«Дөрес» уйламасак, «шпион»га әйләнмәгәек

«Дөрес» уйламасак, «шпион»га әйләнмәгәек

Русиядә журналист, ул гына түгел бәйсез хокук яклаучы булып калу торган саен кыенлаша бара. Чит илләрдә оешып Русиядә мәгълүмат таратучыларның күбесе инде «чит ил агенты» итеп теркәлде. Әлеге исемлектә без хезмәттәшлек иткән «Азатлык» радиосы да бар.

Русиядә теләмәгән оешмалар һәм чит ил агентлары турында кануннар эшли. Алар нигезендә чит иләрдән финансланучы яисә матди багланышлары булган хөкүмәтнеке булмаган оешмалар Русиядә «теләмәгән», чит илләрдән финансланучы мәгълүмат чаралары «иноагент» санала. Әлеге исемлекне Минюст раслый. Инде менә Русия ДәүДумасында физик затларга да чит ил агенты ярлыгы тагу мөмкинлеге турында канун кабул ителеп ята. Әлеге язма газетабызның бу саны өчен әзерләнеп ятканда, ягъни 19нчы ноябрьдә проект икенче укылышта кабул ителде инде.

Башта «чит ил агенты» термины турында берничә сүз. Аның мәгънәсен безнең халык бик гади аңлый: ул хыянәтче, ватаныбыз дошманы, ягъни гади итеп әйткәндә – шпион. 1 гасыр дәвамында халык дошманын ачыклау ысулларын башыннан кичкән халык буларак, мондый оешмаларга болай гади аңлатма бирелү гаҗәп түгел. Яздым бит әле «Сегодня адидас, завтра родину продаст» дип («БГ» 23 октябрь 2019). Дефицит заманында кеше спекулянтлар аша джинсы чалбарлар, адидас кроссовкилары эзли, ә үзләре чит илләрдәгечә киенгәннәрне халык дошманына, ватанны сатарга әзер булучылар исемлегенә кертә иде. Бу совет чынбарлыгы булды. Ватанны ярату, патриотизм үрнәге шул рәвешле күрсәтелә иде. Халык шуңа ышана иде. Димәк, бездә халык дошманы ясауның бернинди кыенлыгы юк. Үзеңнең дөя түгеллегеңне исбатлап кара аннары… Булдыра алырсыңмы?

Дөрес, шпион тамгасына ия булыр өчен, шул ук чит ил агенты тамгасына ия мәгълүмат чарасы яисә Русиядә теләмәгән оешма белән хезмәттәшлек итәргә, алардан яисә чит илдән хезмәтең өчен акчалата ярдәм алырга кирәк. Шул нисбәттән чит илләрдә лекцияләр укучылар, ниндидер хезмәтләр күрсәтүчеләр дә җиңел генә шпион булып куя алачак. Димәк, чит ил агентына дәгъва итүчеләр канун эшли башлагач бик күп булачак. Әлеге канунны тәкъдим итүчеләр, ул бар халыкка янамый, бары тик сайланып кына эшләячәк, дип белдерә үзе. ДәүДуманың мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтәләр комитеты рәисе Леонид Левин әнә ничек тынычландыра: мәдәният, спорт кебек җиңел темаларга язучылар, гомумән, тыныч эшли, яши ала. Ә менә сәясәт турында язсаң… анда шпион булырга шансларың бик күпкә арта. Әнә шуңа күрә дә «сайланыш» дип тынычландыручыларга җавап шушы депутатыбызның аңлатмасында чагыла. Гомумән, канун ул кагыйдә бозучыларны сайлап кына хөкем итәргә тиеш түгелдер, кемнең кем булуына карамастан үтәлергә тиештер. Бары тик ул камил булмаганда гына аны тегеләй дә кулланып була, болай да. Кем әйтмешли, Сталин репрессияләре вакытыннан калган шигарь: кешесе генә булсын, җәзасын табарбыз…

Безнең илдә хурлыклы ярлык саналган шпион тамгасын алу өчен әллә ни күп кирәкми. Әнә бит оппозиционер Навальный җитәкчелегендәге Коррупциягә каршы көрәш фонды исбатлый алмады. Аларга Испаниядән ике тапкыр акча күчергәннәр. Аның кайдан, ни өчен икәнен дә ачыкламадылар. Булды, вәссәлам – «иноагент». Шулай булгач, сару кайнатучы журналистларны, ризасызлык белдереп бимазалаучы башка гражданнарны чит ил шпионы дәрәҗәсенә кую эше кыен булмас. Ә аннары ул кешене, әйтик журналистны, мәкалә язса да, берәр интервью бирсә дә, «чит ил агенты» дип таныштырырга тиеш булалар. Бу исә, әлеге кешенең авторитеты бетте, дигән сүз. Уңайсыз кешеләр чит илгә барып кайтса да, чит илдән берәр товар сатып алып, аны тапшырып, акчасын кире алса да, шушы исемлеккә кертелү мөмкинлеген ала. Депутат Левин яшереп тормый әнә, ыспай, юкка-барга чәчрәмәүче, дөреслек эзләми торган пропаганда машинасына утырган журналистлар нишләсәләр дә, бу исемлеккә керә алмаслар, ә менә чын хакыйкатьне яктыртучылар, гаделсезлекләргә күз йоммаучылар, шул рәвешле коррупцияләрне, җәмгыятебезнең авыруларын, чиновникларның башбаштаклыкларын фаш итеп, актив гражданлык позициясе белән кемнәрнеңдер тынычлыгын алучылар бик тиз шпион статусына ия була алачак. Укучыларым аңлагандыр инде, минем ни өчен бүген бу темага язуымны: «Безнең гәҗит» ипсез басма, аның редакторы баш бирмәс, мөстәкыйль эшли. Көтмәгәндә безнең дә чит ил агенты булу ихтималыбыз пәйдә булырга мөмкин. Моннан берничә ел элек безнең эшчәнлегебезне тикшереп, аннан чит илләр эзләрен эзләп маташканнар иде инде. Баксаң, безне чит ил агенты түгелме, дип кызыксынганнар икән. «Азатлык» радиосы белән дә хезмәттәшлек итәбез янәсе… Тик моны белер өчен мин теркәлгән салым оешмасындагы хисапларга, редакциябезне хезмәтләндергән банк хисапларына күз салу җитә, дигән киңәшемә колак салдылар микән, тынычлыкта калдырганнар иде.

Менә бит яши торгач, иркен сулыш алуны чикли торган яңадан-яңа кануннар иҗат ителә. Белмим, мондый афәттән куркып, без кыйблабызны үзгәртә алырбыз микән?! Һәрхәлдә, бәхетле тормыш бары безнең илебездә генә, хаклык, хөрлек бары тик минем ватанымда гына, дип мин беркайчан да әйтә алмам, әлегә. Андый хөрлек килер, мин аны түземсезлек белән көтәм. Андый хөрлеккә ихтыяҗны хакимият дилбегәсен тотучылар да мөмкин кадәр тизрәк аңласын иде дип телим. Ирекне, гаделлекне чикләүче кануннар, кырыс шартлар, куркыту, янау белән хөрлеккә ирешеп булмый. Режим шушы сазлыкка кереп бата барган саен гомерен үзе үк кыскарта.

Ә безнең ише бәйсез мәгълүмат чаралары шушы хакыйкатьне аңлату, халык мәнфәгатьләрен хакыйки кайгырту өчен кирәк. Без күп булсак, сүзебез дә үтемлерәк буласы. Шуңа күрә гәҗитләребезгә язылу кампаниясе барганын онытмагыз. 2нче декабрьдән 12сенә кадәр генә абунәче ункөнлеге буласы. Бары шушы вакытта гына газеталарыбызга саллы ташламалы хаклардан язылып калып була. Тулырак мәгълүмат 1нче биттә.

Искәртәбез, бүген «Безнең гәҗит» кыерсытылган, гаделсезлек белән очрашкан бар кешегә дә ярдәм итәргә, хаклыкны табарга булыша. Ә менә алга таба, мөрәҗәгатьләр бик күп булу сәбәпле, беренче чиратта абунәчеләребезгә ярдәм күрсәтеләчәк. Шуңа күрә форсатны кулдан ычкындырмагыз. Башка газета укып, бездән ярдәм сорау – кабул ителмәячәк.

Бәхет теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии