Иран консуллыгында дөнья хәлләре турында сөйләштек

“Безнең гәҗит” моңарчы халыкара мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирми иде. Ә менә Иран Республикасы консуллыгында булган очрашудан соң, газетабызда да халыкара мөнәсәбәтләргә күбрәк тукталырга дигән фикергә килдем.

“Үз колын төнлә “әл-Хәрам” мәчетеннән аятьләребезне күрсәтү өчен тирә-ягын бәрәкәтле иткән, “әл-Акса” мәчетенә күчергән затка дан! Хакыйкатьтә, Ул ишетүче, күрүче!”

“Әл-Исра” сүрәсе (17:1)

“Төнге күченү” сүрәсендә Мөхәммәт (с.г.в.)нең хәзерге Палестинадагы “әл-Акса” мәчетенә миграҗы тасвирлана. Аллаһы могҗизасы булган әлеге урынны мөселманнар изге саный. Коръәннең “Пәйгамбәрләр” сүрәсендә дә Палестина “Ходай рәхмәтен иңдергән җир” дип сурәтләнә.

637 елда Палестина Мөхәммәт (с.г.в.)нең сәхабәсе – Гомәр (р.г.) гаскәрләре тарафыннан яулана һәм мөселманнар хакимлегендә үзенең иң тыныч чорын яши: яһүдиләр, насаралар һәм мөселманнар дустанә мөнәсәбәттә, ирекле рәвештә, хакимияттән җәбер-золым күрмичә 1400 ел гомер кичерә…

Ә бүген бу – дөньяда иң күп күз яше, кан түгелә торган төбәк.

Биредәге низаг инде узган гасыр урталарыннан бирле дәвам итә. Яһүдләр белән гарәпләр җир бүлешә. Израиль Палестинаны оккупацияли. 2008 елның декабрендә башланып узган елгы гыйнварга кадәр дәвам иткән сугыш һич истән чыгарлык түгел. Израиль армиясе һөҗүме нәтиҗәсендә 400ләп бала, 2 меңләп тыныч халык кырылды. Күпмеңләгән гади халык бүген дә хәерчелек чигендә, җимерекләр арасында җәфа чигә. Биредә тормыш итүче гарәпләр статусы – качаклар…

Шунысы аяныч: Палестина фаҗигасенә мөселман илләре дә бердәм карашта түгел: кемдер битараф, кемдер күрмәмешкә салыша… Дөрес, узган елгы сугыш кискен гаепләнде. Берләшкән Милләтләр оешмасы да, ниһаять, Израил армиясе гамәлләрен хәрби җинаятькә тиңләде. халкы да читтә калмады. Теләктәшлек кенә түгел, гуманитар ярдәм дә оештырылды.

Узган елгы канлы вакыйгаларга бер еллыкны бу фаҗигагә битараф булмаган бар мөселман илләре дә корбаннар өчен дога кылу, искә алу атналыгы итеп үткәрергә булган. Шул нисбәттән Палестина дәүләте фаҗигасенә зур теләктәшлек белдерүче, аңа ярдәм күрсәтүче, дөнья җәмәгатьчелеген, аеруча Израилне кискен гаепләүче Иран ислам республикасының Татарстандагы консуллыгы да махсус очрашу-кичә үткәрде. Дин әһелләре һәм бу темага битараф булмаган журналистлар белән фикер алышу, киңәшләшү, фаҗиганең тукталуы, корбаннарның рухы өчен дога кылу мәҗлесе иде ул. Диния нәзарәте рәисе, Госман хәзрәт: “Без дога кылып кына калмыйбыз, Палестинадагы кардәшләребезгә гуманитар ярдәм дә оештырдык. Узган елгы фаҗигаләр кабатланмасын өчен, безнең мөселман илләренә бердәмлек, иман ныклыгы кирәк”, – диде. Иранның Казандагы генераль консулы Реза Багбан Кондори әфәнде исә шушындый җылы очрашуга килүчеләргә, тугандаш халыклар фаҗигасенә битараф булмауга чиксез рәхмәтен белдерде.

Бу очрашуга мин дә чакырулы идем. Тугандаш дәүләт вәкиленең “Безнең гәҗит” редакциясенә игътибарын, әлбәттә, бу газетага, анда эшләүче хезмәткәрләргә генә түгел, дистәләгән меңләгән даими укучыларыбызга да олы илтифат дип кабул иттем мин. Иран Республикасы Русия белән җылы мөнәсәбәтләр урнаштырган ил. Һәм Татарстанны да якын итә. Аның Президенты Мәхмүд Әхмәдинеҗад Казанга килде. Татарстан Президенты белән дустанә мөнәсәбәттә яши. Киләчәктә дә, иншалла, безнең элемтәләр тагын да якынаер һәм ул икътисадый өлкәдә генә калмас, рухыбызны да беректерер дип өметләнәм. Чөнки безнең дин бер, рухыбыз охшаш. Дөнья сәясәтендәге каршылыкларны да шул рәвешле җиңеп чыгарбыз дип уйлыйм.

Иран консуллыгының журналистлары, дин әһелләре белән шушындый җылы очрашу оештыруы, әлбәттә, файдага. Бу ике ил халкына тагын да якынаерга, бер-беребезне тагын да аңларга булыша торган фал. Хәер, моннан берничә дистә ел элек колониаль режимнан чыгып, ислам революциясе оештырган һәм дөньяда үз позициясен курыкмый әйтә алган дәүләт буларак, Иранга минем хөрмәтем болай да бар иде. Шунысы кызык: шундый ук ягымлы мөнәсәбәтне мин дусларымда, якыннарымда да күрдем: Иран консуллыгына кунакка барасымны ишеткәч, алар моны яшермәде.

Әйе, дәүләт эшлеклеләре илләр белән илләр арасында күперләр төзи, аны, кызганычка, җимерә дә. Ә менә журналистлар халыклар белән халыкларны дуслаштыра, татулаштыра ала.

“Безнең гәҗит” моңарчы халыкара мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирми иде. Ә менә Иран Республикасы консуллыгында булган очрашудан соң, газетабызда да халыкара мөнәсәбәтләргә күбрәк тукталырга дигән фикергә килдем. Без, ил чикләренә карамастан, бер халык булсак, туганлашсак, дөньяга иминлек иңәр иде. Аерым сәясәтчеләр үз халкын явыз максатларда, мәкерле сәясәттә файдаланмас, бер халык икенчесенә каршы корал күтәрмәс, бер дин тотучы икенче дин вәкиленә хөрмәт белән карар иде. Кызганыч, әлегә дөньялар имин түгел: әле анда, әле монда кайнар нокталар пәйда булып кына тора. Иран ислам республикасының бу хәлгә борчылуы сөендерә. Без, мөселманнар, тәнебез төсенә, телебезгә карамастан, бертуган булырга тиеш. Шуны татар журналистларына аңлата алган Иран консуллыгына, аның генераль консулы Реза Багбан Кондори әфәндегә рәхмәтебезне белдерәбез.

“И иман китереп инанучылар! Аллаһы каршында нык булыгыз һәм гаделлек белән шаһитлык кылучы булыгыз! Кешеләргә карата нәфрәтегез сезне гаделсезлек гөнаһына алып бара күрмәсен! Гадел булыгыз! Бу – тәкъвалыкка якынрак! Хакыйкатьтә, Аллаһы сез кылган гамәлләрдән хәбәрдар!”

“Әл-Маидә” сүрәсе (5:8)

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

P.S. Язманы әзерләүдә булышлыгы өчен “Нәсыйхәт” телетапшыруы мөхәррире Ләйсирә Фазлыевага рәхмәтебез зур.

Комментарии