Могҗизалы төшләр

90нчы еллар ахыры иде. Имеш, без дустым Илдар белән зәңгәр диңгез буенда йөрибез. Кич икән. Диңгез дә тыныч. Диңгез эчендә ерак түгел генә капланган ак көймә күренә. «Илдар, – минәйтәм, – әйдә, карыйк әле бу көймәне», – дим. Карарга булдык. Ни күрик, аның эчендә хәләл җефете Сәкинә ханым белән Минтимер ага Шәймиев икән. Туңганнар, дер-дер калтырыйлар. Без аларны тиз генә ярга чыгардык. Сәкинә ханымга җылы халат бирдек. Алар моңа бик риза булдылар.

Бу төшне күреп озак та үтмәде, миңа эштән төзелеп бетмәгән йорт бирделәр. Үз көчем белән төзеп бетердем.

Илдар дустымның әнисе Камал апа Ватан сугышы ветераны. Аларга күп катлы йорттан фатир бирделәр. Хәзер икесе дә гүр ияләре инде. Авыр туфраклары җиңел булсын.

Икенче төшемне 2012нче елда күрдем. Имеш, без хатыным белән хаҗда, Хәрам мәчетенең Кәгъбәтулла эчендә йөрибез. Бөтенесе дә татарча сөйләшәләр. Тар гына агач улаклардан зәм-зәм суы агып тора. Хатыным пыяла стаканга зәм-зәм суы салып бирде. Мин аны эчтем.

Озак та үтмәде, мәчетебезгә пәйгамбәребезнең төшлек китабы кайтты. Анда болай дип язылган: «Әгәр үзеңне төшеңдә Хәрам җирләрдә күрсәң, һичшиксез, Хаҗга барасың».

Әлһәмдуллиләһ, төшем рас килде. 2014нче елда, 60 яшемдә Хаҗ сәфәрендә булдым. Менә бу могҗиза түгелмени?

Хәниф САДЫЙКОВ,

Сарман районы

Комментарии