Почтасыз калмабызмы?

Почтасыз калмабызмы?

Сүзем тагын почта турында. Эчем пошып, борчылып язам. Почта эшләми, дөресрәге эшли алмый, тәмам таралып бара.

Моннан берәр ай чамасы элек «Татарстан почтасы» җитәкчелеге журналистлар белән очрашты, вакытлы матбугатны таратудагы проблемаларны уртага салып сөйләшү дип аңлаттылар әлеге инициативаны. Очрашуга мине дә дәштеләр. «Татмедиа» җитәкчелеге аерым басып ясап, минем килүемне үтенделәр. Чөнки башыбызның ни сәбәпле авыртуын кайда булсам да – батырып әйтәм, җитешсезлек күрсәм – дәшми кала алмыйм. Менә бу юлы да сорауларымны яудырдым гына. Ә алар күп...

– Почта хезмәткәренең хезмәт хакы ни өчен бик кечкенә? Ни өчен аның ставкасын кискәләп бетерделәр? Эше кимемәде бит. Ни өчен хат ташучы сумкасына газета-журналлар урынына сыйфатсыз товар төяп йөри дә, аны пенсия өләшкәндә әби-бабайларга «төртергә» мәҗбүр? Тегеләре яхшысынмыйча алып кала. Әлеге товар сыйфатсыз булуы өстенә кибеттәгедән күпкә кыйммәтрәк тә. Ни өчен урыннарда почта бүлекчәләре ябыла? Газета-журналлар ияләренә вакытында барып җитми, яисә бөтенләй югала?..

Менә шундый «ни өчен»нәрне күп яудырдым мин әлеге киңәшмәдә. Тик анык җавап кына ишетмәдем. Һәм бу очрашуның да «күрдем, ишеттем, оныттым» тамгасы куяр өчен генә җыелганын аңлап кайтып киттем. Бәлкем, берәр анык җавапны ишетергә ирешә алган булыр идем дә, залда «ат дагалаганда, бака ботын кыстыра» дигәндәй, «уходим в детали» дип төзәтеп утыручы олпат редакторлар да бар иде шул. Шулай сүзне читкә борырга азапланган «Республика Татарстан» газетасының баш редакторы Александр Николаевич Латешевны аңлыйм мин. Аңа нигә вакланып утырырга?! Аның өчен авылда почта бүлекчәсе булды ни дә, булмады ни... Почтальон эшләде ди дә, эшләмәде ни. Бюджет акчасына яшибез, әле язылу өчен дә кайгырасы юк, һәр ведомствога тиешле план куелган, кем әйтмешли «Даешь подписку на газету «Республика Татарстан». Кеше үзе язылмаган газетаны нәшер итүчегә мөһим түгелдер: ул вакытында килде ни дә, килмәде ни. «Безнең гәҗит» укучысы кебек һәр номерны редакциягә шалтыратып редакция аша эзләтеп йөрүче юктыр. Юкса, хөрмәтле газетабызның хөрмәтле редакторы почта таратучының хәленә керер иде, «аны нәни детальләр» дип шәрехләп утырмас иде. Ә минем өчен авылдагы почта хезмәткәренең матди хәле мөһим, аны кайгырталармы, хөрмәт итәләрме... Гомумән, илебездәге һәр гражданинның хөрмәтле кеше булуы мөһим.

Ләкин ул вакытта дәшмәдем. Битарафлыкны күрдем дә язмадым. Инде бу очрашуны искә төшерүемнең сәбәбе – проблема шәһәргә килеп җитте. Редакциябезгә хезмәт күрсәтә торган 66нчы почта бүлекчәсе ябылу алдында. Инде 2 атнадан бирле заказлы хатларымны ала алмыйм. Бина тулы халык – чират. Эшләүче юк. Бер тәрәзә хезмәт күрсәтә. Әле аерым көннәрдә ябылып та тора. Техник сәбәпләр дигәннәр ишектә...

«Татарстан почтасы»на якын даирәләрдә танышларым шыпырт кына пышылдады: эшләргә кеше юк, хезмәткәрләр эштән китә...

Менә теге «уходим в детали» шушы буламы? Мин куйган сорауларның әһәмияте юкмы? Әйе, хезмәт хаклары түбән, өстәмә керем кирәк. «Татарстан почтасы» җитәкчелеге товар сату, хезмәт күрсәтү төрләре артачак, дип вәгъдә итте. Ләкин ул хезмәтләр талап акча эшләү ысулы булмасын иде, әллә нинди страховкалар планнары куймасыннар, сатыла торган товарлар сыйфатлы һәм арзанрак булсын! Моның өчен товарны дус-ишләрдән аласы түгел, тендер аша нормаль ширкәтләрдән алыргадыр... Ул чагында бернинди дәгъва да булмас. Почтальоннар да канәгать булып эшләрләр. Аларның бүгенге 5 мең сумлык хезмәт хакларына өстәмә түләү дә булыр. Почта бүлекчәләре ябылмас та. Теге җыелышта мин әнә шул хакта сүз булыр дигән идем дә бит. Кызганыч, җавап булмады. Әнә инде шәһәрләрдәге почта бүлекчәләре дә ябылу алдында.

Шуңа күрә хатларыгызны заказлы итеп җибәрмәсәгез иде, дип мөрәҗәгать итәм. Чиратларда торырга вакыт җитми.

Һәм суз уңаеннан кисәтәм, бары тик 14нче октябрьгә чаклы гына газеталарыбызга ташламалы язылу оештырыла. Бу вакытта «Безнең гәҗит» 100 сумга, ә «Серләр гәҗите» белән «Шифалы гәҗит»кә 6 айга язылу хакы 32 сум 70 тиенгә арзанрак.

P.S. Шулай мин почта таралып килә дип борчылып утырганда, бар дөньясы мәтәлә бугай. Халыкара журналистлар консорциумы офшор зоналарда күренекле сәясәтчеләрнең күпме байлыкларын яшерүләре турындагы мәгълүматны фаш итте. Бу инде өченчесе. Исемлектә 200 илдән 330 югары чин, 130 миллиардер, артистлар, спортчылар бар. Чехия Премьер-министры да, Украинаның хәзерге президенты да телгә алына... Һәм ничек инде Русиядән башка?! Русиялеләр дә исемлектә саллы урын били. Шунысы: алар Кремльгә якын фигуралар, Путинның дуслары. Президент сүзчесе Песков бу хәбәргә аптырамады, бары тик дошман дип күрергә теләгәннәр арасында байлык яшерүчеләрнең булуына гына гаҗәпләнде. Гомумән, бу тема бик кызык, әле сөйләшербез. Димәк, «Безнең гәҗит» белән бергә булыйк. Язылып калыйк.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии