Ул җәмгыятебез продукты

Ул җәмгыятебез продукты

Мин бу баш мәкаләмне узган атнадагы саныбызга әзерләгән идем дә, сезнең хозурыгызга тәкъдим итәргә насыйп булмады. Казандагы фаҗига, мәктәптәге атыш бар халыкны аяктан екты, шул исәптән мине дә телсез-өнсез калдырды. Бар язганны чүпкә аттым да, аның урынын ашыгыч язмалар урын алды. Бүген шуңа өстәп, яңасын язам. Сүзем Бөек Җиңү, аның дивидендлары белән яшәргә омтылуыбыз, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын калкан итеп бүгенге пропагандада куллану, патриотизмның асылы турында иде. «Мы на Берлин», «Можем повторить», «Отомстим» ише шигарьләр күтәреп йөрү, машина тәрәзәләренә шундый стикерлар ябыштыру… кемгә ничектер минем үземә алардан бик читен, хәтта оят. Шушы лозунгны ябыштырган малай-шалайның аның мәгънәсен рәтләп аңламавы чыгырымнан чыгара. Безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез урынында калсалар, нишләрләр, ул лозунгларны кая кыстырырлар иде икән, дип сорап куям. Аллам сакласын, бу патриотларның ватаныбызны сакларга сәләтле булуына шигем туа. Бәйрәм мәйданнарында кулларына сыра тоткан исерекләрне күргәч, ата-бабаларыбыз алдында оят булып китә. Нәрсә-нәрсә, Җиңү көне исерекләр туе, тамашасы булырга тиеш түгел.

9 май олуг бәйрәм. Ялгышмасам, зур тантаналар белән беренче тапкыр аның 25 еллыгы билгеләп үтелде, һәр авылда һәйкәлләр булдырылды. Хәтеремдә, без башлангыч класс укучылары катнашында авылымда кайтмый калган авылдашларым хөрмәтенә һәйкәл ачылды.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең әһәмияте чынлап та әйтеп бетергесез. Әгәр безнең әби-бабайларыбызның фидакарьлеге булмаса, белмим, без бүген кайда, кемнең колы булыр идек. Совет солдаты Совет кешесен генә түгел, Европаны коллыктан коткарды, ирек яулап алып бирде. Әмма җиңгән һәм җиңелгән илләрдән яхшырак яшибезме? Азатмы соң без? Сүз иреге ни дәрәҗәдә ирекле? Кызганыч, ирекләр кысыла, законнар катгыйлана. Чөнки бүгенге вәзгыятьтән ризасызлык протестлары көчәю ихтималына хакимият җан-фәрман әзерләнә. Ирекле уйлау, ризасызлык кискен рәвештә бастырыла. Юкса, полиция күсәге төшәргә, эшсез калырга, гаиләң эзәрлекләүләргә дучар ителергә мөмкин. Шулай булгач, безнең бабайларыбыз ни өчен кан койган булып чыга, ирекле азат тормыш барып чыктымы?

Әйе, 2нче Бөтендөнья сугышында җиңү бар кешелекне фашизм афәтеннән арындырды. Сүз дә юк, бу җиңүдә Совет иленең өлеше чиксез. Әмма ул уртак җиңү, уртак казаныш. Ләкин бу мәсьәләдә дә эгоизм белән сугарылган тарихны алга сөрәбез. Нәтиҗә күз алдында: 2005нче елда Бөек җиңүне билгеләп үтәргә дөнья илләренең 70 лидеры килгән булса, бу юлы Путин янында Таҗикстан президенты Имамгали Рәхман гына басып торды. Монда коронавирус кына сәбәп түгел. Без ялгыз. Безгә якын килергә тырышучылар да акчага өметләнеп кенә елыша.

Милитаристик рух югары дәрәҗәдәге трибуналардан яңгырый, телевизор экраннарыннан ачыктан ачык янаулар ишетелә. Дошманнар исемлеге булдырыла. Әнә Дмитрий Соловьев телевизор аша үз театрында актерлары белән бергә (Федераль телеканаллардагы ток-шоуларны мин театр-спектакль дип саныйм) дөнья океанының буш урыннарында атом-төш коралларын кулланырга чакыра, янәсе НАТО илләрен куркытыр өчен. Экстремизмга чакыру дәүләт телевидениесеннән яңгырый, болай барса, әбиләребезнең, сугышлар гына булма күрмәсен, дигән догалары кабул булсын, дип кенә теләргә кала. Әйтерсең, НАТО гаскәриләре безнең бомба шартлатканны карап торачаклар. Дмитирий Соловьев атом бомбасын Италиягә төбәргә чакырмый үзе, аның анда виллалары бар бит…

Инде менә 76нчы җиңү язын каршыладык. Бик аз калган ветераннарга 10ар мең сум акча өләштек, хөрмәт йөзеннән. Алар аз, казнага әллә-ни зур чыгым булмагандыр. Ә менә сугыш чоры балалары, сугыш ятимнәре, тыл хезмәтчәннәре бүген үпкәле. Аларны искә дә алучы юк. Әйтерсең, җиңүдә аларның өлеше булмаган. Әйтерсең, ул сабыйлар өлкәннәр белән иңгә-иң торып фронт өчен эшләмәгән. Әйтерсең, алар ач-ялангачлыкны күрмәгән.

Миллиард сумнар исраф итеп парадлар оештырудан күптән баш тартырга вакыт. Бабайларыбыздан калган техника-коралны мәйданга чыгарып кемне өркетәбез?! Бүген нинди казанышыбыз бар, дөньяга селкеп мактанырлык?! Казанышларыбыз белән масая алмаганда, менә шул узган җиңүләр белән мактанырга, менә шул бабайларыбызның казанышлары тирәсенә елышырга гына кала. Милитаризмны тормыш өлгесе итеп алудан, дошман эзләүдән кем ота, туктаусыз янаулардан ни файда?! Минемчә, бу җәмгыятьнең кешелек сыйфатларын югалтуына гына китерә. Аңлашыла, Совет чорыннан калган идеология калканы – без дошманнар чолганышында, безне юк итәргә телиләр, иминлегебезне сакларга әзер торыйк, дип яшәү эчке проблемаларны оныттырырга булыша булышуын. Әмма бүгенге вәзгыять шартларында бу да озакка бара алмас. «Сугышлар гына була күрмәсен», «Моннан да яманрак булмасын, Аллаһка шөкер ашарга ипиебез бар» дип яшәүчеләр дә вәзгыятьне аңлый бара. Чөнки почмаклардагы телевизор белән суыткыч арасындагы тартыш, соңгысы хисабына өстенлек ала төшә. Бәяләрнең ни дәрәҗәдә үсү сәбәпләре турында тәфсилле язманы 3нче биттән укып танышырсыз. Шуны гына әйтәм, ара-тирә җитештерүчеләргә бармак янасалар да, бәяләрне күтәрмәскә фәрманнар яңгыраса да, Президент та, хөкүмәт тә бүген бәяләр белән идарә итә алмый. Юкса, бәяләрнең чүпрә кебек күперүен аңлата алучы булыр иде. Әле бу чик түгел. Һәм болай дәвам итсә, сабыр кыллары да өзелергә мөмкин.

Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин еллык хисап тотканда хәерчелек өчен халыкның үзен гаепләргә тырышты. Янәсе ул яшь чакта өстәмә эшләр табып акча эшләгән. Вакансияләр күп, әмма эш сораучылар юк, ди ул. Вакансияләр чынлап та җитәрлек, әмма хезмәт хакы җан асрарлыкмы, гаиләңне тәэмин итәрлекме? Бәлкем бик күпләрнең икешәр эштә, икешәр ставка эшләгәнен хакимияттә белмиләрдер. Кечкенә булса да пенсиягә башкалар кебек чыга алмаган өлкәннәрнең дә җан-фәрман дөнья көтәргә мәҗбүр булуларын аңламыйлардыр… Чөнки ипотекалар, кредитлар түләп банкларның ач аппетитын туендырасы бар. Ата-ананың бүген гаиләсенә, балаларына вакыты калмый. Мәктәпләр кәгазь бюрократиясенә күмелде. Балаларыбыз болганчык интернет упкынында, аларның үз дөньясы. Иман, намус дигән төшенчәләрнең асылын аңламаучылар күп. Ахырзаманга таба атлап түгел, самолет тизлегендә очабыз сыман тоела. Кыямәткә якынлашуның төп билгеләренең берсе – ата-ана үзенә яңа алла уйлап табар, дигән. Ул бүген безнең балаларыбыз. Алар хәзер горшокта та «талантлы» утыра, сокланып туя алмыйбыз. Аның янында укытучылар да, башкалар да йөгереп кенә йөрергә тиеш. Бүген укытучы укучысына ялгыш кына да шелтә белдерә алмый, бала һәрчак хаклы, ата-ана укытучының башын ашаячак, аның алтын-зөбәрҗәтенә сүз әйткән өчен… Һәм бала әнә шулай эгоист булып җитлегә, ул түгел, барысы да аңа бурычлы, дип аңлап үсә. Казый Җәлил хәзрәт Фазлыйның бер сүзе исемнән чыкмый, балага Аллаһы турында сөйләмәсәң, аннан соң Аллаһыга балаң турында күп сөйләрсең… Әнә шуннан һәм интернет, телевидение бозыклыгына чумып тәрбияләнгән имгәкләр барлыкка килә дә инде җәмгыятебездә. Бар дөньяны тетрәнергә мәҗбүр иткән хәшәрәт-вәхши Илназ Галәвивев тә шундый умырткасыз җәмгыять продукты ул. Аны бүген «стрелок» дип атаучыларга минем саруым кайный. Бу аны геройлаштыру сыман тоела. Аның исемен дә әйтергә ярамый дип саныйм, әйткәндә дә янында фамилиясе урынына кабахәт, вәхши тамгасы булырга иеш. Бу кешегә гафу юк, бу дөньяда да, тегесендә дә. Күпме кайгы, күпме хәсрәт алып килде ул. Без таныш булмаган кешеләрнең фаҗигасен шулай йөрәгебезгә кабул иттек. Ә үзебез шул хәлгә тарсак… Аллаһ сакласын. Моны күз алдына китереп булмый, ә кичерергә язганнарга Аллаһ сабырлыкларын бирсен.

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Р.S. Сүз уңаенда исегезгә төшерәм: 7 – 17нче июнь аралыгында газеталарыбызга ташламалы язылу мөмкинлеге бар. Бары шушы ункөнлектә генә «Безнең гәҗит» 98 сум 94 тиенгә, ә «Шифалы гәҗит» белән «Серләр гәҗите»нең һәркайсы 31 сум 50 тиенгә арзанрак буласы. Мөмкинлекне файдаланып калыгыз.

Комментарии