Акча арта һәм гаепсездән гаеплене эзлиләр?

Акча арта һәм гаепсездән гаеплене эзлиләр?

2023нче елның мае русиялеләрнең шактый өлешенә йогынты ясый торган кануннар белән килә. Ул пенсионерларга, эшмәкәрләргә, хәтта җинаятьчеләргә кагыла.

Хәрби хәрәкәттә хәбәрсез югалганнарны хәзер 6 ай узуга хәбәрсез югалган яисә үлгән дип таныячаклар. Әгәр аның юкка чыгуына шаһитлык бирә алучы табылса, срок тагын да кыскара. Бу мирас бүлү өчен нигез булып тора. Ә хәзергә кадәр сугыш хәрәкәтләрендә хәбәрсез югалучыны тәгаенләргә, югалганнан соң 1 ел, низаг беткәннән соң 2 ел көтәргә туры килә иде.

Хәрби хәрәкәтләрдә үлүченең мәгълүматлары салым сере булып торачак.

Алкогольсез эчемлекләр маркаланачак. Бу ялган продукция таралуга каршы көрәшергә ярдәм итәр, дип фаразлана.

Билгесез мәетләрдән, шулай ук җинаятьчеләрдән, җинаять кылуда шикләнелүчеләрдән биоматериаллар алына һәм ул сакланачак. Әлеге биоматериалның иясе закон каршында тулысынча акланган очракта үз гаризасы белән аны юкка чыгарттыра ала.

1нче майдан 80 яшен тутырган һәм 2023нче елның гыйнварыннан эшләми башлаган пенсионерларның акчасы 7500 сумга арта. Әгәр пенсионер тәрбиясендә эшләмәүче булса, һәр кеше өчен 2406,91 сум өстәлә (аның максималь күләме 7220,24 сум). Һәм пенсияләрне хәзер шәһәр җирләрендә дә почта таратачак. Банк картасына күчерергә теләмәгәннәр, акчасын почта бүлегенә барып алырга тиеш була.

Эшләүчеләрнең дә хезмәт хаклары 10 процентка күтәрелә. Бер елдан да, берничә айдан да түгел, нәкъ менә бүген үк, май аеннан ук. Русия Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин шулай дип белдерде. Ләкин икътисадчылар сөенеп, кесәләрегезне капшарга киңәш итми, түрәләр хәерчеләр санын киметү җаен тапканнар иде бит, менә хезмәт хакларын да шул рәвешле «арттыра» алганнар. Монда хикмәт реаль керемнәрдә түгел, дөрес итеп саный белүдә, ягъни гап-гади арифметикада.

Максим Орешкин фикеренчә, Русияне матур киләчәк көтә. Эчке тулаем җитештерү 1 – 2 процентка күтәреләсе. Федераль бюджет дефицитлы булудан туктый, ягъни керемнәр чыгымнардан артыграк буласы. Әлбәттә әлеге макро икътисади күрсәткечләрнең йогынтысы халык кесәсендә сизелмәс, ә менә президент ярдәмчесе вәгъдә иткән, иртәгәге көннән үк яхшырасы күрсәткеч каян чыккан? Юкса, былтыр реаль хезмәт хаклары илебездә 1 процентка кимегән иде бит, моны статистлар да таныды. Ә монда кинәт шундый бәхет... Аз гына иртәрәк Икътисади үсеш министрлыгы да, реаль хезмәт хаклары 5,4 процентка артачак, дип белдергән иде бит юкса. Монда сүз 10 процент турында.

Реаль хезмәт хакы дип, салымнарны чигергәннән соң кешенең кесәсенә кергән акчаны саныйлар. Белгәнебезчә, 2022нче елның апрелендә инфляция хәтта 18 процентка җитә язды. Инфляция зуррак булган саен хезмәт хакының да реаль өлеше кечерәя, яки киресенчә. Быел инфляция март аенда 3,5 процентка калды, апрельнең унысына бөтенләй 2,8 процентка кимеде. Аналитиклар апрель нәтиҗәләре дә 3 процент тирәсендә булыр дип фаразлый. Максим Орешкин горурланып җиткергән яңалыкның асылы нәкъ менә шунда да инде. Былтыргы 18 процент белән быелгы 3 процентны чагыштырасы да шул 10 процент килеп чыга. Димәк хакимияттә шапырынганга карап, кесәдәге акча шул килеш кала, инде тотып бетерелмәгән булса билгеле. Монда хезмәт җитештерүчәнлегенең дә, нәтиҗәле эшчәнлекнең дә бернинди йогынтысы юк.

Соңгы вакытта Русияне ЯНГЫННАР ТЕТРӘТТЕ. Авыллар, урманнар яна.

Көчле янгын аркасында Свердлоу өлкәсенең Сосьва бистәсе чын җәһәннәмгә әверелгән. Җирле халык сүзләренчә, 150дән артык йорт янып юкка чыккан, бер кеше янып үлгән, олы яшьтәге хатын-кыз хәбәрсез югалган. Йөзләгән кеше иң кирәкле әйберләрен алырга да өлгермичә, өйләреннән качарга мәҗбүр булган. Аларны вакытлыча яшәү пунктларына урнаштырганнар. Тугыз мең квадрат метр мәйданда янгын сүндерелгән, меңнән артык йортны саклап кала алганнар. Курган өлкәсендә дә зур янгыннар чыкты.

Янгыннар Татарстанны да читләтеп үтмәде. Актаныш районында янгын чыгып 5 йортның януы турында без дә («Бер сәгать эчендә биш йорт көлгә әйләнде» «БГ» 12нче апрель 2023) язган идек.

Табигатьтә коры һава урнашу аркасында янгыннар чыгу куркынычы артты. Һәм бу янгыннарның барысы да диярлек кеше саксызлыгы аркасында килеп чыга. Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, бакчаларда чүп яндыру, учак ягу, табигатьне пычрату шундый афәткә китерә торган төп сәбәпләрнең берсе. Урманчылар белән сөйләшкәнем бар, табигатькә ташланган чүп, пыяла шешәләр дә янгын китереп чыгара ала. Кояш нурлары пыяла аша сынып коры чүпне төтәтеп җибәрергә мөмкин. Әнә шуңа да һәркемнән саклык чараларын күрү таләп ителә, бу һәркемнең намус эше.

Мин 2010нче елгы җәйге челләне һич онытмыйм. Юл буйларындагы коры чүп, салам яна иде. Ә сәбәбе машина тәрәзәсеннән ташланган тәмәке төпчеге. Бездә бу нисбәттән әдәп, тәртип аксый шул. Таныш урманчыларымны күзәткәнем бар, алар беркайчан да табигатьне пычратмый, аңа сак карый. Кулларындагы тәмәке төпчеген дә тәмам сүнеп беткәненә инангач кына тиешле урынга илтеп салалар.

Әлбәттә тәртип булдыру өчен кануннарның да үтәлешен тәэмин итәргә кирәк. Ләкин Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында бик җайлы ысул уйлап тапканнар: алар янгын чыкканда сәбәбен дә ачыклап тормастан, җир биләмәсе хуҗасын гаепләмәкче. МЧСның күзәтү һәм профилактика эшчәнлеге департаменты директоры Сергей Воронов сүзләренчә, гаепле башка кеше булса да, җир хуҗасы да җавапка тартыласы, әлбәттә тәкъдим гамәлгә куелса.

Шушы хәбәрне ишеттем дә, бу Русиядә түрәләр акыл буенча узышалармы әллә, дип тел шартлатып куйдым. Тикшерүчеләргә эш җайланасы икән, гаеплене эзләп тормасаң да була, җир биләмәсе иясен генә хөкем итәсе. Ә хуҗа кеше янгын булдырмас өчен көн-төн сакта торырга тиеш... Бәлкем гаепсездән гаеплене тәгаенләргә түгел, агитация-тәрбия чараларын арттырыргадыр. Өстәрәк телгә алынган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатырга, сүндерелмәгән тәмәке төпчегенең нинди фаҗигагә китерү ихтималын көн-төн радио-телевидение аша сөйләп торырга, фаҗигага тарганнарның күз яшьләрен күрсәтергәдер. Ә инде саксызлык авторларын ачыкларга, җитдирәк җавапка тартырга. Мәсәлән, машина тәрәзәсеннән чүп ташлаган өчен канун бар, әмма минем җавапка тартылучы турында хәбәр ишеткәнем юк.

Менә шул профилактика эше киң җәелдерелсә, МЧСка, шул ук Воронов әфәндегә рәхмәт кенә әйтер идек.

Аңлы булыйк. Онытмыйк, карак берне ала, ә янгын берни калдырмый, хәтта тереклекне, кеше гомерен дә кызганып тормый.

Иминлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии