АКШ президентлы, банкларыбыз банкрот, ә ярдәм ашыга алмый…

АКШ президентлы, банкларыбыз банкрот, ә ярдәм ашыга алмый…

Тагын берничә көннән без гомер буе сөймәгән, шул ук вакытта аңа көнләшеп караган һәм хисаплашырга мәҗбүр булган Америка Кушма Штатларында яңа президент үз вазыйфасына керешәчәк. Барак Обама вәкаләтләре 20нче гыйнварда чыга. Мин инде, Трамп дигән кешедә бездәге мәшһүр кыңгыраулы сәясәтче Жириновский чалымнары бар дип әйтеп, Трамп сайлануга бөтен ил, аеруча ДәүДума депутатларының бәйрәм итүләренә шаккаткан идем. Иң гаҗәбе түрә-кара гына түгел, гади халык бәйрәм итте. Бу хакта яздым да: Эхо Москвы радиосына бер бабайның шалтыратып куанычы белән уртаклашуы ни көләргә, ни еларга бирмәде – пенсионер, ниһаять, чын-чынлап яхшы итеп яши башлыйбыз, диде. Әйтерсең, Дональд Трамп АКШның баш җитәкчесе булса, бездә пенсияләр, хезмәт хаклары арта, товарлар арзаная, юллар тигезләнә, биналарыннан Кытай товарлары белән сәүдә итүчеләрне куып чыгарып, завод-фабрикалар эшләп китә… Менә шундый беркатлы сәясәткә тоташкан вәзгыять һәм үтә сабый караш. Бу бит берничә кеше фикере генә түгел: Трампка гашыйк булучыларны юлымда адым саен очратам.

Инде вәзгыятьне үзем аңлаганча, сүтеп җыеп карыйм. АКШ ул демократик дәүләт, анда Аллаһы Тәгалә үзе төшеп президент булса да, революция ясый алмый. Оныттыгызмыни, 1998нче елда, кайчандыр үткән гыйшык уены өчен, ул чактагы президент Билл Клинтон канәфиеннән чүттән генә очмады. Минем уйлавымча, АКШта алга таба президентка импичмент белдерү процедурасы бер генә тапкыр кузгалмаячак. Дональд абый шау-шулы кеше, аның үткәне, чыгышлары канәфиендә утырып калу өчен аеграк акыл белән эш итәргә кирәклегенә искәртә.

Нигә кирәк безгә әллә кайдагы АКШның башлыгы, диярсез. Кирәк шул, ничек кенә горур булып кыланырга тырышсак та, Русиягә АКШтан башка булмый. Мин аңлыйм, Трамп сайлану белән санкцияләр алыныр, дип куандык. Гәрчә, санкцияләр эчке җитештерүне стимуллаштыра, ул безгә файдалы да әле, дип сөенсәк тә… Нигә җитештерүнең моңарчы санкцияләрне көтеп ятканын гына аңламадык. Инде байтак вакыт узды, анысы, «стимул» сизелә, дияргә мөмкин түгел һаман.

Инде аңлап карыйк. Санкцияләр ни өчен кертелде? Әйе, Кырым, Украина өчен. Америкада бу нисбәттән кәефләр үзгәрмәде. Трамп әфәнде авызыннан да санкцияләрне йомшарту турында сүз чыкмады, ул аны әйтә дә алмый, чөнки болай да аның сайлануында Русия кулы уйнады, дип гаеплиләр, аннан ул бөтенләй махинацияләр ярдәмендә хакимияткә килгән булып чыга. Сайлауларда Русия кулы уйнау ихтималын ул үзе дә кире какмады. Ак йортка күчәргә җыенган бу абыйның, киресенчә, кырысрак булуы да ихтимал, үзенең Русия белән бәйләнеше булмавын исбатлау өчен. Гәрчә, бу нисбәттән махсус хезмәтләр, Русиядә Трампка җитди компроматлар бар, дип ышандырса да… Кыскасы, 2017нче ел журналистлар өчен темаларга бай булыр дип фаразлыйм. Инде берничә айдан ук юнәлешләр чамаланыр.

Трамп сөйләмендә ике нәрсә истә калды: беренчесе – АКШның эчке проблемалары җитәрлек, халыкара жандарм вазыйфасыннан читләшергә кирәк дисә, икенче яктан ул саклану куәтләрен арттыру яклы. Беренчесе безнең өчен файдалы, юкса, дөнья вәзгыятендә АКШ һәрчак гадел булды, дию һич мөмкин түгел. Террорчылар, шул ук Русиядә тыелган ИГИЛ вәхшиләре барлыкка килүдә дә АКШның роле исе сизелә. Гыйракны нахакка тар-мар итүен инде дөнья да таныды… Ә инде икенче нияте мине борчый. АКШ кораллану максатын алга куйса, Русиягә кыенга туры киләчәк. Безгә болай да саклану куәтләребез бик авыр бирелә. Без икътисадый яктан гына түгел, хәрби куәтләребез буенча да бик нык калышабыз. Моның өстенә Кырым һәм Украина белән бәйле вәзгыятьтә дә артка чигенә алмыйбыз. Шулай булгач, алга карасаң да юк, артка карасаң да… диләрме әле?! Димәк, бар өмет өметтә булып чыга.

БАНКЛАР МӘТӘЛӘ, ГАЕПЛЕЛӘР ЮК…

Инде шулай АКШтагы хәлләр турында сөйләп үзебездәгене телгә алмасам, ярамас.

Татарстан бүген кече эшмәкәрлекне җирләүче төбәккә әйләнде. Домино принцибы нигезендә банклар бер-бер артлы ишелә. Башта «Татфонбанк», аннан «Интехбанк», менә әле генә «Болгар банк» ябылды. Бу нисбәттән, «Безнең гәҗит» газетасы редакциясе дә кыенлыклар күрә. Дөрес, акчабыз югалмады, әмма финанс эшчәнлегебездә кыенлыклар туды. «Болгар банк» белән «Интехбанк»тагы исәп-хисап номерларыбыз сафтан чыкты. Ел ахырына саклаган аз гына акчаларыбыз да шунда калды, аларны кулыбызга төшергәнче, яңа исәп-хисап номерлары булдырганчы, һәм стабиль эшли башлаганчы вакыт кирәк (тәфсилле язма газетабызның 7нче битендә).

Шунысы борчый, банклар мәтәлде, тик минем әлегә кадәр Тикшерү комитетларыннан, прокуратуралардан ниндидер аңлатмалар, кемнәрнедер кулга алулар турында белдерүләр ишеткәнем юк. Меңәрләгән эшмәкәрләрнең, кертем ияләренең акчалары янды. Шәхси эшмәкәрләр һәм физик зат кертем ияләре бары тик 1 миллион 400 мең сумнарын гына кайтара ала. Ә калганнары яна. Шулай ук предприятиеләр дә бер тиен дә акчаларын ала алмый. Мин үзем дә салымнарны, взносларны кесәмнән түләдем. Юкса, анда ташлама юк, банк харап булдымы, юкмы… Түлә, юкса пенялар, штрафлар көтә. Менә шул югалган акчалар кайда икән? Кем белә? Ау, хокук сагында торучылар, көч структуралары, сез кайда? Майны кем ашаган?

АШЫГЫЧ ЯРДӘМ АШЫГА АЛМЫЙ

Петропавловск-Камчатскийда автоледи Ульяна Лобанова ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгән. Нәтиҗәдә 21 яшьлек авыру егет табибларны көтеп ала алмый, җан бирә. Машина иясе белән җәнҗал булган арада, ЮХИДИ хезмәткәрләре килеп җиткән. Медиклар караңгы урыннан подъездга кадәр җәяү барырга курыкканнар, чөнки машинадагы яшьләр үзләрен бик агрессив тоткан. Ульяна участок сайлау комиссиясендә хәл иткеч тавышка ия әгъза санала, зур предприятиедә кадрлар инспекторы. Машинада ире дә булган, анысы турфирма директоры. ЮХИДИ инспекторлары бу ханымга 500 сумлык штраф вәгъдә итә. Интернетта, аларны кырыс җинаять җаваплылыгына тарту буенча петициягә имза җыялар. Депутатлар мондый машиналарга юл бирмәү очраклары буенча җитди җәза билгеләү турында уйлана.

Әлеге ханымга, әлбәттә нәфрәт белән генә карарга мөмкин. Әгәр бу агрессив кешеләрнең үз якыннары авыр хәлдә булган булса…

Гүзәл затларыбыз үпкәләмәсеннәр, мин аларга машина йөртү таныклыгын бирүне катгыйрак тест үткәреп оештырыр идем. Чөнки тормышымда булган берничә вакыйга шулай уйларга мәҗбүр итә. Узган ел ахырында гына булган очрак – спортзалдан чыгу юлы тар, минем арттан да машиналар тезелгән. Ләкин чыгып җитәм дигәндә генә бер машина туктаган. Ни булган дип берничә минут торгач, чыгып карарга булдым. Баксаң, ике машина кара-каршы басканнар да, тик утыралар. Икесендә дә хатын-кыз. Безнең полосада машиналар туктаган. Димәк, без беркая да китә алмыйбыз. Ә каршыда киреләнеп утыручы чибәркәй 1 метр артка чигеп безне уздыра ала. Аңлатып карыйм, тик теге: «Мин дөрес юлда, әнә туктаган машиналарны күчер!» – ди. Телефонымны алып төшерә башлагач, үз адресыма шактый тозлы сүзләр, янаулар ишетергә туры килде… ГАИ чакырам, дигәч кенә 1 метр артка чикте һәм безнең рәткә тезелеп баскан колоннабыз әсирлектән котылды.

2010нче ел карлы булды бит. Ишек алдына да кереп булмый, нинди тыкрык ачык – шуннан йөрибез. Мин җәяү. Шунда тезелеп баскан колоннаны бер яшь кенә чибәркәй үзенең МАЗДА-3 машинасы белән үткәрми, 1 метр артка чигенсә, кереп торырга кесә дә бар үзе… Үткән җәяүлеләр дә түзми, әйтеп карый. Ирләр, артка йөри белмәсәң, чигереп бирәбез дип тә карый… Ләкин үз сүзендә торды теге чибәркәй. Юк. Әнә сезнең юлыгыз, ди, тезелеп туктаган машиналарга төртеп… Ахырда егермеләп җыелган колонна, акрынлап артка чигеп теге мадамны уздырды. Мондый очраклар бихисап. Хатын-кыз шоферларның юл бирмәүләре, йөртү культурасы аксаграк… үз күзләрем күргәнне әйтәм. Шулай булгач, Камчаткадагы вакыйгага аптырамадым. Әле фаш ителмәгәннәр никадәрдер. Хатын-кыз ишектән алдан кереп өйрәнгән, юлда да шулай дип беләдер…

Юлда йөрү культурасын, кагыйдәләрне санга сукмаучы ирләр дә җитәрлек. Әмма мин әле өстә сөйләгәндәй вакыйгаларның ирләр белән бәйлеләрен очратканым юк. Күргәннәремнән берничәне генә атадым.

Инде Камчаткадагы ханымны хөкемгә тарту буенча петициягә килгәндә, аның җыелачагына ышанам. Кануннары да кырысланыр, әлбәттә андыйлар 500 сум штраф белән генә калырга тиеш түгел. Әмма безнең юлларыбыз мондый ашыгыч хезмәт машиналарына юл бирерлек хәлдәме? Кайчагында артыңнан кычкыртып тагылып килә ул, нишләргә белмисең… Чара таба алмыйсың, үзең уйлыйсың машинада кемдер үлеп ятадыр, кемдер ярдәм көтә… Мондыйга да юлыкканым бар. Бу очракта да юл бирмәдең, дип хөкемгә тартырлармы?!

Ашыгыч ярдәм, еш кына үзе дә ашыкмый. Бу очракта бу канун аларга җаваплылыктан качу өчен аклану чарасы булмасмы?

Сораулар күп, ә шулай да аларны күргәч һәрчак якыныбызны уйларга кирәк, кемдер бәлагә тарган бит… Тырышырга, юл бирергә, ярдәм итәргә…

Һәркайсыбызга иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

АКШ президентлы, банкларыбыз банкрот, ә ярдәм ашыга алмый..., 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии