Хыял белән чынбарлык чагышамы?

Хыял белән чынбарлык чагышамы?

Газетабызның узган санында без журналист һөнәренең торган саен куркыныч була баруын язган идек. Бүген бәйсез эшләүче, намуслы журналистларга эшчәнлекләрен алып бару җиңел түгел. Үземнең тормыш тәҗрибәмнән чыгып та моны дәлилләп әйтә алам. Телевидениедә эшләгән чорымда да шактый гына янаулар алганым булды. Бервакыт телефон аша, мине тиздән чүплектән табачаклары турындагы кисәтүләрне тикшерү белән ул чактагы КГБ, прокуратура, милиция шөгыльләнде. Билгеле, таба алмадылар, шикләнәм, тикшереп мәшәкатьләнделәр микән. Милициягә шикаятем дә зур авырлык белән кабул ителде бит.

Аннан соң да турыдан-туры булмаса да, янаулар бар. Мин инде берничә тапкыр яздым да: әгәр көннәрдән беркөнне мине наркоман дип гаепләсәләр, ышанмагыз. Андый агуларга гомергә җирәнеп карадым. Армиядә дә Азия республикаларыннан килгән егетләрнең ниндидер порошоклар тартуын эзәрлекләп, наркотикларын бәдрәфкә ташлата идек.

Моны ни өчен кабат искә төшердемме? Узган атнада Мәскәүдә «Медуза» интернет басмасы хезмәткәре, югары даирәләрдәге түрәләрнең коррупция белән бәйле гөнаһларын фаш итү белән шөгыльләнгән кыю журналист Иван Голунов кулга алынды. Янәсе, анда наркотик тапканнар. Җәмәгатьчелек, журналистлар бердәм шау куптаргач, җинаять эшенең журналистның вазыфаи эшчәнлеге аркасында махсус заказ булуы турында шәрран яргач кына дүшәмбе көнне Иванны азат иттеләр. Сакта вакытында экспертизалар үткәрелмәгән, тентү процессуаль таләпләрне бозып үткәрелгән, хәтта физик көч кулланылган, диделәр хәбәрләрдә. Иманым камил: Иван кебек журналистлар андый кырын эшләр белән шөгыльләнми. Аларның һәр адымы болай да исәптә. Аз гына ялгыш адымы да зурайтылып аны юк итү өчен ышанычлы дәлил була ала. Менә мондый заказлы кулга алулар, уңайсызлык тудырырга сәләтле шәхесләрне эзәрлекләү, Русиядә криминаль тормыш белән хакимият структураларының беректәш булулары турында сөйли. Иван үзе бу эзәрлекләүне ФСБ белән бәйле дип саный. Аның соңгы журналист тикшерүе Мәскәүдәге ритуаль хезмәтләрнең «түбәләре» ФСБ вәкилләре булуы турында. Шөкер, бүген журналист иректә. Ләкин эшнең кай тарафларга борыласы әлеге мәкаләне әзерләгәндә мәгълүм түгел иде.

ЖУРНАЛИСТНЫҢ КӨЧЕ УКУЧЫСЫ БЕЛӘН

Журналистиканың дәрәҗәсе түбән, дип уфтанабыз бүген. Юк, әле тешле журналистика бар. Иван Голунов тирәсендәге шау-шу журналистның кемнеңдер сөяленә үтен сытарлык итеп бик нык басуы турында сөйли. Димәк, журналисттан куркалар, димәк, журналист дөреслекне таба ала әле. Бу инде, алга таба Чечнядагы хокук яклаучы Оюп Титиев, Иван Голунов кебек яңа «наркоманнар» мәгълүм булачак дигән сүз. Алла сакласын инде.

Ә журналистның терәге – сез, хөрмәтле укучыларыбыз. Әгәр тиражларыбыз зур булып, укучыларыбыз күп булса, безнең дә кодрәтебез үсәчәк. Шуңа күрә тагын бер кат искәртәбез, 2019нчы елның икенче яртысына язылу кампаниясе 15нче июньдә төгәлләнә. Шуңа күрә газетасыз каласыгыз килмәсә, почтага кереп чыгарга онытмагыз. Аннан соң язылганда газета август аеннан гына килә башлаячак.

Киләчәктә дә бергә булырбыз, бергәләп эшләрбез, дип уйлыйм. Ә без туры сүзле, дөреслекне яклаучы булып калырбыз. Язарга темалар җитәрлек. Аларны Татарстанда бик сирәк басмалар гына язарга алына. «Безнең гәҗит» төрле карашларга урын биреп, ил-көн яңалыкларын гади итеп, халык күзлегеннән, халык мәнфәгатен кайгыртып яктырта.

ЯҢА УЙДЫРМА

Узган атна вакыйгаларыннан минем игътибарымны тагын бер хәбәр җәлеп итте. Кризисның төбен һаман да тирәнрәк эзләп, һәм эзли торгач, тагын да төптәнрәк таба торган түрә – беренче вице-премьер һәм финанс министры Антон Силуанов ДәүДумада бюджет һәм салым комитеты утырышында гаҗәеп акыллы белдерү бәян итте. Министр халыкның керемнәре кимүенең сәбәбен тапкан икән. Аныңча, халыкның реаль керемнәре кимүгә кредитлар түләүнең артуы һәм күләгәле икътисадның кимүе сәбәпче. «Безнең мәгълүматлар буенча, 1нче кварталда гражданнарның реаль хезмәт хаклары 1,3 процентка, ә апрельдә 1,6 процентка үскән. Эш хакы инфляция дәрәҗәсен узып арта», – ди ул.

Ә аңарчы Хисап палатасы башлыгы Алексей Кудрин, 2019нчы елда Икътисадый үсеш министрлыгы фаразлаган 1 процент реаль керем үсеше мөмкин булмас, дип белдергән иде. Хисап палатасы беренче кварталда реаль керемнәрнең кимүен дә билгеләп үтте. Мондый кирегә чигенеш 2014нче елдан ук башланды һәм һаман дәвам итә.

Хуҗа малайларны, чикләвек саталар дип алдагач, малайлар ул күрсәткән якка чабышкач, үзе дә торып чапкан ди бит, әллә чынлап та саталар инде, дип. Менә түрәләр дә үз планеталарында яши сыман тоела миңа. Силуанов сөендергән хезмәт хакын гына алыйк. 1,3 процент үсеш күпме була?! 30 мең сум хезмәт хакы 390 сумга арта дигән сүз. Чагыштыру өчен бер генә сан 2014нче елда Татарстанда А-92 маркалы бензинның уртача бәясе 28 сум 30 тиен иде. Бүген ул 41 сум 10 тиен. Хакимият белән бәяләрне арттыруны кичектереп тору турында килешенсә дә, ул вакытыннан алда кыйммәтләнде. Азык-төлек, көнкүреш техникасы бәясе ничә тапкыр артты?! Инде Силуанов әйткән хезмәт хакы артуга килгәндә, хөрмәтле укучым, кайсыгызның артты ул? Кул күтәрегез! Минем иманым камил, газетаны тотып утыручылар арасында кул күтәрүчеләр булмас, ялгышсам, шалтыратыгыз, языгыз үзегезнең ничек баеп китүегез турында. Бәяләре генә түгел, һәркайда штрафлар, түләүләр көтеп тора бит әле. Пенсия, салым реформасы халыкның хәлен алды. Бүген русиялеләр өстендә эксперимент үткәрелә сыман: яши аламы, юкмы… Әлегә яшибез.

Чиновниклар халык янына төшеп, аның хәлен аңлап, реаль үзгәрешләр, уңыш китерүче реформалар үткәрми, коррупцияне авызлыкламый икән, соңгы еллардагыча салымнар, пенсияләр реформасы, яңа штрафлар билгеләп казнаны бары тик халык кесәсе хисабына тутыру турында гына уйлый икән, илнең киләчәге күренми.

Халык хәзер бүгенге көн белән генә яши. Киләчәккә планнар, запас җыя алмый. Кибетләрдә сәүдә әйләнеше бик нык кимеде. Бүген кеше иң кирәкле әйберләр генә сатып алырга тырыша. Көнкүреш техникасы янына килерлек түгел. «Росстат» мәгълүматларына караганда Русиядә яшәүче гаиләләрнең яртысы гына диярлек акчасын азык-төлеккә, киемгә җиткерә ала. Озак кулланыла торган техника, җиһазларга 48 процент русиялеләрнең акчасы юк. Булганнары ватылса, мондый гаиләләр кредитка чумарга, йә булмаса кискен экономия режимына күчәргә мәҗбүр. Сораштырылучыларның 15 проценты ашамлыкларга гына көч-хәл белән акча җиткерүләрен, ә кием сатып алу, коммуналь түләүләр белән проблемалы булуларын белдергән. 2018нче елда русиялеләрнең 55,2 проценты айга 27 мең сумнан да кимрәк хезмәт хакы ала. 37 процент 19 мең сум, 23,2 процент халык 15 мең сум гына акча эшли. Һәр сигезенче русияле хәерчелек чигендә җан асрый. Аларның кереме 10 мең сумнан артмый. Премьер-министр Медведев та Русиядә 19 миллион хәерче булуын таныды. Чынлыкта реаль саннар күпкә артык булырга мөмкин.

Силуанов әфәнде, бу мәгълүматларны белми күрәсең. Әйткәнемчә, аларның үз дөньясы. Ә анда кыен түгелдер.

Өмет бармы? Белмим. Шул ук Силуанов үзе үк нефтьнең бәясе төшү ихтималын искәртә. Нефтьнең бер мичкәсе 40 долларга, хәтта 30 долларга кадәр егылырга мөмкин, дип белдерә. Димәк, 2019нчы елның икенче яртысы тагын да авыррак булачак. Ул санкцияләр белән тагын да катлауланачак.

Менә шундый күңелсез вәзгыятьтә акыллы гамәлләр дә булырга мөмкин икән Русиядә. Тыелган продуктларны юкка чыгару кануны гамәлдән чыгарылыр ахыры. Юкса, бай хәерче булып, Көнбатыш санкцияләренә җавап итеп безгә кертелергә тыелган азык-төлекне яндыру, тракторлар белән изү бернинди калыпларга да сыймый иде. Ул беткә үч итеп – тун ягу һәм бик гөнаһлы гамәл.

Һәркайсыбызга ихласлык, саф күңел теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии