Лужков бик ачыккан иде

Бу төшне 2019нчы елның 18нче декабрендә күрдем. Мәскәү мэры Лужков ишектән килеп керде (Актанышта). Исәнлек-саулык сорамады, өстәл янына утырды да, үтереп ашыйсым килә, ди. Аннары саф татарча: «Ни хәл үзең?» – ди. «Аллаһка шөкер», – дим. «Иптәшләрем киттеләр, минем үлеп ашыйсым килә», – ди тагын. Кызымнан сорыйм: «Нәрсә белән килгән монда?» – дим. Машина белән килгән икән. Тәрәзәдән карадым, шундый зур кара машина ялтырап тора. «Шундый машинада йөреп тә ач йөри бичара», – дим эчемнән генә.

Авыр туфрагы җиңел булсын, нәрсә дип керде икән ул минем төшемә? Үземчә дога кылдым инде, Аллаһым кабул итсен.

Тагын бер төшне 2020нче елның 8нче октябрендә күрдем.

Бик зур елга икән. Боз өсте тулы кеше. Бар да сикерә, бии. Шул боз берзаман кешеләре белән бергә убылып төште. Бар да бутала, чыгарга тырышалар, ярдәм сорыйлар. Башлары гына күренә дә, тагын төпкә китәләр. Бер ир-ат булышырга тырышып карый, булдыра алмый. Шундый куркыныч: кешеләр кайнаган шикелле, бер аска төшеп китәләр, бер күтәреләләр. Теге ир, булдыра алмадым, монда берничә миллион китте, ди. Ә мин шаккатып карап торам.

Мин төшләрне сирәк күрәм. Уянгач, аларны язып куям. Хәерлегә булсын. Аллаһы Тәгалә ташламасын үзенең бәндәләрен.

Адресым редакция өчен генә

Комментарии