Газетага арзанга язылыр чак

Газетага арзанга язылыр чак

2023нче елның икенче яртысына газеталарыбызга язылу кампаниясе башланды. Мин кулымны йөрәгемә куеп, укучыларыбыз алдында баш иеп, газеталарга язылу хакының тагын артуын җиткерәм. Чөнки почта, типография хаклары, гадәттәгечә, тагын артты. Әле тагын да кыйммәтләнәчәк. Инде берничә ел редакция үз чыгымнары өлешен күтәрми, ә бәлки, бары тик почта тарифының кыйммәтләнгән өлешен генә өсти бара. Без аңлыйбыз, укучыларыбызның да кесәләре калын түгел. Шул ук вакытта элекке дәрәҗәдә дә кала алмыйбыз, бу безнең өчен ябылуга тиң булыр иде.

Ләкин уңайлы форсат бар. Бары тик 10нчы апрельдән 20нче апрельгә чаклы гына абунәче ункөнлеге була. Бары шушы вакытта гына газеталарыбызга ташламалы язылу оештырыла, ә ташламалар саллы килеп чыга.

Мавыктыргыч хикәяләр тәкъдим итүче П3322 индекслы «Серләр гәҗите»нең хакы 33 сум 90 тиенгә арзанрак – абунәче ункөнлегендә 265 сум 80 тиен, башка вакытта 2023нче елның соңгы 6 аена язылу хакы 299 сум 70 тиен.

Сәламәт булу серләренә төшендерүче, көнкүрештә көндәлек кирәкле киңәшләр бирүче «Шифалы гәҗит»кә язылу хакы да шулай ук – абунәче ункөнлегендә язылганда 33 сум 90 тиенгә арзанрак килеп чыга, 2023нче елның икенче яртысына шушы ункөнлектә генә – 265 сум 80 тиен. (индексы П3321).

Атналык газета «Безнең гәҗит»нең индексы – П2559. Аңа 10 – 20 апрельдә язылу хакы 810 сум. Ә башка вакытта ул 919, 92 сум тора. Күргәнегезчә, газетабыз апрель аендагы абунәче ункөнлегендә генә 109,92 сумга арзаная. Ташлама, чынлап та күзгә күренерлек килеп чыга. Уңайлы форсатны кулдан ычкындырмассыз, дип уйлыйм.

Бу газеталарга Татарстанда гына язылып була. Аларны Татарстанда яшәүчеләргә килә торган итеп Русиянең теләсә-кайсы почмагыннан интернет аша яздырып булса да.

Газетабызның Русиядә тарала торганы – «Безнең гәҗит Русия» дип атала (Русия сүзе дә өстәлә). Индексы П3320. Аңа Русия төбәкләрендәге туганнарыгызга килә торган итеп интернеттагы сәхифәбез аша Татарстаннан да язылып була.

Кызганыч, Русия почтасы таркалып бара. Почта бүлекчәләре ябыла, хат ташучы булып эшләргә теләүчеләр кими. Бу аңлашыла да, хезмәт хаклары гаять түбән дәрәҗәдә. Ә Русиядәге почта реформасы прогресска, үсешкә түгел, җимерүгә генә корылган. Үзәктәгеләр, җитәкчелек югары хезмәт хаклары белән иркенлектә, затлы ремонтлар ясалган биналарда утыра, ә менә авыл почтальоны сумкасын күтәреп, газета-журналлар гына түгел, үтмәс товар сатарга, тагын әллә нинди мәҗбүри хезмәтләр күрсәтергә бурычлы. Почта бүлекчәләре дә ташландык, салкын бүлмәләр...

Кеше кадере, хезмәткәргә карата хөрмәт бүгенге вәзгыятьнең иң аксаган чире. Туган-тумачалыкны, коррупцияне нигез итеп алган җәмгыятьтә төшемле урыннарга теләсә-кем үрли алмый... Менә шул варислык буенча өскә үрмәләгән түрә, үз кулы астындагыларның ничек яшәве, ничек көн күрүе белән кызыксынмый. Бүген кайбер хакимият башлыкларының, түрәләрнең үз кулы астында эшләүчеләр белән мөгамәләсен тыңлап торсаң, колаклар шиңә, төрмә жаргоны бер кырыйда торсын. Ә астагылар нишләсен, түзә, башын иеп тора, аңа «син җүләр» дисәләр, килешә. Чөнки яшисе бар, балаларын дәрәҗәле кеше итәсе, фатирлы буласы, дан казанасы, ипотека түлисе бар.

Менә шул кеше кадере почта системасында аермачык күренә дә инде. 6 мең сум тирәсе хезмәт хакына йөрүче почта хезмәткәре дә, бик күп урыннарда ишетмәгәнен ишетә, әмма түзә. Мин алар алдында баш иям. Алар безнең гаеталарыбызны җил-яңгырга, буранга карамый вакытында иясенә илтеп тапшыра. Җитәкчеләреннән рәхмәт ишетмәсә дә, якташларыннан, авылдашларыннан ишетә ул рәхмәтне, гади кешеләрдән күрә хөрмәтне. Бар әле почтада үз эшләренә намус белән караучы хезмәткәрләр. Алар булмаса, почта инде тәмам таралыр иде. Мәсәлән, миңа бүген Балтачтан почта бүлеге хезмәткәре Кадрия Минһаҗева абунәче ункөнлеге шартлары белән кызыксынып мөрҗәгать итте. Баксаң, инде менә шул арзанлы язылу вакытын максималь файдаланып каырга исәпләре. Менә бит, халыкка нинди файда китерәләр?! Чөнки кайберәүләр, белми, аңламый да калырга мөмкин бу форсатны. Вакыт узгач мөрәҗәгать итүчеләр ел да була.

Кыскасы, нинди генә шартларда да, без бергә булырбыз, чын, ялгансыз журналистика барлыгын «Безнең гәҗит» битләрендә исбатларбыз, дөреслекне язарбыз, дип өметләнәм.

Иң изге теләкләр белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии