Имеш-мимешләр… Хаклык кайда?

Имеш-мимешләр… Хаклык кайда?

Русиядә имеш-мимешләр, гайбәт тулып ята. Элекке Совет чорында рәсми мәгълүмат күп вакыйгаларны яшереп калдырса, хәзер исә имеш-мимешләрне мәгълүмат чаралары да элеп ала һәм хәбәрне тагын да серлерәк итеп төреп күрсәтә. Бүген мин узган атнада булган шау-шулы берничә вакыйганы телгә алырмын. Аларны ишеткәч, кайда хаклык, кайда ялган икәнен үзеңә абайларга, үз фантазияңне эшкә җигәргә генә кала.

БЕЛӘН ЗАКОНЛЫ КАРАК ДУС БУЛГАННАРМЫНИ?

Криминаль авторитет Аслан Усоян – Хәсән бабай () кушаматлы закондагы карак Мәскәү үзәгендә атып үтерелгәч, шау-шу аның үзе тирәсендә генә түгел, имеш-мимешләргә әверелеп, җиле белән безнең алыштыргысыз президентыбыз Владимир Путинга да кагылып үтте. Интернетта бер фото пәйда булды. Анда «кайнар» эчемлекләр белән шыплап тутырылган бер табын артында «» белән яшь Путин да басып тора. Президентның сүзчесе Песков бу рәсемдәге Путинны таныды, ә менә аның янындагы кешенең закондагы атаклы карак булуын инкарь итте. Әмма социаль челтәрләрдә бу рәсем резонанс булдырырга өлгерде инде.

Русиядә халык рәсми мәгълүматларга һәрчак шикләнеп карый. Имеш-мимешләргә, күршесе, танышы җиткергән хәбәргә ышана, ә телевизордан, әйтик, иң төп яңалыклар – «Время» программасыннан әйткән хәбәрне тыңласа да, чынга алмый. Моңа кемне гаепләргә соң, шул мәгълүмат кырын түгелме?! Мин үзем, бүген телевизорда иң кызыклы юмористик тапшыру нинди дип сорасалар, шул «Время»ны атар идем. Чөнки бу тапшыруда, хәер, монда гына түгел, рәсми телеканаллар яңалыкларында, телевизион тапшыруларында матур тормыш күрсәтелә, ә реаль хакыйкать башкача. Яңалыкларда илдәге иң зур проблема дип, аерым бер кешенең шәхси гамәле, аның ниндидер нәни генә мәсьәләне хәл итә алмый изалануы тасвирлана.

Менә бу юлы да, «Дед Хасан»ның Мәскәү уртасында атып үтерелүе, аны инде берничә тапкыр үтерергә теләп һөҗүмнәр оештырылу, криминаль дөньяда хакимлек канәфиен һәм акча бүлешү көрәше, ә төрмәчеләр, җинаятьчеләр үзара бүлеш оештырганда хокук саклаучы ведомстволарның көчсезлеге дә томан артында калды. Күрәзәчелек итә торган төп тема – Путинның криминаль авторитет белән дуслыгы булу ихтималы.

«Дождь» телеканалы журналистлары рәсми мәгълүмат чараларында ышандырырлык хәбәр булмаганга, Путин янында басып торган кешенең кем булуын үзләре ачыкларга тырышып караган. Чөнки Песков аның ата карак булуын инкарь итсә дә, кем икәнен танымавын белдергән. Һәм журналистлар тырышлыгы белән икенче бер фараз барлыкка килгән: бу Дәүләт Думасының элеккеге депутаты, вакыты чыккач пенсиягә киткән Виктор Усачев. Ул әгъза булып торган «Бердәм » фиркасендә дә, парламент аппаратында да телефоннарын белмиләр. Бары тик ярдәмчесен генә таба алганнар. Ул сурәткә карап экс-депутатны таныган, һәм аларның 90нчы елларда кемнеңдер туган көн мәҗлесендә бергә булуларын исенә төшергән. Элекке «Бердәм »ленең «Дед Хасан» белән чынлап та охшашлыгы бар икән, интернетта борын, авыз сызыкларын, җыерчыкларын тикшерергә, чагыштырырга керештеләр. Мин бу бәхәскә катыша алмыйм. Берсен дә күргәнем юк, ләкин миндә икенче бер фикер туды. Әгәр АКШ Президенты Обаманың шулай ниндидер криминал авторитетка охшаган кеше белән төшкән сурәте килеп чыкса, нинди реакция булыр иде икән?! Хәтеремдә әле, мескен Клинтонны кайчандыр сәркәтибе белән гыйшык уены уйнаганы өчен аздан гына президентлык канәфиеннән сөрмәделәр.

Минем уйлавымча, бу фотога Путин үзе дә аңлатма бирергә тиеш булгандыр. Һичьюгы, теге экс-депутатны табарга. Ул эскерт төбендәге энә түгел ич, кайчандыр депутат кадәр депутат булган кешене тапмаска һәм аңлатма соратмаска.

Эзлиләр анысы… Интернетны актара торгач, мин икенче бер эзтабарлыкка юлыктым. Социаль челтәрләрдә бу рәсемне тараткан кешеләрнең исемлеген барлау худка киткән. Алар оппозиция вәкилләре имеш. Янәсе, ил пычрак җыючыларны белергә тиеш. Тик интернетта гына түгел, шул ук рәсми мәгълүмат чараларында да оппозиция вәкилләрен берәм-берәм чәйниләр, нинди генә уйдырмалар ябыштырмыйлар. Әллә кайчан, имештер, урланган бүрекләргә кадәр казып чыгаралар. Ерак китәсе юк, узган ел Татарстан диния нәзарәте, дин әһелләре тирәсендә вәзгыять куергач, бүгенге мөфтинең күралмаган кешесе – Рамил хәзрәт Юнысны да әллә нинди җинаятьчеләргә тиңләделәр, тиз генә чит илгә качып китүен сөйләделәр. Тик Рамил хәзрәт бүген Казанда йөри, теге сатып алынган дипломнар кыйссасын да, җинаятьләрен дә телгә алучы юк.

Узган көздә «Тефи» фестиваленә килгән Владимир Русиядә 4нче хакимият юк, дип белдергән иде. Килешәм, бүген закон чыгару, аны үтәү, хокук саклау хакимиятләрен контрольдә тота алучы 4нче хакимият – ирекле журналистика юк. Ул ныклы контроль астында. Аңа «эт өрә тора, бүре йөри тора» дип кенә карыйлар. Узган ел ахырында Дагыстан телевидениесе журналисты атып үтерелгәч, мин кайбер түрәләрнең әлеге җинаять тирәсендә шау куптаруга гаҗәпләнүләренә аптыраган идем. Янәсе, кем инде ул журналист, президент түгел ич. Аның турында көн-төн сөйлиләр. Берәү артык, берәү ким… Журналист бүген түрәләргә яшәргә генә комачау итә. Һәм шуны истә тотыптыр инде, узган ел ахырында Татарстанда дәүләт карамагындагы матбугат, радио телевидение хуҗалары негатив хәбәрләрне читләтеп үтәргә, бары тик яхшы эшләр турында гына язарга күрсәтмә алды. Әлегә безнең кебек тарафсыз эшләргә тырышучы матбугат чараларына гына дәшәргә базмыйлар бугай. Хәер, безне дә авызлыклау чараларын уйлап ятмыйлардыр, дип кем ышанып әйтә ала?! Чөнки, бик күпләрне фаш итеп, дөреслекне халыкка җиткерергә тырышып без шактый гына кыенлыклар тудырабыз бит.

Ата карак, гомерен төрмәдә үткәреп закондагы карак статусына ирешкән криминаль авторитет «Дед Хасан»га охшаган кешене Путин белән бер табын артында күреп башыма әнә нинди уйлар килде. Кем ничектер, мин Президент сүзчесе Песковны тыңлап та, ата карак түгел ул, дигән аңлатмаларны укып та, барыбер вәсвәсәле уйдан чыга алмадым. Нишлисең, театральләштерелгән тормышта яшибез. Тыныч урында экстремистлар эзләнә, һәм шунысы гаҗәп: табыла да, атып та үтерелә… Соңыннан шул үлгән кешенең фәлән экстремист, фәлән җинаятьче икәнен беләбез. Без дәлилсез рәсми мәгълүматка ышанырга тиеш.

СӨЙЛӘШӘ БЕЛМӘГӘН АВЫЗДАН НИ ЯХШЫРАК икәнен татар телен белгән һәркем аңлый. Бу мәкальне тулысынча әйтеп тормыйм. Мәгънәсе хак булса да, ул әдәби әдәп кануннарына туры килми. Тик дип саналган кайберәүләрне тыңлагач мин аны еш кабатлыйм.

Бу арада АКШка ятимнәрне асрамага бирүне тыю темасы илне гөжләтеп алды. Берәүләр 100әр мең имза җыеп әлеге канунны юкка чыгаруны таләп итсә, икенчеләре ярыша-ярыша барлы-юклы тәкъдимнәрен кертеп үз исемнәрен яңгыратып калырга ашыга.

Ярославль иҗтимагый палатасы вәкиле Светлана Лягушева барын да уздырды. Балалар йортларындагы ятимнәр гаиләләрдәге балалардан яхшырак яшәргә тиеш түгел, дип белдерде ул. Мин моны ишеткәч эсселе суыклы булып киттем. Революциядән соң булдыксыз хәерчеләрнең «Бетсен байлар!» дигән шигарь күтәреп, эшлекле байларны талавы белән бер кебек тоелды ул.

Әле ул үз сүзләрен практикада да расламакчы, балалар йортларына барып андагы кухняга кереп кәстрүлләрен ачып карамакчы: артык тәмле ашатмыйлар микән, янәсе… Юкса, ятимнәр маемлап китәргә мөмкин икән ич. Бу очракта Лягушева ятимнәрнең яшәү шартларын яхшырту өчен коррупцияне авызлыкларга, урлашуларны бетерергә кирәк, дип тәгаен тәкъдимнәр кертсә, яхшырак буласы иде дә бит, тик әлеге дә баягы авыз белән теге арт як бертөрлерәк шул кайберәүләрнең…

Хак: бүген ятимнәрне тәрбияләү буенча реформа кирәк. Бу балалар чынлап та «миңа тиеш» дигән принцип белән генә яшәргә күнегеп үсә, йә булмаса, ятимнәр йортыннан туп-туры төрмәләргә юл тота. Менә шуның өчен реформа тәкъдим иткән икенче бер акыллы баш – Русиядә балаларның хокукын төп яклаучысы Павел Астаховның белдерүен ишеткән вакытта да тотынып торырга кирәк. Ул «Русиядә бетсен ятимнәр!» дип кычкырды. Әле программа да тәкъдим итте. Аныңча, ятимнәрнең министрлыгы булырга тиеш икән. Димәк, ятимнәр авызыннан тартып алып урлый белүче яңа бер оешма төзеләсе, дигән уй башымнан йөгереп үтте. 2011нче елдан гына да илдә 82 мең ятим барлыгы ачыкланган. Шуларның 7 мең ярымын гына Русия гражданнары асрамага алган. Министрлык булса калганнары да гаиләле булачакмы? Абсурд. Бу идеянең җүләр икәнен хакимияттә дә аңладылар булса кирәк, новаторны тыңламадылар.

Гаҗәп, бик гаҗәп, һәм бик серле дөньяда яшибез.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии