Догада торыгыз! Бар ышаныч Аллаһта

Догада торыгыз! Бар ышаныч Аллаһта

Русиядә кызык та гаҗәп тә хәлләр булып кына тора, күзәтеп, анализлап һәм сөйләп кенә өлгер. Шул ук вакытта, әлбәттә исән-имин калырга тырыш. Чөнки бүген үз вазыйфасын чынлап та намус белән үтәгән безнең журналист халкына җиңел түгел. Кайбер тыкрыкларны узып китәргә, кайчакта сукыр, чукрак булырга да киңәш итәләр дә бит… Әмма булмый. Хакыйкатьне бәян итәргә курыкмаган, ялчы булмаган журналистлар күп түгел шул хәзер, кызганычка каршы.

Редакциябезгә бик күп язалар, шалтыраталар. Әмма мөрәҗәгатьләр арасында бары тик әнә шул иминлегебез өчен борчылып шалтыратучылар дистәләп. Берәр санда вакытым җитмәү сәбәпле минем мәкаләм басылмаса, бөтенләй пошаманга калучылар да бар. Моңа аптырыйсы юк. Кая таба баруыбыз чамалана бугай. Алга таба ни буласын бер Аллаһ кына белә. Гаделсезлекләрне фаш итү торган саен кыенлаша бара бит. Кемгәдер әллә нинди белдерүләр, гамәлләр дә ярый, рөхсәт ителә, ә кемгәдер күп елларга иреге белән хушлашыр өчен интернетта әллә кайчан кайдадыр төшкән фотосы фоны яисә ниндидер фикер-комментарий астына «ошый» дип тамга куюы да җитә. Кая бара минем ватаным, көчленеке заманынамы, әллә кануннар бар кеше өчен бер төрле була торган гадел җәмгыять төзелеше турында уйларга аек акылыбыз җитәрме?!

Әйтик, без төшебездә дә дошман күргән, бар яманлыкларны да Америкадан дип санаган АКШта бүген президентларын тинтерәтәләр: аны мөнбәреннән төшерү процессы – импичмент башланды. Баксаң, ул Украинаның әле яңа гына сайланган президенты аша алдагы президент сайлауларындагы оппонентына басым ясамакчы булган. Менә бит, президентның чит илләрдәге коллегалары белән сөйләшүләре дә җентекле тикшерү астында. Әле бу гына җитмәгән, ул әле 2 миллион түләргә дә тиеш. Президент сайлаулары вакытында иганәчелек фондына 3 миллион доллар җыйган, ләкин аны үз сайлау компаниясенә күчергән, аннан соң гына бу акча мохтаҗларга киткән. Нью Йорк суды монда закон бозу гамәлләрен күргән, ягъни суд чыгарган карар буенча, ул әлеге фонд акчаларын сәяси максатларда тоткан санала. Хәзер АКШ Президенты коммерцияле булмаган оешмаларга 2 миллион доллар түләргә тиеш булып чыга.

Әй, мескен президент. АКШ дөньяны дер селкетеп тора дибез, ә президенты пүчтәк кенә «вазыйфага» ия. Аны гел амалап торалар. Бер генә дә тынычлап эшли алмый инде, бахыр.

Инде шушы яссылыктан үзебезгә кайтыйк. Мондый хәлләр бездә мөмкинме? Минем мондый соравыма җавап бирүче дә булмас, бу Илфатның башына тай типмәгәндер ич, дип аптырарсыз да. Әйе, килешәм. Идеал җәмгыятьтә президент та, мин дә, авылымдагы сыер савучы да тигез хокуклы, һәркем иртәгәсе өчен борчылмаска, балаларымны кая урнаштырыйм, ни ашатыйм, дип кайгырмаска, бәяләр кыйммәтләнә, коммуналь түләүләр арта, хезмәт хакы артмый, әле эшен дә табып булмый, авырсам, кая барыйм, дип уфтанмаска тиеш. Кызганыч, әлегә бу юк.

Инде хокуклар тигезлегенә карыйк.

Беркөн Чечня башлыгы Рамзан Кадыров бүгенге хакимиятне, бүгенге җәмгыятьне мыскыллаучыларны, законнарга да карап тормастан, теләсә кайда ачыктан ачык эзәрлекләргә чакырды. Аның текстыннан шул аңлашыла: судсыз, нисез – «бабах…» Ни булды диярсез? Кремль сүзчесе Песков моны ишетмәгән, чечен теленнән урысчага тәрҗемә иткән Би-би-си телеканалы мәгълүматына ышанмавын әйтеп котылды. Димәк, Чечен республикасы башлыгы Кадыров өчен закон, суд «не почем». Инде йомшаграк итеп булса да, берәр янау, кемнедер мәсхәрәләү тонында мин берәр нәрсә язып куйсам, сөйләсәм, минем бу мәкаләм соңгысы булыр иде. Аерма шунда: Рамзан әфәнденең үги булса да әтисе бар. Ул бит Путинны әти дип саный. Путин президент буларак кына түгел, әти буларак та бик киң күңелле, яхшы кеше, димәк.

Бүген милләт-ара низаг чыгаруда гаепләнеп хәттин күп кешеләр төрмәләрдә утыра. Дөрес, аларның күбесе урыс булмаган милләт вәкилләре һәм мөселманнар. Бу өлкәдә дә закон яхшы эшли. Интернет бүген микроскоп аша күзәтү астында.

Ә менә шул мохитта Русия мәдәният министры Мединскийның чираттагы фәнни казаныш дип тәкъдим итәрлек китабы ни сөйли? «Мифы России. О русском рабстве и «тюрьме народов» дип аталган әлеге китапта Русиядә сан ягыннан икенче урында булган халык – татарларга зур урын бирелә. Һәм мин бу китапны укыганнан соң, үземнең чынлап та некчемный кеше икәнемне аңларга тиеш булам. Баксаң, Иван Грозныйның Казанны яулап алуы гаять зур казаныш, гаять зур әһәмияткә ия тарихи вакыйга булган икән бит. Бу явызлык һәм изгелек көчләренең көрәше булган. Поганыйларның җиңелүе… кыскасы, урыслар булмаса татарлар нишләгән булырлар иде?!

Заманында плагиатлыкта гаепләнеп шау куптарган әлеге галим-министр тарихны бөтенләй белмиме, әллә күрмәмешкә салышамы? Гасырлар дәвамында дәвам иткән азатлык фетнәләре бәхет алып килгән өчен күтәрелмәгәндер бит. Гасырларга сузылган геноцид, көчләп чукындырулар безнең бабаларыбызга бәхет алып килгәнме? Без әле дә шуның җимешләрен ашамыйбызмы? Русларга зыянны поляклар да, шведлар да, французлар да түгел, гасырлар буе татарлар салып яшәгән, тарихка иҗади караучылар шуны сеңдерә…

Русиядә халыкларны сортларга аеру, титуллы милләт булдыру сәясәте тарихи тамырлардан бүгенге көннәргәчә дәвам итә. Менә ни өчен язучы Вахит Имамовның «Татарларның яшерелгән тарихы» китабы тыелырга тиеш. Чын тарихны яшерергә кирәк. Без татарларны тарихыбыз өчен оялырлык дәрәҗәдә тәрбияли торган яңа тарих иҗат итәргә кирәк. Мединский кебек ялган тарихчылар шушы максатны күздә тотып эшли дә. Мединскийның бу китабын экстремистик дип тануны таләп итеп интернетта петиция җыела, иманы булган кешеләр моңа игътибар итәр, дип уйлыйм.

Мин укучыларымның игътибарын тагын бер вакыйгага юнәлтмәкче булам. Навальный җитәкчелегендәге Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) яңа сенсацион фильм чыгарды. Күп миллионы аудиторияләр җыйган Премьер Медведев, генераль прокурор Чайка, «Росгвардия» җитәкчесе Золотов һәм башка югары чиннар даирәсендәге коррупцияләр турында фильмнарны күрдек. Монысы Мәскәү прокуроры Денис Попов турында. Фильмның исеме «Чит ил агентының яшерен тормышы» дип атала. Башкалабыз прокуроры тыныч митингларга чыгучыларны хөкем иткәндә, аларны зур срокларга зинданнарга озатканда төп рольне уйный. Инде менә ул иминлек саклаучыларның чыгымнарын да чутлап, аны митингларны оештыручылардан түләттерү процессын башлады.

Шушы прокурорның Европаның бик күркәм урыннарында 3 миллион долларлык күчемсез милке, хәтта бизнесы да бар, дип күрсәтелә әлеге фильмда. Моннан тыш канун сагында торучы югары дәрәҗәдәге чиновникның Рублевкада да алагаем зур йорты, Әстерханда балык тоту базасы булуы ачыкланган. Аннан соң да байлыгы җитәрлек. ФБК ышандырганча, әлеге милек рәсмиләштерелгән вакытта Денис Поповның хезмәт хакы 60 мең сум булган. Гаиләсендә 4 кеше. Бу байлык нинди акчага сатып алынган, дип сорый Навальный. Аннан соң чиновник болар хакында декларацияләрендә мәгълүмат бирмәгән. Навальный аны эшеннән азат итүне таләп итә.

35 миллион кеше караган Медведев турындагы фильмга да, башкасына да реакция булмады. Мин уйлыйм, монысына да булмас. Шуңа гына аптырыйм, ник соң, бу мәгълүматлар ялган, минем репутациямне какшата, дип судка бирүче юк. Бары тик ФБК үзе эзәрлекләнә, туктаусыз кулга алулар, тентүләр астында яши.

Путин әле яңа гына «Восточный» космодромындагы урлашуларга зарланды. Миллионнар урлыйлар бит, диде. Урлашулар хак. Путин әйткәнчә, утырталар да… Әмма сайлап кына бугай. Навальный фаш иткән очраклар, мәсәлән, тикшерелсә, ул расланса, коррупционерлар җәзасын алса, әгәр алар ялган булса, ялган таратканы өчен Навальный үзе хөкемгә тартылса… Ул чагында урлашуларның күләме миллионнарда хисапланмас иде мөгаен.

Кызык… Хәер, кызык түгел.

Хәтерләсәгез, журналист Иван Голуновны наркотик таратуда гаепләп ябып куймакчылар иде. («БГ» 18 сентябрь, 2019). Җәмәгатьчелек кузгалгач кына бу эшнең махсус оештырылуы, кемнәрнеңдер тыныч йокыларын бозган журналисттан котылырга маташулары икәнлеге ачыкланды. Журналист сак астыннан өй тоткынлыгына күчерелде, аннан бөтенләй акланды. Бу эштә гаепле саналган берничә югары түрә полицейскилар эшләреннән алынды. Аннан соң журналистны кыйнаган, аны нахакка төрмәгә утыртырга маташкан шул ук хокук сакчылары шикаять итте. Инде ничә ай үтте. Әлегә кадәр гаеплеләр ачыкланмаган. Голунов, аптырагач, тикшерүчеләрне эшләмәүдә гаепләп судка бирде. Бактың исә бу тикшерү яшерен сер йозагына бикләнгән икән. Тикшерүче судта моның сәбәбен аңлатуны кирәк санамады. Димәк, журналистны наркотик ташлап утыртырга җыенган мафияне якларга маташу бар. Фигурантлар билгеле, чыбык-ботак очларын гына ачыклыйсы да – вәссәлам, югыйсә… Әмма ул очларның очлары каядыр барып тоташадыр күрәсең. Хәзер менә тикшерү эшләре тагын 8 айга озайтылган дип белдерделәр. Шул рәвешле ул оныттырылыр да. Иван Голунов үзенең иректә кала алуына сөенеп яшәсен, аңа тагын ни кирәк, янәсе?! Ул әлеге эш буенча җәмәгатьчелек тикшерүен үткәрергә, гаеплеләрне фаш итәргә вәгъдә итсә дә, барып чыгар микән…

Димәк, әле киләчәктә һәркайсыбызның наркоманга яисә экстремистка әверелү куркынычы бар. Алла сакласын. Укучыларым дөрес пошына. Яшермим, минем дә күңелем тыныч түгел. Шуңа күрә догада торыгыз. Бар ышаныч Аллаһта. Исән-имин булыйк!

Бәхет теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии