Хәерчелек бетәмени?

Хәерчелек бетәмени?

Русиядә ярлылар саны кимегән. Росстат хәерчеләрне яңадан санап караган да, аларның моңарчы күрелмәгән күләмдә кимүен теркәгән. Мәсәлән, хәтта иң нәни хезмәт хакы алучылар саны да 15,3 млн кешегә калган. Мондый хәл соңгы 30 ел эчендә күзәтелмәгән булган.

Моңа сөенергәме? Белмим, телевизор, көнбатыш санкцияләренә карамастан илебез ныгый гына, дип куандырырга тырышса да, халыкның кереме кими бара. Моны шәрехләп торасы юк, кибетләрдәге бәяләргә, коммуналь түләүләр кәгазенә күз салу да җитә. Шулай булгач хәерчеләрнең кимүенә бик ышанып бетәсем килми. Мөгаен, икътисади үсешне, һичьюгы, хыялда гына булса да тотрыклы итеп күрсәтү өчен санау технологиясен үзгәртү дә җитә. Бу санауны инде берничә тапкыр үзгәртүнең шаһиты булдык. Илдә моннан соң 13 мең ярым сумнан күбрәк керемең бар икән, димәк син хәерче түгелсең. Бары тик аннан да азрак алучылар гына хәер сорашырга, дәүләт ярдәменә кулын сузарга лаек. Күңелне шомландыручы статистика менә шулай матурая бара. Әле 1 ел элек кенә хәерчеләр саны 21 млн иде бит. 2022нче елда хәерчеләр статусындагыларның баеп китүенә, башлыча социаль түләүләр сәбәпче, дип күрсәтелә. Бу бигрәк тә 4нче кварталда сиздергән.

Росстат 2021нче елның ахырында билгеләнгән «хәерчелекнең чиге» күрсәткеченә таяна. Ә аңарчы чик дип яшәү минимумы санала иде. Яшәү минимумын беләбез: ул минималь куллану кәрҗине бәясе. 2021нче елга кадәр 11653 сум булса, 2022нче ел ахырына 13919 дип билгеләнде. Ә 2023нче елга 14375 сум булды. Быел минималь хезмәт хакы да 15279 сумнан ким булырга тиеш түгел. Әлбәттә элекке минималь яшәү кәрҗине бәясе белән үлчәгәндә хәерчеләр саны күбрәк күренә иде. Хәерчелекнең чиген ник нәкъ менә 13500 сум белән билгеләгәннәренә аңлатма таба алмадым, үзем дә аңламыйм. Ә болай, күз ачылсын өчен, икенче төрле саннарга, башка статистикага да игътибар итәргә кирәктер. Әйтик, икътисади фәннәр кандидаты, финанс аналитигы Михаил Беляев «Московский Комсомолец» гәҗитенә биргән аңлатмасында узган ел халыкның реаль кереме 0,8 процентка кимүен, ә инфляциянең хәтта 16 процентка өскә сикерүен искәртә. Шул ук вакытта уртача хезмәт хакының 64 мең сумга җитүен дә җиткерә. 64 меңне, мәсәлән, мин белгәннәр арасында алучылар юк югын. Бу теге мәгълүм мәзәк, ун баланың 9ы кәбестә ашап, берсе ит белән сыйланганда, уртача голубцы ашыйлар, дигән нәтиҗә сымандыр инде.

Матур, сөендерә торган хисаплар буенча Татарстан да калышмый. Газетабызның узган санында басылган хәбәребез белән без авылда яшәүчеләрне сөендердек. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы күләмен аена 39 мең сум дип белдерде. Хезмәт хакы буенча районнар рейтингында беренче өчлектә Яшел Үзән, Тукай, Әлмәт районнары, анда хезмәт хакы – 51-59 мең сум. Апас, Балык Бистәсе, Әгерҗе районнары – ахыргы урында. Анда уртача хезмәт хакы – 24107 сум.

Авылда элек-электән азрак иде хезмәт хакы. Менә шәһәрдә умырып алалар ичмасам. Шул сәбәпледер Росстат мәгълүматлары буенча уртача хезмәт хакы Татарстанда – 50 456 сумга җиткән. Авыл артка сөйрәмәсә бу күрсәткеч зуррак булыр иде дә. Тик сиңа-миңа-башкаларга бүлгәч, больницадагы авыруларның уртача температурасы килеп чыга.

Ашаган белми, тураган белә диләр бит. Инде «турап» карыйк. Иң элек күршеләрегезгә күз салыгыз. Мөгаен синең генә хезмәт хакың 50 меңнән түбәндер, ә ул типтереп яшәрлек эшлидер... Хөрмәтле «Безнең гәҗит»челәр мин сезгә «өй эше» бирәм. Кемнәр шулай күп алып яши икән? 40 мең тирәсе чыга, хезмәт хакым начар түгел, дигән разыйлыкны шәхсән минем үземнең ишеткәнем бар. Тик алар күп түгел. Шулай булгач, хәлвә дип күпме генә тәкрарласаң да, авыз балланмаган кебек, мәгълүмат чараларында, бөек мөнбәрләрдә яңгыраган матур саннар сөендерми. Кесәне капшап карагач бик яхшы сизелә ул.

Инде хәерчелек чиген билгеләгән 13 мең сум ярымны «турап» карыйк. Гыйнвар аена минем фатирыма коммуналь түләү кәгазендә 13400 сум түләрсең дип язып китерделәр. Ә редакциябез урнашкан 59 квадрат метрлы фатирга 8 мең сумга якын түләттеләр. Әле ашыйсы, киенәсе, дарулар аласы... Хәерче статусын билгели торган акча туралып беттеме? Менә шулай шушы чикне билгеләгән гениаль экспертлар яшәп карый ала микән бу акчага? Хәер, әле шушы акчага көн күрүчеләр дә 15 миллионнан арта бит. Ничек санасаң да – шул, аркылыга узсаң да, буйга сузсаң да – шул. Шулай булгач, никтер телевизордагы тормыш мине сөендерми. Сакаллы мәзәк бар бит: Совет мәктәбендә беренче класста укытучы, бәхетле балачак бары тик Совет илендә генә, дип ялкынланып сөйләп торганда, бер бала елап җибәргән. Сәбәбен сорагач, минем дә шул Совет илендә яшисем килә, дигән ул яшь аралаш. Менә шулай, кемнең дә телевизорлардан күрсәтелгән, матур статистикалар тасвирлаган тормышта яшисе киләдер. Минем дә. Илдә иминлек, бәрәкәт, тынычлык булса иде.

Хәер, өмет дигәндә – ул бар. Русиянең милли үсеш максаты буенча 2030нчы елга хәерчеләр саны бар халыкның 6,5 процентын гына тәшкил итәргә тиеш (хәзер ул рәсми статистикада 11 процент тирәсе). Бу 2017нче ел белән чагыштырганда ике тапкырга кимрәк. Моңа ирешеп буламы? Буладыр, дип ассызыклый бая телгә алган эксперт – икътисади фәннәр кандидаты, финанс аналитигы Михаил Беляев. Аның фикеренчә, моның өчен хәерчелекнең яңа чиген генә билгеләргә кирәк, ягъни яңача санарга. Әгәр ил буенча квалификацияле рәсми ведомстволар бәяләве буенча айга 40 долларга яши аласың икән, син инде хәерче түгел, бай санала аласың. Икътисади үсеш белән шөгыльләнүгә караганда арифметикада казыну күпкә җиңелрәк бит. Хәер бу зиннәтле сарайларында, купшылыкның чигендә коенучылар өчен кызык түгелдер. Аларның кереме белән менә шушы хәерчелек чигендәгеләрнең да тормышы ал да гөл булып күренә, статистикада булса да. Әнә бит, зарланмагыз, илдә уртача хезмәт хакы 64 мең, Татарстанда 50 мең сумнан да ким түгел. Җитмимени шул?!

Бүген эш арасында ара-тирә редакциябез тәрәзәсенә күз салдым. Чүп контейнерларын актарып китүче өченче кешене күреп өлгердем. Мин күрәннәре генә болар...  

Иң изге теләкләр белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии