Хөсетлек тамыры тирән

“Россия” телеканалыннан Вольф Мессинг сериалын карап барырга тырышам. Бу гаҗәеп могҗиза иясе турында берәр язма күрсәм, укымый калмый идем. Тик, нигәдер, аның хакында күп язылмады. Югыйсә үтә кызыклы . Кешенең исемен, ни уйлаганын әйтеп бирә алган. Алдагы вакыйгаларны төгәл сәгате-минутына кадәр атаган. Әле икенче Бөтендөнья сугышы башланганчы, Гитлерның җиңеләсен әйткән. Шуның өчен Гитлер тарафыннан эзәрлекләнеп, СССРга качкан һәм капкан… Сугышның кайчан башланачагын фаразлап аздан гына юк ителми калган, аннан бөек Җиңүнең дә көнен төгәл әйтеп биргән…

Башкалар язмышын күрә, фаразлый алса да, үзенекен укый алмый Мессинг. Үзенә бирелгән сәләте өчен гомере буе җәфаланып яши… Хәер, сүзем бу хакта түгел.

Сталинны, үз халкына карата гаять зур террор оештыручы булганын күрмәмешкә салышып, бүген дә иле өчен күп эшләгән шәхес дип бәялибез. Әнә акланырлык мисаллар да җитәрлек. Әйтик, фашистларга әсир төшкән улын фельдмаршалга алыштырмаган. Бу хакта Сталин Мессинг белән дә сөйләшә, киңәш сорый.

– Минем гаиләдә кайгы. Улым Яков сугышның беренче көннәреннән үк фронтта. Артиллерист булды. Хәзер ул фашистлар кулында әсирлектә. Тегеләр миннән бездәге әсир фельдмаршалга алыштыруны сорый. Миңа нишләргә?

– Сезгә нишләргә икәнен әйтә алмыйм, әмма шунысын беләм: әгәр алыштырмасагыз, улыгыз һәлак булачак, – ди Мессинг куркып кына.

– Мин солдатны фельдмаршалга алыштырмыйм, – ди Сталин бераздан.

Бу вакыйганы белә идек. Әле бүгенге түрәләр белән чагыштырабыз да Сталинны мактыйбыз. Күр әле, Ватаны өчен үз улын да аямаган…

Ләкин Мессингның хатынына Сталин белән күңелсез очрашу турында ачынып сөйләве мине айнытып җибәрде. “Сталиннан бик куркам. Анда ата хисе юк. Үз улын яратмаган кеше халкын ярата микән?!” – диде ул.

Чынлап та, чалыш тәрбия җимеше орлыклары түгелме без? Әле кайчан гына Америкада җир тетрәсә, су басса сөенә идек. Чөнки алар безнең дошман. Бетсеннәр, янәсе… Бүген Совет идеологиясе дәрәҗәсендәгедәй үк ахмак булмасак та, хроникка әверелгән чирләребез җитәрлек. Юк урында патриотизм уйнау, күз буяу –бүген гадәти күренеш. Спортта берәр җиңүебез булса (җиңелсәк бигрәк тә), балаларымны кисәтергә тотынам: “Тизрәк кайтып җитегез, кичкә калмагыз. Бүген хоккей, футбол. Урамга “патриотлар” чыгачак. Юлларына очрый күрмәгез…”

Виталий Калоев гамәлләре беркайчан да исемнән чыкмас. Башкортстан самолетына утырып очкан балалар белән бергә һәлак булган хатыны, балалары өчен авиадиспетчер Питер Нильсенны Швейцариягә барып үтереп кайтты ич. Аны герой итеп каршы алдык. Бөтен ил белән шау килгәндә, Питер Нильсенның ятим калган гаиләсе ниләр кичерде икән? Менә шуннан соң, без аптырап сорарга яратабыз: ник дөньяда Русияне яратмыйлар, ник аңа шикләнеп карыйлар?

АМЕРИКАДА “КАРА ҖОМГА”

Узган атнада АКШта кара җомга, дип хәбәр итте “Маяк” радиосы. Ишеттем дә, менә бит дөнья кризисына сәбәпче булган Америка мәтәлгән, дип уйлап бетерергә өлгермәдем, ул бөтенләй башка нәрсә икән. Кризис уңаеннан кибетләр бәяләрне 70%ка кадәр төшерә. Шунлыктан юлларда зур бөкеләр хасил була. Алдынгы илләр кризисы да кешечә түгел шул. “Кара җомга” дигәч, фонд базары мәтәлгәндер, бәйдән ычкынгандыр, доллар кыйммәтен югалткандыр дип уйлаган идем. Бездә шулай була ич. Кризис дибез, нефтькә дөнья базары хакы арзаная, ләкин бездәге өскә үрмәли. Теге чакта дөнья базарында нефть кыйммәтләнгәндә бездәге дә ияргән иде, ә хәзер арзанайганда “” алды.

ХӨСЕТЛЕК МИРАСЫННАН КОТЫЛУ ЮК

Быел гына күршебездәге бабай үлде. Бик әйбәт кеше иде. Ерактан елмаеп сәлам бирер. Тик шуның белән озаклап сөйләшеп утырырга вакыт таба алмадым, үкенечкә калды. Булдыклы гаиләдә туган ул. Тик бай, мул тормыш бер кичтә юкка чыккан. 3 яшьлек малай хәер сорашып көн күрүгә калган. Әтисе “халык дошманы” итеп озатылган. Егет үскән, армиядән кайткан. “Халык дошманы” баласы икәнен тагын исенә төшергәннәр. Авылның түрәсе атаңның башына җиттем, сине дә аның артыннан озату чарасын барыбер күрәчәкмен, дип янаган. Шул патриот кешенең язмышы белән кызыксынгач: “Бик авыр хәлдә җан бирде”, – диде дә сүзне икенчегә борды күршем.

Әйе шул, кеше бер-берсен саткан. Аныкы мулрак, ул баерак, димәк ул – дошман. Йөрмәсен әле бәхетенә кукраеп… Авыл куштаннары Сталиннан төшерелгән дошман эзләү заданиесен шундый ялалар ярдәмендә арттырып үтәгән… Хәер, нигә тарихны актарырга? Бүгенгебез нинди? Әле ярый Сталин юк. Булса, китәр иде башлар себер…

ИРЕК ИРЕКСЕЗ КАЛДЫ

Татарстан Президентының элеккеге матбугат сәркатибе Ирек Мортазин 21 айга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул Минтимер Шәймиевне вафат дип ялган мәгълүмат таратуда гаепләнде.

Президент аны судка бирде. Мортазинның “Соңгы Президент” исемле китабында да аңа яла ягу бар, дип суд эшне бик озак тикшерде. Кешенең бер-берсен судка бирүе – гадәти хәл. Президентмы ул, гади эшчеме, аерма булмаска тиеш, закон алдында һәркем тигез. Мин моңа аптырамыйм. Ләкин бүгенге вәзгыять бик борчый. Судтан да узып, журналистлар хөкем чыгарырга ашыкты. Кемдер дәшми калды, кемдер берсен-берсе уздырып, Мортазинны фаш итәргә тотынды. Интернет форумнарда, газеталарда, телевизор экраннарында “шул кирәк аңа” кебек хөкемнәрне ишетеп, аптырап утырам әле. Аларның кычкыруында “мине күрәләр, ишетәләр микән?!” дигән мәгънә ята иде. Чөнки яхшы атлы күренү өчен, менә дигән форсат бит бу. Ә мин Мортазинны акламасам да, мондый хөкемне көтмәгән идем. Шартлы срок кына бирелер дип уйладым.

Ирек Мортазин – дустым түгел. Аны Казанга күчеп килгән чактан беләм. Бергә эшләсәк тә, дус була алмадым. Гел бәхәстә булдык. Ләкин бу очракта ул бик кызганыч. Язмыш барыбызны да кара ягы белән сагалап торырга мөмкин. Кеше бәхетсезлегенә сөенергә ярамый. Бүген – синдә, иртәгә – миндә. Мин, мондый ук булмаса да, эзәрлекләнүне күп күргән кеше буларак әйтәм моны. Сөенеп торган, этлек ясаган кешеләрнең күбесе гафу үтенде, күбесе арбадан төшеп калды. Алар үз арбаларын “Мәңгелек двигатель”ле дип уйлап ялгышкан иде. Ирек тә үз вакытында шундый арбада барам дип уйлаган кешеләрнең берсе булды…

Инде менә Чаллыда , Дамир Шәйхетдинов язмышы кыл өстендә. Суд карарлары белән бәхәскә керергә җыенмыйм, әмма мин бу кешеләрне җинаятьче дип күз алдына китерә алмыйм.

Бар нәрсә хөсетлектән, чалыш психологиядән. Кешене гафу итә белергә кирәк. Хәтта җинаятьче рецидивларга да төзәлергә мөмкинлек бирергә. Инде дә барып чыкмаса, өметне өзәргә буладыр.

ХӨСЕТЛЕКТӘН САКЛАНЫЙК

Бу көннәрдә интернет форумнарда “Безнең гәҗит”кә карата чып-чын һөҗүм башланды. “Матбугат.ру” сайтында газетаны “3 тиенлек сары газета”, аның баш мөхәррире буларак, мин “бозыклык таратучы”, “яза белмәүче”, “50гә җитеп үзенә урын таба алмаган, реализацияләнмәгән надан бер кеше”… Мондый мыскыллауларның яман төгәлләнүе мөмкин дигәч тә тынарга теләмәделәр. Югыйсә интернет төпсез саналса да, башка исем артына яшеренсәләр дә, кемнең кайдан икәнлеген табарга кыен түгеллеген аңламаган кешеләргә шул әйберне акыллы гына аңлатырга туры килде.

Бу һөҗүмчеләрне беләм. Алар хөкүмәт дотациясендә утырып, шәхси газеталарны “сары” дип, үзләрен профессиональләргә санап, безне юкка чыгарырга тырышучы булдыксыз журналистлар. Башкача булдыра алмагач, пычрак алымнар да ярап куя бит ул. Ләкин аның белән гомерне озынайтып булмый…

Әлбәттә, интернеттагы 2-3 кешенең ахмаклыгы өчен генә монда сүз кузгатып тормас идем. Үзем үпкәли белмим. Тормыш өйрәтте, чөнки бар авырулар үпкә-рәнҗүдән башланганын үз тормышымда күрдем. Сиңа начарлык теләүчене яныңа җибәрмәскә, ләкин аңа начарлык теләмәскә өйрәнергә кирәк. Шул чагында сәламәт тә булырсың, яшь тә күренерсең.

Шунысы борчый: һөҗүм интернет аша гына түгел. Бүген кайбер газеталар журналистлары мөхәррирләре биргән планны тотып, районнарга чыгып китте. Мәкалә язарга, дөреслек эзләргә түгел. Журналистлар өйдән-өйгә кереп, газетага яздырып йөри. Һәм яздырган вакытта, әлбәттә, бар чаралар да яхшы, шул ук гайбәт, башкаларны пычрату да: “Безнең гәҗит”кә яисә башкага язылам, диючеләргә, безнең нинди яман икәнлегебез аңлатыла.

Әле моңарчы минем белән очрашуга килүчеләр мәҗбүри язылырга тиешле газеталар исемлегенең озын булуыннан зарлана иде, инде менә шулай алдап яздырту да башланган.

Беркөнне бер таныш журналист сорый: “Илфат, сезнең подписка белән кем шөгыльләнә?”

Мин аңламагач: “Үзеңдер инде. Главалар янына кем керә?” – дип сорый. “Нишләп әле мин почта эшен башкарырга тиеш? Редакция аларга акча түли бит”, – дидем. – Беркем шөгыльләнми. Үгетләп, рекламалап та йөрмибез. Очрашуларга еш чакыралар. Анда да язылыгыз, дип үгетләмим. Тормыш, яшәеш, иман кыйммәтләре турында гына сөйләшәбез. Үзебезгә эшкә юнәлеш туплыйбыз.

Кыскасы, хөрмәтле укучыларыбыз, безне 3 тиенлек газета, дисәләр дә ышанмагыз. Аны булдыксызлар, хөсетләр генә әйтә. Башка газеталарны сайлыйсыз икән, рәхим итегез. Укыгыз гына. Тик татарча укыгыз. Бәлкем, бераздан кабат безне сагынырсыз.

Бу нисбәттән безнең күңел киң. “БГ” газета-журналлар белән таныштыруын дәвам итә. Инде кайберәүләр безнең аша “Сәхнә” журналының ни икәнен, “Аҗаган” газетасы барлыгын, тагын бер газета – “Безнең спорт” чыга башлаганын белде. Ә бүген бездә кунакта рус телле газета – “Молодежь Татарстана”. Бу матбугатка безнең тарафтан риясыз ярдәм. Максатыбыз – матбугаттагы муллыкта үзеңә ошаганны табарга булышу. Һәр яңа ачылган газета-журналга сөенәм. Татар телендә ич алар! Татарча радио, ТВлар да шулай күп булса иде дип телим. Ә халык ни кирәген үзе белер, үзе сайлап алыр… Без исә, күп булгач, сәламәт конкуренция булдырып, бер-беребезне уздырып, ярышып эшләрбез, сыйфатны күтәрербез…

Бергә булыйк. Бер-беребезне саклыйк. Гайбәт-уйдырмалардан, көнчелек, хөсетлек кебек яман чирләрдән өстен торыйк.

Менә шуны гына аңлатырга теләгән идем бүген. Чөнки матбугатка язылу кампаниясе дәвам итә. Гайбәтләргә ышанмагыз.

Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии