Тарих шаһит, күсәк ике яклы

Тарих шаһит, күсәк ике яклы

Әле кичә генә авылдагы күршем Әлфия белән сөйләштем. Хәзер 3 сыер асраучыга, умарталарга да салым билгеләячәкләрмени, иртән сөт тапшырганда сөт җыючылар әйтте. Күрше авылда йорт саен кереп йөргәннәр, синең классташың Илһамга да кергәннәр, – диде ул.

– Белмим шул, андый канун турында ишеткәнем юк. Үзмәшгульлек булса, ул мәҗбүри түгел әлегә. 2–3 сыер асраучыларга кагыла, дип белмим. Ярар, хәзер Илһамга шалтыратып белешәм, ышанмыйм бу имеш-мимеш кенәдер. «Яңа Гасыр» телеканалыннан «Туган җир» тапшыруында коллегам Рамил Гарипов Мөслим районында болынга көтүгә чыкканга сыер өчен акча җыю турында сөйләп шаккаттырган иде, хәзер бу яңалыкны прокуратура тикшерә, дип беләм. Тикшерсәләр дә, канун бозу дип тапмаслар, бездә мошенниклар заманы бит хәзер, һәр кануннан файда алу җаен табучылар җитәрлек. Инде авылда болай да терлек асраучылар бетеп бара, аннан авыл бөтенләй терлексез калырга мөмкин бит, – дип төгәлләдем әңгәмәне.

Классташым бик иртә дөнья куйган әтисеннән үк умарталы булып калып, бал кортлары белән шөгыльләнә, мал асрый, алсыз-ялсыз хәләл хезмәт белән тормышын алып бара. Бик тырыш гаилә, уллары да тырыш. Аларның уңганлыгына сокланырлык. Мондый тырышлык белән тормышлары да мулдан. Телефонны җыеп, сораштырырга булдым.

– Чынлап та миңа җирле үзидарә вәкиле белән бергә салым инспекторы килде кичә, ИП итеп теркәп киттеләр, мин кәгазьләргә кул куйдым, – дип аңлатты классташым.

– Үзмәшгульдер ул. Бу сиңа ни бирә? – дип сорыйм.

– Белмим, хәзер бакчамда үстергән бәрәңгемне дә сата алмыйсың, дип аңлаткач, штраф салалар, дип куркыткач, ризалаштым инде. Түләвен дә үзең күпме кертә аласың, шулай гына түлисе, диделәр, – ди ул.

Әйе, Татарстан үзмәшгуль булып теркәлеп эшләү буенча пилот регионнар исемлегендә. Әлегә ул мәҗбүри булырга тиеш түгел. Тик инде хәбәр иткәнебезчә, план кәттә куелды, республикада быел 60 мең кеше үзмәшгуль булып теркәлергә тиеш. Димәк, ихтыяри саналган бу яңалыкны кабул итәргә, кем әйтмешли, «этен дә, бетен дә», гадәттәгечә, ихтыяри-мәҗбүр итәчәкләр. Илһамны тынычландырганнар: синең күпме бал, күпме ит, бәрәңге сатканыңны кем исәпли, касса аппаратың юк бит, дигәннәр, анысы. Тик мин мондый матур «котырту»га ышанмыйм. Казнада акча юк, ә аны тутырыр өчен бүген салым инспекцияләре бар куәтләренә эшли, яңадан-яңа кануннар иҗат ителә. Һәм килер бер көн, минем сабакташым Илһам алдына да шундый бурыч куелыр: менә синең фәләнчә баш умартаң бар, абзарың тулы терлек, бәрәңгеңне дә хәйран утыртасың икән… «Продукцияңне кая куясың, давай делись!» диярләр… Синең кортың бал җыя аламы, юкмы, бәрәңгең уңыш бирәме… кыскасы бар да Аллаһы Тәгалә кулында, уңыш өчен Аны гаепли алмыйсың… Тик син үзең салым инспекциясе аркылы дәүләт каршында бурычлы, монысы хак. Син аңа хезмәт итәргә тиешсең…

Әнием сөйләгәннәр балачактан ук хәтеремдә сеңеп калган: сарыклар өчен дә сөт планы булган, ит, май, йон, йомырка планы турында әйткән дә юк. Сарык сөте урынына кәҗә сөте тапшырып түли идек, ди иде ул.

Ни өчендер кәҗәгә салым булмаган. Шуңа күрә аны «Сталин сыерлары» дип йөрткәннәр, шыпырт кына, әлбәттә. Кычкырып әйтүчеләр кыйммәт түләгән: шактый гына кеше шул кәҗә исеме аркасында гына да туган нигезеннән, гаиләсеннән сөрелгән, атылган, юкка чыккан…

Илне азык-төлек белән тәэмин итәсе бит, ә моның өчен кем бар: әлбәттә, карусыз, күндәм, сабыр авыл халкы. Әниемнәр колхозда таякка бушка эшләгән, декрет ялын күрмәгән. Иртәнге 2дә көтү куып басуга чаба идек, ди иде ул. Әле акча салымнары, займнар сатып аласы. Менә шул займнарны барлы-юклы малларын сатып түләгәннәр. Ә үзләре баш-аягы, эчәгесе белән генә канәгатьләнгәннәр. Әнием, горурланып, куанып сөйли иде: «Шунысы сөендерә, әтиең гомере азагында туйганчы ит ашап калды. Карт сыер булса да, үзебез суеп ашадык. Минем дә аз-маз хәтеремдә, зур мичкә ягып чүлмәк белән утырта иде ул итне. Карт булгач, озак пешкәннән соң тәмле булгандыр инде. Мин үзем, үземне белә башлаганчы ук, ни өчендер итне мәҗбүри генә ашаганмын. Бер елдан соң инде әтием авырып китте, тагын бер елдан китеп барды…

Әллә ил башлыклары менә шушы «продразверстка» турында хыялланамы дип тә уйлап куям. Ничек инде, кемдер берни үстерми, капка төбендә көнбагыш чиертеп, ял итеп утыра, ә менә көнне-төнгә ялгап, бәйрәм, ял күрми сәламәтлеге белән санлашмый дөнья куган Илһам кебекләр хәзер үзмәшгульме? Күршем Әлфияләрнең дә тормышы күз алдында, эшләрен тавык та чүпләп бетерә алмый. Мәктәптә укыта, терлек карыйсы, бакча, өй… Иртәнге 4тә сөт тапшырасы, анысы да арзан… Көнгә 4–5 сәгать йокы эләгә микән?!

Минем әтием дә колхозның бар эшен эшләгән, берьюлы 3 эштә җаваплы булган. Соң кайтып, иртүк чыгып чапкан. 6 малайны туйдырасы бар бит. Ындыр табагы мөдире, тегермәнче, эретеп ябыштыручы… Әнием сөйләгәннән шуны гына әйтим: балаларга әзерлисе бар, кеше керсә дә умач уарлык та он юк, ә әтиегез ындыр табагы мөдире, тегермәнче иде, дип уфтана. Шул әтиемне аздан гына төрмәгә утыртмаганнар, нахак гаеп тагып. Авыл халкы алып калган. Ә куштаннар, әле араларында туганнарыбыз бар, аның саен узынып тавыш чыгарганнар…

Бүген менә шушы хатирәләремне искә алуым юкка гына түгел. Телефоннан сөйләшкән күршем Әлфия дә, Илфат абый, кая бара бу дөнья, әнә Мәскәүдә нишләп беттеләр ич инде, дип куйды.

Нишлисең, авылдаш күршемне тынычландырырлык җавабым юк шул.

Бүген чиста сайлаулар, үзебез теләгәнне сайлыйк, дип таләп иткән кешеләр эзәрлекләнә. «ОМОН», «Росгвардия» протест белдерүчеләрне вәхшиләрчә дөмбәсли, җавапка тарта, штраф салалар, төрмәгә утырталар. Тыныч кына урамнан баручылар полиция күсәкләре астында кала. Аяклары сына, кешеләрне җиргә салып таптыйлар, хатын-кызларның чәчләреннән сөйрәп йөриләр, кысан изоляторлар – «обезьянниклар»га шыплап ябалар. Митингка балигъ булмаган балалары чыккан ата-аналарны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында баш ваталар… Шул ук вакытта бер егет бер полиция вәкиленең каскасына үрелгән, икенчесе буш пластик шешә һәм чүп савыты аткан һ.б.лар. Юк, теге әле генә күсәкләр белән үзләре кешеләрне дөмбәсләгән амбаллар исән, берни булмаган, әмма алар власть вәкиле буларак, бик зур зыян кичергәннәр… Что син, кемдер синең каскаңа орынсын әле, Алла сакласын…Хәзер теге «зыян салучыларны» җинаять эшләре ачып төрмәгә утыртачаклар, власть вәкилен «имгәткән» өчен…

Мин пессимист түгел, тик куркам. Чөнки балаларымның, оныкларымның тыныч илдә, имин, мул тормышта яшәүләрен телим. Беркем беркемне кыерсытмасын, беркем эшләми генә башкалар хисабына баерга тырышмасын, кемдер бернинди көч куймый, балда-майда йөзеп, кемдер ачлыктан, җитмәүчелектән, чарасызлыктан, хокуксызлыктан интекмәсен, яшәешебез хәләл булсын, дип телим. Бүген үзләренең хокукларын хокук итәргә теләп үз сүзләрен әйтергә урамга чыгарга мәҗбүр булган пикетчыларны дөмбәсләүчеләр мәктәпләрдә тарих дәресләрендә утырдылар микән?! Һәр режим тарихны үзенчә иҗат итәргә тырышса да, тарихи сабаклар күз алдында. Моннан 100 ел элек тә хакимият халыкны ишетергә теләмәгән. Һәм һәртөрле анархистлар, большевиклар пәйда булган. Советлар Союзы да нинди бөек держава иде, аны күреп белгәннәр арасында, аны сагынмаган кеше юктыр. Ләкин факт: ул да ил җитәкчелегенең сукырлыгы аркасында җимерелде. Чөнки халык инде 80нче елларда көч-хәл белән утырып та тора алмаган «главный» бабайлардан, гамәлләреннән көлә, туйган иде, властьның авторитеты калмады. Трибунада яшь, тел бистәсе, вәгъдәләрне кызганмый өләшүче Горбачев пәйда булуга аңа иярде һәм… ярык тагарак алдында калды. Бүген дә шул җимерек тагарак янында кайнашабыз.

Көч структуралары белән куркытып була, әмма куркуның да чиге бар. Чыгырыннан чыккан, идарә итеп булмаслык массага әйләнгән халык «Росгвардия» егетләренең күсәкләрен тартып алып, аларның үзләрен дөмбәсләүгә күчмәсен… Алла сакласын, бу бик куркыта. Стихияле анархия яхшыга илтмәячәк. Бүген хакимияттә, Думада халык өчен эшлибез, дип, киресенчә халыкның кесәсен капшап, аны почмакка кысрыкларга маташалар. Кыйнап, куркытып яраттырып булмый. Тарих кабатланырга мөмкин.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии