Төш аралаш түгел, теш аралаш язу

Минем моның кадәрле дә җентекле төш күргәнем юк иде әле! Сикереп тордым да, тиз генә язып куярга булдым. Төштә вакыйгалар Ирек мәйданында бара. Шулай булмый-ни! Инде ничәмә-ничә еллар шул мәйданга тагын да этләргә һәм татарларга керергә ярамый түгелме соң? Микрофонны Дәүләт Советы бинасы түбәсенә үк урнаштырганнар ахры, бар Казанга матәм музыкасы ишетелә.

Мәйдан уртасында – Фәндәс Сафиуллин табуты. Чәчәкләр... Ленин һәйкәленнән дә биек булып өелгәннәр! Матәм тынлыгы... Кинәт тыгыз халык агымы чайкалып куйгандай була һәм... мәйданга Казан шәһәренең мәктәп укучылары агымы керә башлый. Юк, Казанныкы гына түгел икән, район мәктәпләреннән дә...

Ай-һай, күп икән мәктәп балалары! Инде бер генә сәгать түгелдер, мәйданда: «Фәндәс ага, без синең эшеңнең дәвамчылары булырга ант итәбез!» – дигән сүзләр яңгырап тора.

Болары? Болары! Чынмы соң бу? Казан Дәүләт университетындагы тарих-филология факультетында ни гомерләр милли кадрлар әзерләп килгән татар теле һәм әдәбияты бүлеген шушы Гафуров үзе үк бетерткән иде түгелмени? Торгызган да үзе үк Фәндәс аганың бәхиллеген алырга килгәнме?

Студентлар... Яшьлек табут яныннан узганда, хәтта тамырсыз чәчәкләр дә талпынып куйгандай тоелды! Фәндәс абый күңеле белән яп-яшь иде дә бит. Хәтерлим... дидем дә, күз алдыма бер кеше ышанмаслык вакыйга килеп басты. Фәндәс абый шатлыгы дип атасам инде, әллә җан тантанасы дипме!

Мин бит Фәндәс аганың тар гына Тельман урамында ата каздан да болайрак биегәнен күрдем. Ничекләр дәртле итеп биеп киткән иде ул чакта. Мин исә студент елларымда шушы урамда яшәп киткән идем бит. Әле кемдә диген? Туган авылымның беренче совет чоры шагыйре Мехәммәдхан Атнаголскийның олы кызы Рәхилә апада! Шул апаны күрү максаты белән бара идем Тельман урамы буйлап, Фәндәс абыйның биюен шунда күрергә насыйп булды миңа. Ул фәкать берүзе, үзе өчен генә, җан биюенә кушылып кына тыпыр-тыпыр биеп киткәндер. Ә ник, кайсыбызның андый мизгелләре булмый? Тик монысы – Фәндәс аганың җан тантанасы иде шул! Их, шул чакта әлеге телефоннар кулда булган булса, ул тарихи биюне бар татар дөньясына күрсәтер идем мин...

Матәм музыкасы җаннарны сыза... Казанның яшьлек иле Фәндәс ага табутына баш ия-ия киләчәккә узып бара. Никадәр халык...

Йә Хода! Караңгы төшеп килә түгелме соң?! Ә Дәүләт Советы депутатлары мәйданга чыгып ничек басканнар, шулай басып торалар икән бит. Мәйданда сыңар полицай да күренми. Кинәт Дәүләт Советы бинасы биеклегендәге экранда Фәндәс Сафиуллин пәйда була. Кулында – бәйсезлек Декларациясе!

Фәндәс Шакир улының тавышын ишетүгә, матәм музыкасы үзе үлеп тора. Татарстан Дәүләтенең суверенитеты Декларациясе яңгырый! Мондый тантананы тарих белмәгәндер! Мондый тантана авазларын ишеткәне булмагандыр аның! Булмагандыр!!!

Шулчак дистәләрчә меңләгәнме, миллионлаганмы халык мәйданы-урамнары белән югарырак күтәрелгәндәй була. Әллә милләтнең азатлыгы өчен көрәштә шәһит киткәннәр җир астыннан күтәреп җибәрдеме бу тантана фонтанын! Мәйданга китерелгән тамырсыз гөлләр дә бер мизгелдә хәрәкәткә килде һәм күккә чөелделәр! Ура! Ура-а-а-а-а-а!

Йә Ходам ла! Үзенең үлеме белән дә милләтенә азатлыгын кайтара ала торган шәхесләр бар икән бит бездә!

Яшәүдән башын югалткан матәм музыкасы кабат мәйданга килә. Фәндәс аганың табутын күтәреп алалар да Яңа бистә зиратына таба атлыйлар. Табутны тоткан куллар алышынып кына тора. Һәркемнең табутка кагылып кына булса да каласы килә. Инде Казан урамнары күптән төн карасына манылган. Әмма беркем дә мәйданнан китәргә ашыкмый.

Мәйданда мәңгелеккә күчкән олуг шәхес Фәндәс Шакир углы рухына дога укыла. Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тәкъдим иңдерелә: Казан урамнарының берсе Фәндәс Сафиуллин исеме белән атала. Бу хакта Указ да укыла. Шунда ук скульптор Фәндәс аганың бюстын да урнаштыра. Бу чара ахырында Татарстан Президенты шунысын да әйтте, моннан соң депутатларның һәр эш көне Татарстан суверенитеты Декларациясен уку белән башланып китәчәк икән.

Бәхетнең ни икәнен татып карагач, мәңгелеккә күчсәң дә ярыйдыр. Мин Фәндәс аганың табуты артыннан йөгерә үк башлыйм: «Туктагыз! Мин дә аның белән бер кабергә керергә риза...» Халык бәхете дигән могҗизаны татыдым лабаса мин! Шагыйрьнең бар яшәү максаты, яшәү мәгънәсе дә шуннан гына гыйбарәт түгелмени!?

И-и-и-х! Өлгермәдем... Төшләрем гел шулай иң кирәкле урынында өзелә дә куя. Ничек әйбәт башланган иде бит ул өн, ничек әйбәт башланган иде!!! Һәм ул Декларация дә төш кенә түгел иде ләбаса.

Нәҗибә САФИНА,

Казан шәһәре

Комментарии