Кыйблабызны табышырга ярдәм ит!

Кыйблабызны табышырга ярдәм ит!

Кайчандыр газетабыз шул шигарь белән башлана иде. Аны ковид афәтеннән саклануга чакыру белән алыштырырга мәҗбүр булдык. Менә шул шигаребезне кире кайтарабыз. Ул күренекле шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның «Безнең гәҗит» ачылышына атап язылган шигыреннән алынган юл иде. Чөнки бу шигарь бүген кайчандагыга караганда да актуальрәк.

Чираттагы тапкыр искәртәм, моңарчы бәйсез фикерле, акны ак, караны кара, дип тамгалаган куркусыз газетабыз телен тешләргә мәҗбүр. Нәрсәнең ак, нәрсәнең кара икәнлеге болай да аңлашыла. Миңа яңа гына 61 тулды. Шушы гомеремдә мондый тотрыксыз, хәтта куркыта торган чорны күргәнем булмады. Иң аянычы шунда, мин 37нче елгы репрессияләрнең нәкъ менә безнең илдә генә мөмкин булганлыгын аңладым. Менталитетыбыз үзгә, хөсетлек ташып тора икән бездә. Моны аңларга шомлы, томанлы форсат кына кирәк булган икән.

Менә нинди дөрес булмаган яшәү принцибы төп шигарьгә әйләнде: мин үзем ялкау, өстәвенә надан да... әмма булдыклы күршемнән көнлим, аның бай булуын теләмим. Иң аянычы – минем кебек уйламыйсың икән, дөмек... Гаепләүләрнең асылын да аңлау кыен булган үтә кырыс кануннар хөкеменә бер-беребезне сатабыз. Бәхәсләшү юк: бер төрле уйлау, бер төрле караш таләп ителә. Минемчә түгел икәнсең, хәбәр итәм. Әнә Мәскәү метросында телефонында Украина президенты Зеленскийны тыңлап барган кызны күреп, бер ханым чыгырыннан чыга, «җинаятьче»не сүгәргә өлгерми, тегесе тукталышта чыгып китә. Ә ханым полициягә хәбәр итә, «җинаятьче»нең тышкы билгеләрен тасвирлый. Бу кыз бала «котчыккыч зур җинаять» кылган: телефонын колакчынсыз кычкыртып дошманны тыңлап барган бит.

Укучылар укытучыларын «махсус операция»не якламаган өчен фаш итеп хөкемдарларга тапшыра... Якламыйсың икән, димәк син армиянең абруен төшерәсең...

Мондый хәбәрләр белән социаль челтәрләр тулган. Газетабызның бу санында да моңа мисаллар бар. Нинди заман җитте?! Пышылдап, як-ягыңа каранып кына сөйләшер чак... Бүген бәяләр күтәрелүе дә, дефицит барлыкка килү дә мөһим түгел. Тулы бер милләтләрне гаепләү, хурлау бара. Милләт-ара низаг чыгарырга мөмкин, дип шәрехләнә ала торган канун эшләми. Халык писүккә, башка дефицитка озын чиратларда торганда вакытын бушка үткәрми, Бендерчы фашистларны, Байденны сүгә. Шунда син килешмәсәң, кыйнап ташларга да күп сорамаслар, әле шалтыратып җиткерсәләр, килеп алып та китәргә мөмкиннәр үзеңне һәм армиябезнең, Русиянең дәрәҗәсен төшерүче дип җинаять эше кузгатып дистәләгән елга ябып куюлары ихтимал. Нишлисең, доносларсыз яши алмыйбыз ахры. Теге чакта да Сталин килеп тәрәзә төбендә йөрмәгән, бары системасын булдырган. Бүген дә күрше күршесен сата, туган белән туган кычкырыша, Украинадагы «махсус операция»не яклап, йә кабул итә алмый талаша. Сәламәт булмаган донослык авыруы тирән тамыр җәйгән. Хәзер миналар шыплап урнаштырылган кырны телебез белән капшыйбыз кебек. Иминлек телим, дияргә дә куркыныч бугай инде.

Ләкин мин әйтәм: миңа иминлек кирәк. Минем өчен иң мөһиме: кемнең кем булуына карамастан, бар да исән-сау булсын, балаларыбыз имин тыныч мәктәпләрдә белем алсын, һәркем горурланырлык, яратырлык ватанында яшәсен. Башкача уйларга киңәш ителмәгән, сүз иреге кысылган бүгенгедәй заманда «Безнең гәҗит»нең булуы, үзен саклап кала алуы мөһим. Без моның өчен кайбер кануннар белән килешмәсәк тә, аны үтибез, ялгышлардан сакланырга тырышабыз. Һәм сезне дә күпмедер дәрәҗәдә объектив мәгълүмат белән таныштырып барырга тырышырбыз. Кызганыч, бездәйләр күп түгел бүген

Инде форсаттан файдаланып тагын бер тапкыр искәртәм: бары тик 14нче апрельгә чаклы гына газеталарыбызга ташламалы язылу мөмкинлеге бар.

«Безнең гәҗит»кә 6 айга язылу бәясе 14нче апрельгә кадәр генә 99 сумга арзанрак – 740 сум 94 тиен. Башка вакытта ул 839,94 сум.

«Шифалы гәҗит»кә 2022нче елның икенче яртысына 6 айга язылу хакы 298 сум 80 тиен булса, 14нче апрельгә чаклы 265 сум 50 тиен буласы. «Серләр гәҗите»нә бары 14 апрельгәчә генә киләсе ярты еллыкка язылу хакы 32 сум 70 тиенгә арзанрак – 260 сум 70 тиен.

«Безнең гәҗит»нең Русиядә тарала торганы «Безнең гәҗит Россия» дип атала. Аңа киләсе ярты еллыкка язылу хакы 841 сум тирәсе (төбәккә карап билгеләнә), ә 14нче апрельгә чаклы ул бәя 756 сум чамасы була. Экономия 84 сумнан арта.

Киләчәктә дә бергә булыйк, күп булсак, бердәм булсак – без көчле.

Ил-йортларыбызга иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии