Рәхәт яшәсен, депутатлар!!!

Рәхәт яшәсен, депутатлар!!!

Сөенеч: депутатларыбыз тагын да яхшырак яши башлады. Минемчә, бу илдә кем дә булса, шәп яшәргә тиеш бит инде. Бар халыкны бәхетле итеп булмый, ә менә чиновниклар, депутатларны – була. Дөрес, алар бүген бихисап: заманында гаҗәеп зур ил булган СССРдагы чиновниклар санын да бүгенге бәреп ега. Союздаш илләре белән санаганда да СССР чиновникларын 2-3 тапкыр арттырган бүгенге . Әле компьютер, фән-техника заманында. «Росстат» мәгълүматларына караганда, узган елда гына да федераль ведомстволарда чиновниклар 1200 кешегә арткан. Бу Дмитрий Медведевның дәүләт хезмәтендәгеләр армиясен 20 %ка кыскарту турында фәрманы булуга карамастан.

Шулай булса да, гади халыктан күбрәк түгел әле алар. Шуңа күрә фатир түләүләрен ничек җиткерергә, балаларын ничек укытырга, кая урнаштырырга, ничек эш табарга яки эшсез калмаска дип баш ватучы эш яшендәгеләр, пенсияләрен ваклап, ипигә, сөткә каламы дип аптыраучы өлкәннәр армиясе, барыбер, күбрәк. Шуңа аларга җиткезеп булмый. Аннан кемнең кулында – шуның авызында, дигән гыйбарә дә бар. Ә патриотизм хисләрен булдыруны депутатлар, чиновниклар бушка гына таләп итә (монысы хакында сүзем соңрак).

«ЫШАНЫЧЛЫ» КОМАНДА

1нче сентябрьдән халык мәнфәгатьләрен кайгыртып көн-төн эшләп җәфа чигүче депутатларыбыз яңа хезмәт хакы ала башлады. Русия Президенты аларны ярата бит. Айлык акчаларын 253 мең сумга кадәр күтәрде. Президентның бу указы халыкка күрсәтелмәде. Ни әйтсәң дә корпоративлык бар бит. Депутатлар бик кирәк. Ә бу депутатларга бүгенге хакимият кирәк. Юкса, алар ничек була алыр иде, административ ресурслы, домкратлы демократия бит бездә. Ышанычлы «команда» шулай бер-берсен кайгыртырга тиеш.

Депутатларыбыз моңарчы авыр матди хәлдә иделәр. Узган язда халык хезмәтчеләренең берсе, «Бердәм Русия» фиркасеннән ДәүДумада депутат Раиса Кармазина зарланып алды.

– Мин аңлыйм, бу мәсьәлә монда хәл ителми. Тик ул мине борчый. Без кайчан министрлар кебек хезмәт хакына тиенербез, мине бу бик кызыксындыра. Чөнки без министр дәрәҗәсендә. Министрларның декларациясенә карагыз, депутатныкына күз салыгыз, – дип белдерде ул. Баксаң, бу халык хезмәтчесе, ДәүДумада 10нчы елын эшли икән инде. Бары тик 2007нче елда гына депутатларның хезмәт хакын инфляция дәрәҗәсенә 8%ка индексацияләгәннәр. Шулай ук узган елның 1нче октябренә генә тагын инфляция белән тәңгәлләштереп 6 %ка арттырганнар.

МЕСКЕН ДЕПУТАТЛАР

Чынлап та, министрлар белән чагыштырганда, «хәерчелек»тә көн күрә икән бит депутатлар. Рәсми мәгълүматларга караганда, чиновникларның уртача хезмәт хакы 2012нче елда 15,3%ка, инфляция күрсәткечен 2 тапкыр узып арттырылган.

– Мәсьәлә бер яклы гына түгел, – ди «ФинЭкспертиза» компаниясе директоры Агван Микаелян. – Бер яктан эшмәкәр, хезмәт хакын, үз мөмкинлекләреннән чыгып билгели. Ә чиновниклар үзләренә күпме тели, шуның кадәр сала. Икенче яктан, дәүләт секторындагы түбән эш хакы коррупциягә җирлек тудыра.

Коррупциянең үзәгендә кайнаган кешене хезмәт хакын артырып кына кыңгыр эштән туктатып була дип уйлау, минемчә, беркатлылык. Ул хезмәт хакы күтәрелгән саен, үз дәрәҗәсе үсә, һәм ришвәт тарифлары да күтәрелә дип уйлый бит.

Депутатлар, аерым алганда, «Бердәм Русия» фиркасеннән Раиса Кармазина чиновниклардан нык көнләшә булып чыга: 10 ел эшләп, үзенең шулай интегеп яшәвенә гарьләнә. Инде менә депутатларны бәхет баса: 1нче сентябрьдән айлык гомуми түләү 161 мең сумнан 253 мең сумга күтәрелә, дип хәбәр итә «Интерфакс», Дәүләт Думасындагы ышанычлы чыганакларына таянып. Әле депутатларның айлык хезмәт хакына бушлай ял, элемтә, фатир, транспорт белән тәэмин итү, командировка чыгымнары өчен түләү һәм башка ташламаларны да кушсаң да, барыбер, матди хәлләре яхшы түгелдер сыман тоела миңа халык хезмәтчеләренең. Халыкта, АЗ ДА ҖИТӘ, КҮП ТӘ БЕТӘ, дигән гыйбарә бар бит әле. Күп булган саен күбрәк кирәктер. Коррупциянең ни икәнен белгән чиновниклар телендә бер мәзәк тә популяр, сиңа бары тик хезмәт хакыңа гына яшәргә язсын, дип каргый алар дошманнарын. Юк, чиновниклар, депутатлар ришвәт ала димим. Алла сакласын… Тик хезмәт хакын эшләп алалармы соң? Халык хезмәтчеләренең халкыбызга ничек хезмәт иткәннәрен экраннар аша да күреп торабыз. Ярым-йорты залларда, тавыш биргәндә бер урыннан икенчесенә йөгереп, аппаратка мандат кыстырып чабулаучы депутатларыбыз ни нәрсә хәл итә икән соң?! Хәер, бүген берсеннән-берсе ахмак кануннар кабул ителә дип еш язарга туры килә. Ул законнар артында аерым оешмалар, ведомстволар мәнфәгате ярылып ята. Һәм аларны этәрү хакы да булырга мөмкин. Димәк, мескен депутатларыбыз, үтә «нәни» хезмәт хакларына гына яшәүче хезмәтчеләр түгел. Юкса, Раиса Кармазина да зарлана-зарлана депутатлыкка ябышып ятмас иде. Элемтәләре ярдәмендә, депутат башы белән әйбәт эш таба алыр иде. Булдыра алмыйдыр, йә үз иленең патриотыдыр.

ПАТРИОТ БУЛЫЙК!

Хәер патриотлык дигәннән, җитми ул бездә. Аны булдыру чараларын күрергә кирәк. Шул максаттан Президент ДәүДумага аерым закон проектын кертте бит әле. Халык хезмәтчеләренә тагын эш: илебездә патриотлык хисләрен булдыру чаралары турында уйларга. Аерым алганда, үсеп килүче буында патриотизм тәрбияләү максатында илебез гимнын һәм әләмен киңрәк куллану мөмкинлеге каралачак. Бу хакта «Интерфакс» аша үзе җиткерде. Димәк, тиз арада яңа закон кабул ителәчәк. Һәм безнең балаларыбыз гимнның сүзләрен, көен ятлап, ешрак җырлап, әләмебезне ешрак болгап, гербыбызны ныклап өйрәнеп, илебезнең чын патриотлары булачак.

Белмим, тагын ышанмыйм бит әле мин. Гимн ул хит җыр түгел. Аны гел көйләп йөри торсаң, сару да кайный башларга мөмкин. Ә әләмнәрне еш болгасаң, аның да тантана дәрәҗәсе кимер. Безнең башлыкларыбыз, депутатларыбыз патриотлыкның кайда һәм нинди булырга тиешлеген белми бугай.

КАЙДАН БАШЛАНА?

Миннән мәктәпләрдә укытучылар еш кына сорап куя: «Бүген илдә аңлап булмаслык хаос, ә безгә балаларда патриотизм тәрбияләргә кушалар. Нишлик? – диләр. Ә мин: «Сез югары мөнбәрләргә менеп нотык тотмагыз. Үз милләтегездән, үз урамыгыздан, үз авылыгыздан эзләгез горурланырлык нәрсәләрне. Гаиләдән башлагыз. Кеше туган нигезе, авылы, шәһәре, республикасын яратсын. Мин авылымны онытып Мәскәүгә, Кремльгә мәхәббәт аңлатмам ич инде?! Безнең патриотизм табигатьтән килә. Геннарыбызга салынган. Бу – әти-әниеңне хөрмәт итү, халкыңны ярату. Патриотизм ул Төньяк Кореядагыча, йә булмаса Совет чорындагыча, ил башы үлгәч, аны-моны уйламый, акырып елау түгел. Патриотизмны хакимнәр властьны ярату дип аңлый булса кирәк. Ватан ул Кремль түгел, минем илем, минем республикам, минем авылым, минем нигезем. Мәскәүдәге Кремльне яраттырырга хыяллану чынга ашмаслык утопия. Яратырга мөмкин, моның өчен Кремльнең, аның янында кайнашкан депутатларның үзләре хезмәт итәргә тиешле халык турында да уйлавы мөһим, бер-берсенә хезмәт хаклары билгеләп утырудан оялулары кирәк. Пенсионерларның да акчасы тиешенчә булсын, гади хезмәткәр белән чиновник-җитәкче алган акча аермасы да 100ләрчә тапкыр булмасын. Юкса, чын патриотизм илебез белән горурлык хисләре тудырырга, аны матуррак, бәхетлерәк итү, анда ирекле хөррият булдыру теләге белән тәңгәлләшергә тиеш. Ә моның өчен гимны гел тыңлап торырга, байрак янында гел басып торырга кирәкми.

Ә хәзергә без чиновникларның, депутатларның патриотик хисләренә сокланабыз. Алар акчаларын үзләренә арттырмыйча кайчанга кадәр түзәрләр бит…

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

  Рәхәт яшәсен, депутатлар!!!, 3.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии