Законны кемнәр боза? Гражданнармы, әллә хокук сакчыларымы?

Законны кемнәр боза? Гражданнармы, әллә хокук сакчыларымы?

Мәгълүмат чараларында Ульян өлкәсендә губернатор киңәшчесе һәм «гражданнар өчен хакимият» дип аталган өлкә учреждениесен җитәкләүче 55 яшьлек Светлана Опенышева тирәсендә ыгы-зыгы купты. Түрә Әзәрбайҗанда дәвалау нефтендә ванна кергәндә селфи төшергән һәм «Шоколад күп булмый ул» дип имзалаган. Өлкә губернаторын бу чыгырыннан чыгарган һәм түрәне эшеннән азат итәргә боерган. «Мин отпускларга һәм чит илләргә дә барырга рөхсәт итәм, ләкин тыйнаграк булырга кирәк» дип белдергән ул.

Бу вакыйга әллә ни шаккатарлык та түгел сыман, нафталан (түрә кергән ваннадагы сыеклык шулай дип атала, һәм ул нефтьтән ясала) шоколад түгел, гәрчә арзан булмаса да. Ләкин губернаторның тыйнак булырга чакыруын, мин, акчаңны жәлләп сарыф ит, дип аңламадым, ял ит, дөньяның артына тибеп яшәсәң – яшә, әмма аның белән мактанма, халыкка күрсәтмә, дип әйтергә теләгәндер, дип уйладым.

Ә бүген болай уйларга җирлек бар. Хакимият белән халык арасында бер-берен аңларга теләмәү, соңгы арада шул кадәр күзгә ташлана, ирексездән, уйлап куярга мәҗбүр булам: илләр-көннәр генә имин-тыныч булса ярар иде. Моңа соңгы вакыйгалар: сайлаулар, һәм протест акцияләрен вәхшиләрчә бастыру, әлеге акцияләрдә катнашучыларны, хәтта очраклы гына шушы урынга килеп чыкканнарны эзәрлекләү, төрмәләргә хөкем итү, гаепсезлекләре күз алдында исбатланса да, бернигә карамый реаль сроклар бирү –кешеләрнең ризасызлыгын арттырыр, сабырлык чиләге тулып шартламагае, дип куркам.

Елын хәтерләмим дә, без инде бик күп дистә еллар тезләнгән җиребездән торып басабыз, дип лаф орабыз. Ләкин соңгы вакыйгалар белән Русия, киресенчә, тезләнү генә түгел, дөнья җәмәгатьчелеге алдында сузылып ята түгелме? «Росгвардия» безнең иминлегебезне саклаучы таянычыбыз – горурлыгыбызмы, әллә каратель оешмасымы?

Интернетта видео таралды. 23 яшьлек актер Павел Устинов метро станциясе каршында телефоннан сөйләшеп тора. «Росгвардия» сугышчылары урам буйлап ауга чыккан: кемне тоткарларга, дип эзли. Устинов кырыйга китмәкче була, әмма иминлек саклаучылар аңа ябырыла, һәм моны шул кадәр булдыксыз башкаралар, бер-берсе өстенә егылышып бетәләр. Бер росвгардияче икенче коллегасына бәрелеп иңбашын каймыктыра. Әле җиргә егып салынган, бернинди каршылык күрсәтмәгән егетне резин күсәк белән дөмбәслиләр. Мондый картинаны сурәтләгән видеолар төрле ракурстан бар. Менә шушы егетне, перспективалы актерны, власть вәкилен имгәтүдә гаепле санап, судья Алексей Криворучка 3 ел ярымга төрмәгә озатты. Бу вакыйгага сәнгать әһелләре дә үз протестларын белдерә.

Бу ни? Моңа аңлатма биреп буламы? Рәсми булмаган саннарга караганда, төрмәләрдә, ким дигәндә, 30 процент хөкем ителүчеләр нахакка утыра, дигән мәгълүматлар бар. Үзебез дә андыйларны яклап күп тапкырлар язгаладык. Ә менә бу юлы күрәләтә торып кешене шулай нахакка хөкем итәләр… Бу җәмәгатьчелектә эзсез калырмы?!

Видеолардан күренгәнчә, «Росгвардия» егетләре урамга ауга чыккан, аларга кем булса да барыбер, беренче очраган кешене менә шулай «җыештырып» төяп китәргә генә. Мондый чамасызлык, урысча әйткәндә «беспредел» бүгенге заманда мөмкинме? Сталин репрессияләре вакытында да төнлә аулаганнар бит. Юкса, шушы рәвешле кешеләрне кыйный-кыйный тоткарлау, гарипләндерү, аннан ялган шаһитлык белән нахакка хөкем итү үзе үк җинаять булып тора. Кулын авырттырган һәм Устиновка карата ялган шаһитлык күрсәткән хезмәткәр Лягинга намусы тынычлап йокларга мөмкинлек бирә микән?!

Минем тормышымда да бер күңелсез вакыйга булган иде. Судприставларының башбаштаклыгы аркасында зыян күрдем. Бу хакта без генә түгел, күп басмалар язды. Берничә ел элек иртәнге алтынчы яртыда өебезгә кораллы приставлар бәреп керде дә, мине тоткарларга теләделәр (бу сайлаулардан соң иде, без сайлау участокларында күзәтүче булдык, фальсификацияләрне фаш иттек). Өйдә авыру балалар, гаиләм, ыгы-зыгы купты. Егетләрнең үтә «кыю»лыгына шаклар каттым, үземне соңгы җинаятьче итеп хис иттем. Яхшылап әйтә торгач, һәм бу хакта исем-фамилияләре белән дан-шөһрәт казаначакларын гына вәгъдә иткәч, чыгып, минем әзерләнгәнемне ишек төбендә көтеп торырга ризалаштылар, юкса, минем белән бәдрәфкә дә керәсе иделәрме, белмим. Егетләрнең берсе татар, мине таныды, уңайсызлангандай итте, качмасын диптер, минем машинама утырып барды. Шунда аны оялтырга тырыштым. «Нишлисең инде, эшем шул булгач» ди бу. Мин әйтәм, башка эш тап, намусыңа каршы килми торганны, тарихка начар яктан кереп калмас өчен, якыннарың оялмый торган эш бетмәгән, димен.

Бу егет дәшмәде. Нишләгәндер, белмим, әмма минем белән ялгыш кыланганнарын таныдылар судприставлары. Кыймыйчарак кына гафу үтенергә дә омтылдылар.

Сул приставлары аркасында мәшәкатьләр аннан соң да булгалады, андагы башбаштаклыклардан, чынлап та чәчләр үрә торырлык. Теге чакта, судка бирәм, дигәч, таныш юристларым, приставларга каршы судьялар беркайчан да карар чыгармый, дигәч, тынычландым. Аңларга да була, имансызлар, закон бозучылар җитәрлек, әйтик, шул ук алиментчылар, мошенниклар… аларның башларыннан гына сыйпап эш итеп булмыйдыр, әмма чамасын белергә, бульдозер белән тоташ сукалап барырга ярамый. Менә бу росгвардиячеләр дә бүген урамнардан танкта үтәләр. Качып өлгерсәң, котыласың, өлгермәсәң, сытыласың…

Павел Устиновны нахакка төрмәгә япкан судья Алексей Криворучка, «Росгвардия» хезмәткәре Лягиннар булганда аларның корбаннары күп булачак әле. Ә алар моның өчен өстән рәхмәтле булачак. Лягинны хезмәтендә күтәргәннәр, дип тә язалар әнә. Тик алар белән болай да абруе булмаган полициянең дәрәҗәсе күтәрелерме? Медведев моның өчен күп миллиардлар исраф итеп аның исемен дә алыштырып карады бит. Тик милиция дип аталды ни дә, полиция булды ни? Башбаштаклык, вәхшилек нәфрәтне тирәнәйтә генә.

Бу система законнарны үтәүче нормаль гражданиннан террорчы, җинаятьче, протестчы ясый ала. Әйтик, Егор Жуков эше. Аны протест акциясендә катнашкан, анда идарә иткән, дип хөкем итмәкчеләр иде. Ахырда видеодагы егетнең ул түгеллеге, гаепсезлеге ачыкланды. Ләкин гафу үтенәсе урында аннан башка гаеп эзли башладылар, һәм таптылар: рефератларын, интернеттагы постларын актара торгач, лингвистика буенча белеме булмаган экспертлар аны экстремист дип бәяләде. Әле тикшерү эшләре бара, суд булмаган, ләкин инде егетнең бар исәп-хисап счетлары томаланган, ул бүген ни белән яши, монысы билгесез.

Менә тагын бер очрак: 27нче июльдә полиция вәкилләре бордюрга егып салып, аягын сындырган дизайнер Константин Коноваловны Мәскәүнең Савёлов суды 10 мең сумга штрафка тартты. Аны протест акциясе башланганчы ук тоткарлаганнар һәм имгәткәннәр, ул гаепле дә икән…

Шулай ук Мәскәүдә протест чараларында полициягә карата көч куллануда гаепләнеп Евгений Коваленков өч ел ярымга, Кирилл Жуков өч елга ирекләреннән мәхрүм ителде.

Коваленко 27нче июльдә полиция хезмәткәре Евгений Терещенконы этеп җибәрүе, соңрак «Росгвардия» хезмәткәре Максим Салиев ягына таба чүп савыты ташлауда гаепләнде. Ә Кирилл Жуков «Росгвардия» хезмәткәренең шлемына кулы белән тиеп китеп, битен «авырттырган» өчен өч елга гомум тәртипле колония хөкеме алды.

3нче сентябрьдә Иван Подкопаев һәм Даниил Беглец өч һәм ике елга ирекләреннән мәхрүм ителде. Алар да полиция хезмәткәрләренә карата көч куллануда гаепле дип табылды.

Киңкүләм чуалышлар һәм хакимият вәкилләренә һөҗүм итүләр турында «Мәскәү эше» дип аталган җинаять эшендә 17 гаепләнүче бар иде. Аларның берсе – чыгышы белән Уфадан булган, Мәскәүдә эшләүче Айдар Гобәйдуллин. Ул Мәскәүнең Төньяк административ бүлгесенең полиция хезмәткәре Артем Киловка пластик шешә ыргытуда гаепләнә.

Болардан чыгып, полициядә, юктан гына да әхлаки зыян күрерлек үтә дә нечкә, тик торганда да уалып китәрлек бәллүр затлар эшли, дип нәтиҗә чыгарырга була. Ә видеоларда алар киресенчә күренә, кешеләрне егып салып таптыйлар, типкәлиләр, хатын-кызларның чәчләреннән сөйрәп йөриләр, имгәтәләр. Тик көч куллану, имгәтү өчен әлегә чаклы көч структурасының бер вәкиле дә җавап тотканы юк.

Куркыныч булып китә. Урамга чыгу шүрләтә. Бүген җинаятьчеләрдән түгел, полициядән өркергә кирәк бугай.

Хәтерлисездер журналист Иван Голуновка наркотик ташлап төрмәгә ябып куймакчылар иде. Журналистлар, җәмәгатьчелек кузгалып кына әлеге заказлы хөкем булмый калды. Тик кемнәрдер эшләреннән алынса да, әлеге эшне оештыручы полицейскилар турында сүзләр ишетелми. Ләкин соңгы вәзгыятьтән күренгәнчә, хәзер уңайсызлык тудыручыларны наркотиклар ташлап хөкем итү иске метод булып калырга мөмкин. Теләсә кемне тотып ябарга була. Ә чын җинаятьчеләр иректә, чын террорчылар үз эшләренә әзерләнә торгандыр. Кызганыч, бүген властьта алар кайгысы юк бугай, протест белдерүчеләрдән дә куркыныч җинаятьчеләр була да алмый алар өчен.

Нишләп бетәрбез. Мин торган саен үзебезнең эшчәнлегебез өчен дә курка барам. Ләкин күңелдә өмет бар: бар да росгвардияче сержант Лягин, судья Алексей Криворучка түгелдер. Әнә Бурятиядә «Росгвардия» хезмәткәре Виктор Хоржиров тыныч протестларда катнашучыларны тоткарламаска чакырып, үзенең хезмәттәшләренә видеомөрәҗәгать чыгарды. Аның сүзләренчә, мондый чараларда катнашучыларны тоткарлау фәрманы – җинаятьчел, шуңа күрә «Росгвардия» хезмәткәрләре аны үтәмәскә хокуклы.

«Без шәһәрне камап алган репрессияләргә каршы. Сәяси тоткыннарга азатлык! Тоткарлаулар канунсыз булды. Хөрмәтле «Росгвардия» хезмәткәрләре, ачыктан-ачык җинаятьчел булган фәрманнарны үтәмәвегезне сорыйм, сез бит кемнеңдер баласы, абыйсы, апасы, ире, зинһар вәкаләтләрегез кысаларыннан чыкмагыз», – ди ул.

Хоржиров «Сибирь.Реалии»га белдерүенчә, әлегә аны эшеннән алу турында фәрман булмаган, хезмәттәшләре видеомөрәҗәгатькә уңай бәя биргән. Бурятиядә дә тоташ кулга алулар, протест чаралары тынмый.

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Законны кемнәр боза? Гражданнармы, әллә хокук сакчыларымы?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии