Бюджет – бик ябык «бәлеш»

Бюджет – бик ябык «бәлеш»

Өсте-өстенә ишелеп килгән борчу-мәшәкатьләр кимесен, илебезгә иминлек килсен, дип теләк белдермәгән кеше сирәктер, бүгенге вәзгыятькә кем генә борчылмый икән?! Украинадагы махсус операция дә озакка сузылды, мобилизация өстәлде, өйрәнү-күнегүләр полигонындагы атыш, Ейск каласында хәрби самолетның торак йорт өстенә егылып төшүе...

Менә шушы фонда ДәүДуманың мөһим документ кабул итеп ятуы күләгә асында калды. Депутатлар 2023нче елга федераль бюджет проектын, шулай ук 2024нче 2025нче елларга якынча бюджетны тәкъдим итә. Бюджетның нинди булуына карап, илнең үсеш перспективаларына, шулай ук халыкның яшәү дәрәҗәсенә бәя бирергә мөмкин. Күрсәткечләргә караганда 2023нче ел җиңел булырга охшамаган. Бюджетта 2,9 трлн. сум «тишек», ягъни чыгымнар шуның кәдар суммага планлаштырылган керемне узып китә. Мондый дефицит безнең ил икътисады өчен бик зур йөк булачак. Ул Эчке тулаем җитештерүнең 2 процентын тәшкил итә. Әле моңарчы бюджетта шундый зур «тишек»нең булганы юк иде.

Әлбәттә урынлы сорау туа. Ямаулыкны каян табарга? Бюджетны әзерләүчеләр, дәүләт кыйммәтле кәгазьләрен чыгарып, инвестицияләр җәлеп итәргә тәкъдим итә. Ләкин бүгенге вәзгыятьтән чыгып анализлаганда, нинди инвестор бу кәгазьләрне сатып алырга теләр икән?! Ышаныч күз алдында кими бара бит. Хәер проект авторларының ниятләре сөендерә, тормышка ашарлыкмы ул, монысы башка мәсьәлә. Әйтик, киләсе елга инфляция 5,5 проценттан артмаска тиеш. Бу быел хөкүмәт билгеләгән инфляциядән 2 тапкырга азрак. Быелгысы 12,4 процент диелә. Хакимият 24нче, 25нче елларга инфляцияне тотрыклы 4 процент дәрәҗәсендә тотарга ниятли. Тик ул быелга да шул 4 процент дип тәгаенләнгән иде. Теләк бер, ә чынбарлык икенче шул. Әлбәттә, быел килеп чыккан вәзгыятькә сылтанырга мөмкин. Көтелмәгән хәл, янәсе.

Бездә акчаның беркайчан да күп булганы булмады. Хәзерге санкцияләр, кризис вакытында бу аеруча нык сизелә. ДәүДумада да, Федерация Шурасында да лоббистлар эш итә, бәлеш кечерәйгәннән кечерәәя, ә аппетитлар арта. Менә шунда кем күпме эләктереп кала ала, шул ота. Кызганычка каршы, сәламәтлек саклау, мәгариф тармаклары елдан ел билбауларын кыса төшәргә мәҗбүр. Дөрес, формаль рәвештә миңа каршы төшәчәкләр, киләсе ел бюджетына, мәсәлән, сәламәтек саклау өлкәсенә бюджет шул ук күләмдә калдырылды, диярләр. Әмма беркем дә планлаштырылган 5,5 процент инфляцияне исәпкә алырга тырышмас. Әле ул шул күләмдә генә булып калса. Димәк сәламәтлек саклауга автомат рәвештә акча азрак эләгә, дияргә була. Бу тармакны аерым анализлаганда, анда аерым юнәлешләргә акча киметелгән. Бу кимү онкологиягә каршы көрәш һәм шулай ук мөһим тармак – балалар сәләмәтлеген кайгырту юнәлешендә сизелерлек.

Мин шәхсән бюджет турында сүз чыкса, шушы сәламәтлек тармагына күз салам. Ел саен хыялланам, әллә нинди программалар кабул ителер, сәламәтлек саклау өлкәсен финанслауга зур акчалар бүленер һәм без ниһаять акча теләнү белдерүләреннән арынырбыз, балаларны, авыруларны терелтергә чит илләргә барырга тиенләп акча җыюдан туктарбыз, дип өметләнәм.

Мәгариф өлкәсендә дә шул ук хәл. Бүген инде Совет чорындагы көчле мәктәп, ныклы белем юк. Тест системасы белән уйларга өйрәнү сәләтеннән мәхрүм калган бала киләчәктә фән кешесе була алырмы? Без, мәсәлән, совет мәктәбе укучылары, белмәгән очракта да фантазиябезне эшкә җигеп өчлелек булса да имтихан тапшырып чыга ала идек.

Тагын бюджет темасына кайтып, 2023нче елда иң кыерсытылган тармак экология булачак. Башта планлаштырылган варианттан кисә торгач, аның өлешен 24 процентка киметкәннәр.

Бюджет пирогының иң майлы калҗасы һәрвакыттагыча көч структураларына, әлбәттә инде саклану юнәлешенә. «Гомумдәүләт сораулары» һәм «Милли икътисад» төркеменә керә алар. Анда күпме тотыла, күпме билгеләнә, мәгълүматларны таба алмадым, табып та булмастыр.

Гомумән бюджет билгеләү, аны бүлгәләү һәрчак күп санлы сораулар тудыра. Аны үзебез сайлап куйган депутатлар кабул итә бит. Ләкин нәкъ менә сорау шул сәбәпле туа да, ул депутатлар үзебез сайлап куйганнар микән, әллә аларны билгеләүләре хакмы, юкса, халык мәнфәгатен якларга тиешле халык хезмәтчеләре бит алар. Ә монда киресенчә, чыгымнар һәрчак социаль тармакка хилафлык китерә. ә ул гади халыкның, шул ук сайлаучыларның кесәсенә тия.

Әнә Татарстанстат хәбәренә караганда сентябрь аенда Татарстанда инфляция 13,7 процентка җиткән. Республикада азык-төлеккә бәяләр, 2021нче елның сентябрь аена караганда, 16,4 процентка күтәрелгән, азык-төлек булмаган товарларга – 13,9 процент, хезмәт күрсәтү – 10,8 процентка кыйммәтләнгән.

Бу рәсми саннар. Ә реаль тормышта үзгәрешләрне без үз күзләребез белән кибет киштәләрендә күрәбез. Кайбер төр продуктлар икешәр тапкырга кыйммәтләнде. Бик күпләр өчен машина, фатир сатып алу буй җитмәслек биеклеккә күчә бара. Әнә РИА Новости тотылган машина өчен татарстанлыларга акчаны 4,9 ел, башкортстанлыларга 5,3 ел җыярга кирәк, дип исәпләп чыгарган. Ә яңа машина алу өчен Татарстанда яшәүчеләргә 8,3 ел, Башкортстан халкына 8,8 ел вакыт кирәк. Белгечләр, акча җыю вакытының тагын да озынаюы күзәтелә, ди һәм моны яңа машиналарга кытлык булу сәбәпле тотылган машиналарның да тиз кыйммәтләнүе белән аңлаталар.

2022нче елда Русиядә яңа машинаның уртача бәясе 2,3 миллион сум, тотылганыныкы – 1,2 миллион сум диелә.

Тикшеренүдә русиялеләр ай саен хезмәт хакының 50 процентын җыеп барса һәм бу акчалар 7,5 процентлы кертем буларак сакланса, дигән фараздан чыгып нәтиҗә ясалган.

Яңа машинага акчаны иң тиз Чукоткада (3.7 ел), Ямал-Ненец автоном бүлгесендә (3.8 ел), Магадан өлкәсендә (4.3 ел), Ненец автоном бүлгесендә (4.4 ел), Камчаткада (4.6 ел) яшәүчеләр җыячак дип тапканнар. Кавказ халкына яңа машина алганчы 10 ел, ә исемлекнең ахырында урнашкан ике төбәктә: Кабардино-Балкария белән Ингушетиядәгеләргә 11,3 ел дәвамында акча җыясы.

Тикшеренүгә ярашлы, тотылган машина алу өчен русияләргә уртача 4,5 ел вакыт кирәк. 2021нче елда бу 3,6 ел булган.

Ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии