Илгә кайгы килмәсен!

Илгә кайгы килмәсен!

Менә тагын бер елны ваклый башладык. Гомер үтә, кемдер яңа елны тәүге тапкыр каршыласа, кемдер, инде аны дистәләп саныйдыр. Минем дә киләсе Яңа елым 60нчы буласы. Путинга «рәхмәт укыйм» – яшәртте, пенсиягә чыкмый торырга кушты. Мин гомерем бетмәсә – түзәрмен анысы, башымда аз гына акылым калса – яза алырмын, утырып торам ич… Ә менә болай да сәламәтлеге какшаган сыер савучы, механизатор нишләр икән?! Зиратларыбыз яшьләр белән тулы, быел анда каберлекләр аеруча нык артты…

Ярар, яңа елны болай мырлап каршы аласы түгел идем. Юкса, без күнектек: эреле-ваклы түрәләр дә, үзебез дә узып барган елга рәхмәт әйтмибез, ул авыр булды, дип зарланышабыз. Киләсе ел уңышлы булсын, дип телибез. Бу стереотип ватылсын иде, узып барган елларыбыз да сокландыргыч истәлекле, уңышлы булса иде.

Тормышымда авыр еллар күп булды. 2009, 2010нар, аннан соңгылары да бик якын кешеләремне күпләп югалту белән үтте. Әмма, артта калгангамы, 20нче ел аларга караганда да авыррак сыман тоелды. Юкка гына җырланмыйдыр:

Аерым кайгы – кайгы түгел,

Илгә кайгы килмәсен!

Илгә генә түгел, дөньяга афәт ябырылды. Мин бик күп дусларымны, танышларымны югалттым, каһәр суккан ковид алып китте күбесен.

Киләсе ел чистарыну, бәлаләрдән котылу, гөнаһларыбыздан арыну елы булса иде.

Мин бик шат, без һаман бергә, кемдер аерылгандыр, кемдер газетабызны беренче тапкыр кулына алгандыр… Тиражыбыз кимемәде, диярлек. Кемдер өлгерә алмагандыр, алар килеп кушылгач, артабыз әле, Аллаһы боерса. Басма нәшриятның хәле мөшкел. Укучыларыбызны да аңларга була. Бәяләр туктаусыз арта бит. Менә әле дә 2021нче елның икенче яртысына язылу бәяләрен формалаштыру бара. Без мөхәррирләр почта белән тарткалашабыз, нигезсез бәяләр артуга протестлар белдерәбез хәзерге вакытта. Ләкин бәяләр арта. Бездән тормый. Ничек кенә тырышсак та.

Аллага шөкер, газетабызны бөтен Русиядә укыйлар. Камчаткадан алып, Кара диңгез буйларына кадәр яздырып алдыралар. Киләчәктә дә бергә булырбыз, дөреслекне, демократик казанышларны сакларга өлешебезне кертербез. Укучыларыбызның күп булуы, безгә дә көч, дәрәҗә өсти, безнең сүзне ишетергә мәҗбүр булалар.

Яңа ел белән!!!

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии