«Нәрсә эшләргә?»

«Нәрсә эшләргә?»

Русия хакимияте азык-төлеккә бәяләрне контрольдә тота. Без беләбез, базарга йогынты ясый торган факторлар күп, ләкин хөкүмәт аларны нәтиҗәле амортизацияли, дип белдерде Кремль сүзчесе Дмитрий Песков. Сөендем, димәк яшибез әле. Бәяләр артмаячак, бар да әйбәт булачак. Бәхетле тормыш дәвам итәчәк…

Тик менә бәла – интернет бар ич. Русиядә бәхетле тормыш турында сөйләүче һәм ир белән хатын мөнәсәбәтләре тирәсендәге шау-шуларны гына чыгарып селкүче федераль телеканаллардан тыш та үзгә мәгълүмат бирүче чыганаклар бар бит. Һәм мин аларны укып күңелсезләнә башлыйм. Соңгы елда бәяләр Русиядә 8,2 процентка күтәрелгән. Соңгы бер елда иң күбе яшелчәләр кыйммәтләнгән – 17,5%. Ә Европада ул нибары 0,2% кына. Росстат мәгълүматларына караганда, җиләк-җимеш 13,5%ка, ә татлы ризыклар (шикәр, шоколад, кәнфит һ.б.) – 13,7%ка кыйммәтләнгән. Элегрәк Bloomberg компаниясе Русияне Төркия, Һиндстан, Бразилия һәм Нигерия белән беррәттән ашамлыкларга бәяләр күтәрелү буенча кайнар нокталар исемлегенә керткән иде.

«АиФ» гәҗитендә укыганнарымнан чыгып тагын өстим: 1 ел эчендә рубль үзенең авырлыгын 20 %ка югалткан. Димәк, кесәбездәге бүгенге акчабызга без хәзер 1 ел элек булган халәтебезгә караганда 20 %ка кимрәк әйбер сатып ала алабыз. Шул ук вакытта рубль очсызлану фонында акцизлар, коммуналь түләүләр арта… Арта, кыйммәтләнә… Бу бүген бик еш ишетелә торган сүз. Юлда йөрү бәяләре, бензин хакы күтәрелә, кош ите, казылыклар җитештерүчеләр чаң кага, бәяләрне арттырырга кирәк… Росстат мәгълүматларына караганда инфляция 2016нчы елдан соң рекордлы күрсәткечкә – 5,6%ка җиткән. Ел башында гына да бәяләр 1,2%ка арткан.

Бәяләр рубльнең очсызлануы аркасында гына түгел, ә бәлки базарның бюрократлашуына да бәйле, дип белдерде РФ президенты каршындагы икътисад институты доценты Владимир Трегулов. Әйтик, хәзер сөт продуктлары һәм су маркировкаланырга тиеш. Шушы процедура өчен генә дә ел саен 3 – 5 млд сум сарыф ителә. Шул сәбәпле генә дә бәяләр 3 –5% артырга мөмкин, ди галим. Кайбер мәгълүматларга ышансаң, 2нче кварталда хөкүмәт социаль мөһим азык-төлеккә бәяләрне көйләп торырга җыенмый да. Димәк, бәяләр өскә шәп үрмәләячәк.

Азык-төлек белән бергә тәмәке, аракы кыйммәтләнә. Көнкүреш техникасы бәяләре дә, бигрәк тә чит илләрдән кертелүче товарлар хакы соңгы елда күзгә күренерлек дәрәҗәдә артты, һәм дәвам итә. Шуңа күрә экспертлар аларны иске запаслардан бүген үк алып калырга киңәш итә. «Ведомости» фаразына караганда 2021нче елда электрон җиһазларга бәяләр 15 – 40%ка күтәреләчәк. Моңа пандемия аркасында Кытайдагы заводларның ябылуы, рубльнең очсызлануы, АКШ белән Кытай арасында сәүдә сугышы сәбәпле диңгез транспорты бәяләре арту «гаепле». Ләкин экспертлар 14нче еллардагы кебек хаталарны кабатламаска өнди: кирәксә-кирәкмәсә дистәләп телевизорлар, планшетлар алырга киңәш итми.

Кыскасы, Песков әфәнде тынычландырырга тырышса да, якын киләчәк горизонтында тотрыклылык, күңелгә тынычлык бирә торган шартларны күрмим. Быел депутатлар сайлау елы да бит әле. Бәяләр күтәрелү, халыкның реаль кереме кимү тотрыклылык урнаштыруга ярдәм итмәс. Бер генә юл – ризасызлык кәефләрен көч кулланып төбе-тамыры белән умырып ташлау. Бүген ил казармалы жандармерия тәртипләре урнаштырып тоташ депрессия алымы белән эш итә. Штрафка тартырга, хөкем итәргә… Һич кенә дә ирекле уйларга, хакимияткә тел-теш тидерергә ярамый.

Бу нисбәттән, мәкаләне хозурыгызга әзерлим, үзем уйланам: ярар микән, мине гаепле дип табарлык сәбәпләр тапмаслармы? Чөнки, яңа закон кабул итәргә хыялланалар: бәяләр арту турында хәбәр таратсаң да хөкем итәргә мөмкиннәр. Бердәм Русия фиркасеннән депутат Анатолий Выборный шундый тәкъдим белән чыкты. Дөрес, бу фейк, ягъни ялган хәбәрләр таратучыларга яный, диләр үзе. Тик безнең илдә әгәр сине жираф дип атасалар, түгеллегеңне исбат итеп кара?!

Фамилиясенең яңгырашы белән үк депутат булырга гына тиешле кеше – экс-хәрби прокурор Выборныйга минем киңәшем бар. Булгач, булгач, мәсьәләгә киңрәк масштабта, колачлырак карарга кирәк. Әйтик, табиблар яман диагноз куя икән авыруга, утыртырга, синоптик начар һава торышы фаразлый – утыртырга… Төшермәсеннәр кәефне, матур гына яшәп ятканда… Гомумән, вакланып та торасы юк, «утыртырга» дигән сүз янында буш урын калдырып указ чыгарасы да, әйдә алга. Кайсы чиновникның фантазиясе ничек эшли, шулай язып тутыра.

Моннан гасыр ярым элек бөек рус язучысы Николай Чернышевский «Нәрсә эшләргә?» дип сораган иде. Менә икенче йөзьеллыкны тутырабыз, әле һаман белмибез нишләргә икәнен. Утыртырга, хөкем итәргә, гарип, ятим балаларыбызны чит ил гражданнарына балалыкка бирмәскә – үзебездә газаплансыннар, чит иләрдән кергән азык-төлекне юк итәргә, әгәр дә ниндидер могҗиза белән Апастагы авыл кибетендә бер венгр казы качып калган икән, аны тракторлар чакыртып таптатырга… Менә шулай гына стабильлекне тотып торып була бит.

Ах, да… Интернет бар бит әле, Путин да аның турында «к сожалению» диде. Ул булмаса, Советлар Союзындагы кебек берничә телеканал гына һәм төп яңалыклар программасы «Время» гына булса… Без үзебезне дөньяда иң бәхетле дип йөрисе дә бит…

Юк, шул интернетны тыю мөмкинлекләре турында сүз кузгатылгаласа да, бу инде мөмкин түгел бүген. Күзләрен, бармакларын телефоннан аера алмаган буын моны күтәрә алмас. Менә шул буын куркыта да инде. Сугышлар гына булмасын, Аллага шөкер, ипиебез бар, дип шөкер итеп яшәүче өлкән буын төп таяныч булырлык түгел бүген.

Менә шундый катлаулы вәзгыять. Кремльдә Владимир Путин еллык юлламасын февраль аенда ук юллыйсы дигәннәр иде. Инде март, бу хакта сүз әйтүче юк. Мөгаен, Кремльдә дә әлегә әйтер сүзләр җитәрлек табылмыйдыр. Нәрсә эшләргә? Некрасов та әйтеп калдырмаган…

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии