Митинглардан куркасымы?

Митинглардан куркасымы?

Тагын бер атна узып китте. Навальный кайтканнан соңгы ыгы-зыгы кайнарлыгы сүрелә. Оппозиционер тарафдарлары тәкъдим иткән акция – ишегалларында фонарь яндыру чарасы рухи күтәрелеш тапмады. Массаларны артыннан ияртә алырлык лидер булмау сиздерә үзен…

Дөрес, 23нче, 31нче гыйнвар каршылык чараларында тоткарланучыларны яклап Казанда рөхсәт ителгән митинг узды. 200 кешегә генә рөхсәт бирелсә дә, анда меңләп кеше катнашты, диелде. Һәм бу Навальный шау-шуы белән бәйле рөхсәт ителгән каршылык чарасы булды. Рөхсәт алуга ирешүне бик күпләр могҗизага тиңләде. Ул Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховның каршылык чараларына чыгучы яшьләр белән контакт урнаштырырга тырышуы җимеше булырга мөмкин. 31нче гыйнварда министр Камал театры мәйданында җыелган халык янына чыгып, аларны конструктив диалогка чакырган иде. Җәмәгать акцияләрен хакимият белән килештерергә һәм Казан мэриясенә гариза бирергә киңәш итте.

Аннан соң икенче фаразым да бар: аз гына ризасызлык активлыгыннан да шүрләп калган хакимият, Казан үрнәгендә сынап карамакчы булгандыр: әгәр каршылык чараларына рөхсәт бирсәң, ни була икән янәсе.

Изображение удалено.

«Казандагы чүп яндыру заводына – юк!» хәрәкәте активисты Газизә ханым митингка милли киемнән, кулына ершиклар бәйләме тотып килгән. Ул ОМОНны балаларыбызны кыйнауда гаепләде. Татарча чыгыш ясады. Митингта сәяси репрессияләргә каршы чыгышлар күп булды, «Патшаны алырга!», «Сәяси тоткыннарга ирек!» кебек шигарьләр кычкырылды.

Берни булмый, Казанда да берни булмады. Берничә кешене кулга алуларны исәпкә алмаганда. Күсәк, жандарм тәртипләре ул вакытлы күренеш. Гыйнвар ахыры акцияләрендә ун меңнән артык кеше тоткарланды. Көч структуралары бик тупас кыланды. Әле дә административ җәза үтәүчеләр бар, болар штраф белән җәзаланганнар гына түгел, төрле срокларга тоткарланган, ирекләре чикләнгәннәр. Кыскасы, резин күсәкләр, электрошокерлар белән кешене куркытып була, әмма буйсындырып булмый. Бүген тоткарланган 11 меңләп кеше изоляторлардан рәхмәт укып чыгачакмы? Белмим, якыннарының кайдалыгын да белмәгән, көч структуралары тарафыннан кыйналган активистлар алга таба тынычланачакмы? Аларның арасында очраклы килеп эләккән, нахакка хөкем ителгәннәр дә күп бит. Моңарчы сәясәт белән кызыксынмаганнар да, гаделсезлектән ризасызлар сафына басмасмы? Әлбәттә, ул инде бүгенге вәзгыятькә мәдхия укымас. Бүгенге хакимият, тулы бер массаны дошман итеп куймакчы. Законнарны тагын да кырыслатып кына, кыйнап кына бу халыкны буйсындырып булмаячак. Исән-имин булсак иде дә бит. Никтер эчем поша. Революцияләр кичерәсе килми. Аны хәзерге татар әдәби теленә түнтәреш дип тәрҗемә итәләр. Менә түнтәреш сүзе куркыта да. Түнтәргәндә түнтәрүчеләр, тапталып калучылар күп булыр. Демократик сайлаулар, гадел кануннар мондый куркыныч борылышларны үтеп китәргә булыша алыр иде дә, тик бу хакыйкатьне аңлаучы күренми әле…

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии