Трамп китә… икенче бабай килә

Трамп китә… икенче бабай килә

Америкада яңа президент. Җәһәннәм читендәге океан артындагы Америка хәлләре безгә нигә, диючеләр дә булыр. Юк, безгә, безгә генә түгел, бар дөньяга АКШта ниләр булып ятуы мөһим. Америка дөнья жандармы итеп хис итә үзен, аның геосәясәтен гадел дип әйтә алмыйм. Әмма телиме, теләмиме – бар планета аның белән хисаплашырга мәҗбүр. Бездә инде Америкага карата бер төрле генә караш юк, кемдер аны күралмый, дошман саный. Икенчеләре – үрнәк итеп куя. Әмма дошман санаучылар да шул американнарның океан артындагы тормышына кызыга, мөмкинлек булса анда барыр, хәтта бөтенләйгә урнашыр иде. Минем кызым укыганда студент программасы белән Нью-Йоркта эшләп кайтты. Андагы тормышны, халыкны бик гади итеп аңлатып бирде: урамдагы халыкның кайдан икәнен аңлап була. Әгәр кеше туктаусыз елмая, бер-берсенә илтифат күрсәтә, игътибарлы икән, бу америкалы яисә Европадан бай илләрдән килгән турист була. Ә инде уйга чумган, проблемалы йөзле кеше күренсә, һичшиксез аңа урысча эндәшергә мөмкин: бу русияле яисә украинлы… Череп таркалып килүче, әхлаксыз, тәртипсез дип аңлатылучы Америкада яшәеш менә шулай.

Инде менә шул илдә президент алышына. Трамп оттырды, аның урынына шушы ноябрьдә 78 яшен тутыручы Джо Байден килә.

Мине соңгы еллардагы дөнья бераз аптырата. Әнә Франция белән үзе шикле шәхси тормышлы булып, башы киткән җинаятьчегә карап бар мөселман дөньясына янаучы, демократияне ни телим – шуны эшлим, дип аңлаучы Макрон идарә итә. Америкада 4 ел үзебезнең бик кызык абыебыз Жириновскийга охшаган Трамп эшләп алды. Еш кына иртәнге акылы кичкә ярамаган әлеге президентны хәзер 78 яшьлек бабай алыштырып ята. Кыскасы, кайчакта, шөрепләре җитә микән, дигән сорау тудырган әкәмәт Трамп һәм бабай. Бездә кайбер озын теллеләр Байденны Генсек Черненко ишеләр белән чагыштырса да, Американың яңа президенты бетешкән карт түгел, өстәвенә ул Русиягә бик мөкиббән карашта булмас кебек.

Хәтерегездә булса, Трамп сайлангач Русия бәйрәм итте. Жириновскийлар, депутатлар шампанское ачты… Радио-телевидение шау итте. Русиянең үз президентын сайлаулар да мондый күтәренке рухлы булмагандыр. Хәтеремдә, «Эхо Москвы» радиосында тыңлаучылардан сораштыралар: яңа сайланган Трамп турында фикерләр кызыксындыра: кайсыдыр өлкәдән бер бабай шалтыратып: «Наконец-то заживем теперь», – дигәч, хәбәрче: «Ничек заживем, Трамп сезнең пенсияне, арттырамы?», – дип сорады… «Нет, просто лучше станем җить…»

Нишлисең, зомбиящик баш миләрен дә юдырта шул. Трамп килгәч яхшырак яши башламадык. Киресенчә тормыш түбән тәгәри бара. Аннан Америкага нинди генә президент сайламасыннар, безнең җимерек юлларыбыз, ремонтсыз йортларыбыз шул ук булып калачак, бәяләр артачак, һәм подъездларыбызда «Здесь был Вова» ише язулар да кимемәс, кыскасы моңарчы подъездларыбызга ничек пес иткәнбез, шулай дәвам ителәчәк. Тормышларыбыз рәтләнсен өчен, гадел идарә системасы гына түгел, эчке іультура да мөһим. Ә ул бездә чынлап та җитенкерәми. Әнә җимермәсеннәр, яндырмасыннар өчен лифтларыбызны «броневой» ясадылар – тимер, ваталмыйсың. Бездә булдыру, тудыру, матурлык төшенчәсе икенче планда, талау, алдау, җимерү, кыерсыту «модно»… Әнә Воронежда 3 кешене үтерүдә гаепләнүче солдатны тоткарладылар. Сәбәбен белмим, әмма ни генә булса да ерткычларча кылынган җинаять акланмый. Бу, балачактагы, кардәш тиешле Фатыйма әбием әйтмешли, почмак пәрие галәмәте, кыек тәрбия җимеше. Ул хакта сөйләшүне алдагы көннәргә калдырыйк. Безнең сүз башы Америка бит…

Кыскасы, Америкада вәзгыять-юнәлеш, кыйбла президентка бәйле түгел. Бик ялынып сорап, безнең Путиныбызны алып китеп утыртсалар да (бирербез микән…), берни кыра алмаячак. АКШның конституцияләре дә шул килеш калачак, һәркайсы үз кануннары белән яшәүче штатлар да вертикаль сызыкка тезелмәячәк, туган телләрне укытучылар да мәктәптән прокуратура ярдәмендә куылмаячак… Үзебезне ничек кенә мәгърур итеп сурәтләргә тырышсак та, без Америкага йогынты ясый алмабыз, ә океан арты безгә тәэсир итә, ничек кенә әле. Әнә бит доллар рубльне ничек тезләндерә. Доллар үзе дә акча басу станогы җимеше генә юкса, әгәр Америка белән бер-бер хәл була калса, дөнья шул макулатура белән кала торган дәрәҗәдәге берәмлек кенә булса да.

Шулай да кешесез калган авылда да, уфтанып капка төбендә утыручылар да әйтеп куя АКШ сайлаулары турында, үз байлыкларын чит илгә урнаштырган, анда виллалар сатып алган, шунда ял итүче, дәваланучы, балаларын укытучы, бездән хезмәт хакы алучы түрәләр, олигархлар да кызыксына аның белән. Юкса, үз проблемаларыбыз да җитәрлек. Юк, алар турында уйлыйсы килми, кызык түгел. Ә уйларга кирәк.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии