилә хәлем, сурәтем экранда пәйда була. Менә шулай була торып та, мине инде ишектән кергәндә 3 тапкыр тентеделәр. Йә Универсиадага әзерлек уңаеннан өйрәнүләр, диләр, йә спорт сараенда ниндидер спорт ярышлары… Әле менә соңгысы бөтенләй кызык булды. Кабинадан үттем дә, кесәләремне капшый башлагач: «Клуб әгъзаларын тентемәсәгез дә буладыр, мөгаен. Минем бар мәгълүматларым әнә экранга чыга», – дидем. Сержант егетләргә мондый дәгъвам ошамады булса кирәк.

– Без тентемибез, тикшерәбез генә, – дип сумкамны бушатырга боердылар. Ә мин акрынлап кына үземнең күлмәк-ыштаннарымны, кроссовкалар-мунчалаларымны, сабын-шампуньнарымны өстәлгә чыгарып тездем. Әлбәттә, сүз уңаенда халыкның ни өчен полицияне яратмавын аңлаттым. Менә шул җүләр әмер бирүчеләр, шул әмерләрне җүләрләрчә үтәүчеләр булганга хөрмәт юк инде хокук сакчыларына. Алар безнең хокукларыбызны сакламый, аны боза, кимсетә.

Әйе, иминлек мөһим нәрсә. Мин каршы түгел, вокзалдамы, урамдамы, хәтта театр-концерт залларында туктатып сорашсалар, тикшерсәләр. Әмма кулымда фитнесклубка йөри торган карточка булып, аның паспорт кебек үк сурәтле булуын исәпкә алганда, бу шушы тар фикерле сержантлардан, командирлардан торган полициянең башка эше юк, террорчыларны эзләргә, тәртип урнаштырырга аларның вакытлары калмый, дип уйларга җирлек туа. Менә шундый ахмак гамәлләр белән шөгыльләнгән оешманы, аның хезмәткәрләрен ничек хөрмәт итәргә кирәк?! Чыгып киткәндә сакта сержантларның берсе генә иде. Командирларын күреп булмасмы дип сорадым. Ул янәшәдә түгел иде. Сержантның үзе белән генә танышырга туры килде: командирының фамилиясен әйтмәде, минем журналист булуымны белгәч, «Смотри, не перепутай» дип кычкырып калды минем улымнан да яшьрәк сержант Капустин.

Әле кайчан гына безнең иминлегебезне саклый иде. Әнә хәзер «яклый, саклый»… Үзгәрдеме берәр нәрсә? Кешеләргә, хезмәткә мөнәсәбәт яхшырдымы? Мин сизмим. Ничек булган, шулай калды. Исем генә алышты. Менә шул исемннәрне, тамгаларны алыштыру өчен генә дә 1 миллард 125 миллион сум акча сарыф ителгән. Башка чыгымнарын әйтеп тормыйм. Шушы реформа авторы Экс-президент милицияне полициягә алмаштыру реформасын хокук саклаучыларның имиджын күтәрү, совет чорыннан калган мөнәсәбәтне яхшырту өчен эшләнә дип аңлаткан иде. Акчалар үзләштерелде, исем алыштырылды… Ә кешеләр бит шул ук… Реформа тышкы фасадны алыштыру, буяуга гына кайтып калды. Әлегә, мин үземне тик торганда шулай мыскыллы тонда тотып алып тентүче, миңа урыныңны бел, дип ишарәләп торучы хокук саклау органнары хезмәткәрләрен генә беләм. Данлыклы кораллары – шампан шешәсен дә алар яннарында тота. Ватанпәрвәрлек шуннан башлана, минемчә.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии