Җиңү яулаганнар җиңүче саналамы?..

Җиңү яулаганнар җиңүче саналамы?..

Җиңү көнен менә тагын бер тапкыр билгеләп үттек. Әмма сугышны кинолардан гына карап белгән буын бәйрәменә әверелә бара ул. Бөек Ватан сугышын кичкән, аннан соң җимереклекләрне торгызган буын вәкилләре санаулы гына кала. Сугышның башыннан ук утка ташланган ветераннар, тылдагы тормышны үз җилкәсендә күтәргән үсмерләр бүген юк дәрәҗәсендә. Ә бәлки, сугышның соңгы елында фронтка алынганнар, сугыш вакытында нәни сабый булып, аннан соңгы тормышны җигелеп тарткан, сабыйлыкның ни икәнен аңлап кала алмаган буын вәкилләре генә калып барадыр. Мин үзем дә Бөек җиңүдән 16 ел үткәч үк туганмын. Балачагым рәхәт чорга туры килде, бар да җитешле иде, дия алмыйм. Ә миңа чаклы ничек яшәгәннәр?! Ачлык-ялангачлык... Әнием сөйләгәннәр бик еш кына аптырашта калдыра торган иде. Мәсәлән, көзен ашлыкны тулысы белән Арчага тапшырып бетерү, аннан язын чана белән тартып чәчүчелек орлык алып кайту... Әнием, әбием һәм үги әтисе яшәгән Өстеял авылы Арча станциясенә 50 километрдан ераграк. Шуннан чана тартып ашлык алып кайтасы. Ә сугыш башланганда әниемә әле 13 кенә яшь булган. «Фәлән апа (исемен оныттым) арттан таякка таянып этеп бара иде, ә мин алдан тартам. Алдан баручыга җил каршы, авыррак. Күзем күрмәс була, башым әйләнә башлый, ә мин атлыйм», – дия иде әнием. Менә шуны аңламыйм, кеше җелеге чыкканчы эшләсен, газаплансын өчен шундый аңлап булмый торган гамәлләр кылдырганнармы? Чәчүлек ашлыкны нигә Арчага илттергәннәр?!

Әйбәт атларны фронтка алып киттеләр, дип сөйли иде әнием. Ә хатын-кызлар, әнием кебек үсмерләр ат урынына җигелеп эшләгән, чөнки калган атлар да түтәрәмдә, аларны күтәртеп куя торган булганнар. Әйе, алар торф чыгарган, урман кискәннәр, җир сөргәннәр, бер кирәкмәгән окоплар казыганнар. Өстәвенә бүреләр бик нык котырган. Кешеләрнең салам түбәле җимерелергә торган абзарларына кереп барлы-юклы малларына зыян салганнар.

Әнием бер җәйдә ат көтүен көткән. Бүреләр чолгап алып бер атны ботарлаган. Кулына чыбык тоткан кыз-бала ни майтара алсын?! Башка атлар качып өлгергән, ә бер хәлсезе бүреләр өчен ризык булган.

– Атны түләтәләр дип куркып, чыбыгымны болгый-болгый бүреләрне куам, бераз читкә китеп алалар да, тагын ябышалар. Миңа тимәделәр. Ул чагында сары яллы, зур соры бүреләр иде. Улап җибәрәләр иде... Өшеп китә идек. Менә председатель абый күренде. Мин аның каршына басам, атны гәүдәм белән капларга тырышам. Бүреләр дә китми. Председатель килде дә, «МММ, дип куйды. Бу нәрсә», – дип миннән сорый, еракка китмәгән бүреләргә, бер миңа, бер үлеп яткан атка карап. «Менә Гариф абый (исемен бутасам, гафу итсеннәр, урыннары оҗмахта булсын. авт.иск.), ни бит, бүреләр...» – дип ни әйтергә белми тотлыгып торам...

Председатель сүз әйтмәгән. «Ал-лай», – дип сузып куйган да, дәшми китеп барган. Ләкин әнине мәхшәр өйдә көткән: кемлеген исенә төшергәннәр. Эшкә ярый башлагач кына әнисе янына күчеп яши алган ятимә бит... Үги әтисе: «Мине сыерсыз калдырырга килгәнсең, хәзер ничек түлибез ул атны?!» – дип бик нык орышкан. Болай да өнсез бала телсез кала язган. 40 көн калтырап, саташып яткан. Табиблары да юк. Өшкерүче белгәннәрен укып, куркулык койдыргач кына (кургаш эретеп өшкерүнең бер ысулы) аякка баса алган әнием.

Бик әйбәт укыган ул. Тик 5нче класстан әнисе янына күчкәч, укый алмаган. Фермага эшкә чыккан. Классташы, атаклы шагыйрь, мәрхүм Нәҗип Мадьяров белән бер очрашып, радиода эшләгәндә интервью алдым да, әнием турында сорадым. «Әминәне белмәскә, классыбызда иң чибәр кыз иде, 5нче класстан китте бит ул», – диде олуг шагыйрь. Ярты гасыр узган, бер күрешкәннәре дә булмаган юкса...

Боларны ни өчен сөйлим соң? 9 Майның нинди бәйрәм икәнен аңлатыр өчен. Минем әнием аерым искәрмә түгел, бөтен Совет халкы үткән юлны узган ул. Әниемнеке бәлкем, тагын да авыррак булгандыр. Әлбәттә әнием ул чорда да балда-майда йөзүчеләрне күреп торган. Бүген дә юкмы алар? Майлы калҗа тирәсендә бөтерелүчеләр адым саен, алар үзләрен ватанпәрвәрләр, патриотлар дип саный һәм законнарны да шулар яза...

Әниемне сугыштан соң да язмыш башыннан сыйпамый. Бер күреп белмәгән, 14 яшькә өлкән әтиемә кияүгә бирәләр. Әтием бик эшчән, кулыннан килмәгән эше юк, колхозда берничә эштә, тегермәнче дә, амбар мөдире дә, эретеп ябыштыручы да... Шул ук вакытта ашка умач уарга он булмас иде, дип сөйли әнием. Өйдә 6 бала. Әтием фронтовик, сугышның беренче көненнән сугышып яраланып 44нче елда гарипләнеп кайта.

Мин кечкенә чакта Җиңү көне дип артык каударланганнарын хәтерләмим. Ә менә 1970нче елда Җиңүнең 25 еллыгына (75нче ел да булырга мөмкин) авылымда һәйкәл ачылышында без балалар концерт куйдык. Анда сугышта үлгән авылдашларымның исемнәре язылган, әтиемнең абыйсы исеме дә шунда. Андый һәйкәлләр һәркайда булдырылган ул чакта. Әле дә торалар. Ләкин фронтовик, ветеран дип данлау әле юк. Аны минем әтием кебекләр күрә алмады шул. Ә игътибар кирәк. Гади генә илтифат итү дә үткән буынның кичергән авыр газапларын тану, аларны санлау булыр иде. Аларга күп кирәкми. Моны раслап, тагын бер истәлек белән уртаклашам.

Казаннан кайтып керсәм, өйдә әнием янына күрше Газзә апабыз да кергән (ике ахирәт мичкә бәрәңге тәгәрәтсәләр дә, бергә утырып чәй эчәләр иде, урыннары җәннәттә булсын), пакет актарып утыралар.

– Кара, монысы синекендә бармы? Монысы нинди? Бу нәрсә?

Әнә шулай пакеттагы шпрот консервасын, бер кап ярманы, 1 шешә аракыны санап, чагыштырып утыралар. Аракысын нигә тыкканнар икән инде безгә, эчикмени, дип шаярышып та алдылар. Шушы кечкенә генә пакетны барлап утырулары юклыктан түгел, җитеш иде тормышлары. Без дә төяп алып кайтабыз. Ни теләсәләр, шул бар. Бүләк нәни, ләкин бу пакетта – хөрмәт, санлау. Әле пакеттан Путин имза куйган открытка да килеп чыккач, аптырап та калдылар. Путин да, Шәймиев та котлаган үзләрен, һәркайсын «персональ», татарча да язганнар бит...

– Шәймиев үзебезнеке, менә Путин каян имзалап өлгерә алды икән боларны, – дип аптырашып утырганнары хәтеремдә ике әбинең. Аңлатып тормадым билгеле, шатлансыннар, Путин да, Шәймиев та үзе кул куеп җибәргән, дип белсеннәр. Типография кәгазе икәнен белми калсыннар, юкса, кадере бәясе кими, дип уйладым.

Әйе, күп кирәкми балачаксыз, үсмер чаксыз калган, яшьлеген сугыш золымы урлаган буынга. Алар инде күп тә түгел. Редакциябезгә хурланып, уфтанып мөрәҗәгать итүчеләр бик күп: нигә соң сугыш чоры балаларына аз гына булса да илтифат юк, дип гаҗизләнә алар. Юкса, күп кенә төбәкләрдә кечкенә булса да, өстәмә түләүләр, ниндидер ташламалар бар. Әле алар дотациядә утыручы төбәкләр. Республикабыз бай дип горурланабыз. Әлбәттә, бу сөенеч. Әмма сугыш михнәтенең ни икәнен аңлаганнарның, шуны башларыннан кичергәннәрнең хәленә керәсе, күңелләрен күрәсе иде. Китәләр бит арабыздан, китәләр. Үкенечкә калачак тарих алдында. Сугыш ветераннарына да булсын, тыл хезмәтчәннәре дә онытылмасын иде. Сугыш ветераннары санаулы гына хәзер, исәннәргә бирелде инде, пенсиясе дә, өстәмә түләүләре дә, фатирлары да. Бу бүләкләр белән дәүләт аларның оныкларын сөендерде, сөендерә. Сугыш чоры балаларына түләү өчен акча юк, дисәләр, бәлкем спорт командаларына түгелә торган бюджеттан бер миллиардны киметергәдер. Бәлкем, спортчыларның миллионнарын бераз гына кисәргәдер һәм чит илләрдән сатып алмаска, үз спортчыларыбызны тәрбияләргәдер. Ә бәлкем, бүгенгедәй купшы парадлар кирәк тә түгелдер... Шул парад өчен тотыласы акчаны сугыш чоры балаларын хөрмәтләүгә тотаргадыр...

 Иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии