Кем ни өчен көрәшә?

Кем ни өчен көрәшә?

Оппозиция лидеры Навальныйның күзенә химик эремә сибеп, бер күзен сукырайта яздылар. Аңарчы, йомырка да тондырдылар аңа, химик селтеләр дә сибеп карадылар. Зыяны тимәгән иде. Әмма мондый хулиганлык эшләгән җинаятьчеләрне тотканнары, хөкем иткәннәре генә булмады. Менә бу соңгы очракта да интернет аша активистлар гына җинаятьчеләрне фаш итә алды, әмма хокук саклау оешмаларыннан бернинди дә аңлатма юк. Димәк, бүген кулыңа корал аласы түгел, аптекага гына керәсе дә, тиешле химикатны алып, яратмаган кешеңә тондырасы. Куркыныч булып китә, болай уйлагач. Иң аянычы, җинаятьчеләр эзәрлекләнми, тотылмый. Навальныйга эремә сипкән кеше дә табылырмы? Инде кем икәнлекләре дә билгеле. Полициягә барасы да, кулга аласы гына. Интернет шаулый, мондый хулиганлыклар махсус көчләр тарафыннан махсус оештырыла, дип шикләнәләр анда… Чынлап та, оппозиция вәкилләренә һөҗүмнәр стихияле хулиганлык очраклары гына микән?!

Ә бу вакытта Навальный дәваханәгә йөри, бер күзе пешеп, 80 процент күрү сәләтен югалткан. Димәк, сәяси карашларың өчен күзсез дә калырга мөмкинсең бүген. Ярый ла башсыз ук калмасаң…

ТҮРӘЛӘР РУБЛЬГӘ КАРШЫ КӨРӘШӘ

Рубль соңгы айларда азмы- күпме бәһасен кайтара башлады бит әле. Әмма бу хакимнәрнең эчен пошыра. Русия хөкүмәтендә эчке валютабызның чит ил валютасына карата ныгуын бик үк теләмиләр. Русия хөкүмәтенең соңгы утырышында бу хакта тагын сүз булды. Анда Русия промышленность һәм сәүдә министры Денис Мантуров мәсьәләне кабыргасы белән куйды: «Безгә көчле рубль кирәк дип уйлыйсызмы? Аннан продуктлар арзанаермы? Юк», – диде ул катгый рәвештә.

Хөкүмәттә мондый фикер ялгыз түгел. Русия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев инде кайчаннан бирле әйтеп килә: 55–56 сумлык курс безгә яраксыз, аграрийләргә 60–65 сумлык курс кирәк, ди. Шул чагында Русия Украина, Румыния, Болгария белән көндәшлек итә алачак икән аныңча. Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин да кайчаннан бу хакта тәкрарлый инде. Аның фикеренчә, ныклы рубль эчке җитештерү өчен чын тормоз…

Бу әлеге түрәләрнең шәхси фикерләре генә түгел, рубьльнең абруен төшерү идеясе стратегик төсмер ала бара: ул Кремльдән ешрак ишетелә башлады. Вице-премьер Аркадий Дворкович, хөкүмәт тә, Үзәк Банк та милли валютабызны 60 сум дәрәҗәсендә тоту чарасын күрәчәк, дип белдерде.

Бүген рубль курсы ирекле, бары тик валюта сату-алу эшендә катнашып, Финанс министрлыгы гына аны күпмедер дәрәҗәдә тезгендә тота. Әмма бу тыкшыну җитәрлек дәрәҗәдә куәткә ия түгел.

Русия хөкүмәтенә, рубльне мәтәлдерү өчен акча басу станокларын тулы куәтенә эшләтү кала. Президент киңәшчесе Сергей Глазьев аны күптәннән эшкә җигәргә чакыра. Моның инфляциянең тирәнәюенә китерүен аңлап, Үзәк банк каршы килә.

Икенче юлы – кредитлар бирүне арттырырга, диләр. Әмма бу банкның үзендә кризисны тирәнәйтергә мөмкин. Рубль курсын төшерүгә, шулай ук, экспорт белән шөгыльләнүче эре бизнес ширкәтләрне файдаланырга мөмкиннәр. Алар акчаларын, башлыча, чит ил валютасында саклый. Бу ширкәтләр валюта базарына тыкшынып кирәкле һава торышын тудыра ала.

Кыскасы, хөкүмәт даирәләрендә рубльнең кыйммәтен какшату турында сүз алып баралар икән, бу эшләнәчәк, дип уйлыйм. Әмма, рубльнең чит ил валютасына карата кыйммәтен югалту эре ширкәтләргә отышлы да дыр. Бу максат артында, башлыча, шул ук чит илгә чимал сатучы эре ширкәтләр мәнфәгате тормый микән?! Әмма халык бар бит. Министрлар рубльгә каршы фронт ачып, халык мәнфәгатьләрен санга сукмый. Юкса, халыкка көчле рубль кирәк. Хәтта, доллар, белән евроны кулларына тотып караганнары булмаганнарга да рубльнең көче мөһим… Бу – түбән инфляция, кредитларга түбән процентлар, сатып алу мөмкинлеге дигән сүз. Көчле рубль белән сыйфатлы чит ил товарларын сатып алырга, чит илләргә сәяхәт итәргә була. Эчке валютасы көчле булган ил халыкара аренада да абруйга ия.

Әле хәтеребездә: булды бит әйбәт чорлар. Әле кайчан гына, кризиска кадәр, 1 доллар 40 сум чамасы булганда да русиялеләр рәхәтләнеп диңгезләргә дә барды, ял да итте, кибетләргә дә керергә куркып тормады. Каһәр – санкцияләр килеп чыкты, кризис башланды – бәяләр 2–3 тапкыр артты. Кеше яңаны сирәгрәк сатып ала башлады. Байтак кибетләр ябылды. Чит илләргә дә бүген бик азлар гына сәфәр кыла ала.

Доллар рубльгә карата кыйммәт булганда эчке промышленностебыз гөрләп эшләп китәчәк, дигән сүзләре белән түрәләр алдаша. Бүген чит илләрдән нидер сатып алмый җитештерә ала торган берәр предприятие бар микән?! Түрәләргә рубль белән көрәшәсе түгел, эшлексезлек, коррупция белән көрәшәсе иде. Бүген Кытайның арзанлы, сыйфатсыз товарын сатучы базарларга әйләндерелгән завод-фабрикаларда җитештерүне җайга саласы иде… Кызганыч, бу хакта уйлаучы юк, инде болай да халык арасында агач акча дип йөртелгән рублебез аз мәтәлгән ахыры. Тагын да мәтәлсен өчен тырышыйк, дип утыра ил башлары.

Аптырыйм мин. Хәер, мин икътисадчы түгелмен, бәлки алар хаклыдыр… Хаклы булса, ник соң дистә еллар дәвамында түбән тәгәрибез һаман?.. Бу шул ук рубльнең дә һаман аска мәтәлүенә бәйле түгелме?.. Бездә бу сорауларга җавап бирергә теләгән икътисадчылар юк күрәмсең…

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии