Оныгымның үләсе төшемә керде

Оныгымның үләсе төшемә керде

Көз көне Минзәләдә булган авиаһәлакәттә безнең Мөслим егете дә булган икән. Шул турыда укыгач, күз алдыма оныгым Илнар Карамов килеп басты. 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, оныгым Минзәләдә механиклыкка укыды. Аны кызыл дипломга тәмамлап, «Органик группа» җәмгыятендә комбайнда эшләде. Малаегыз тәртипле, эшкә батыр, дип тордылар. Икенче елны «Туган як» агрофирмасында яңа комбайнда эшләде. Хезмәтендә мактаулы булды. Механик булып шушында эшкә калырга да кыстаганнар иде, үзе теләп ике ел контракт белән Самарада хезмәт итеп кайтты. Үзенә машина алды. Гел ашыкты, утырып ашамады да, йөгерде дә йөгерде. Көрәш белән шөгыльләнде. Исәнсеф авыл Сабан туенда ике ел рәттән батыр калып, тәкә алды. Үзе белән бергә үскән малайларны җиңде. Умарта кортларын карарга бик оста иде. Кайчан карыйбыз, дип кенә торды. Бар яктан да булган, үз гомерендә теше дә сызлап карамаган оныгыбыз 22 яшендә гүр иясе булды. Үзе белән бергә уйнап үскән егетләр белән Чаллыга киткән иде. Көчләп алып киттеләр, югыйсә монда да эше бар иде. Кеше сүзенә бик тиз ышана иде шул. Җаны чыгар урын эзләгәндер инде, сабыем. Сүгенмәде, зарланмады, бабай, нинди эшең бар, дип кенә торды. Иптәшләр миннән көнләшәләр, ди иде.

Аның үләсе минем төшкә керде. Шундый зур, чиста, матур күлдә икәү су керәбез. Ул батып калды, мин алып чыга алмадым, су төбенә китте. Шуннан соң минем күңел төште. Кайчан, үлде, дигән хәбәре килер икән дип йөрдем. Ул көн 2019нчы елның 31нче декабрендә килеп җитте. Чаллыда үзе белән эшләгән, берсе – күрше, берсе классташ егетләр өчәүләп клубка киткән, минем онык ятып калган. Болар кайтуга улыбыз үлгән булган инде. Моңа бер дә ышанасы килми, ул йоклап кала торган егет түгел иде. Абыйсы Динар белән бер иптәш егете Түбән Кама шәһәрендә ярдырып алып кайттылар. Аны күмгәндә урам тулы халык иде. Ул көнне Аллаһы Тәгалә дә елады, күз ачкысыз буран булды. Аны җирләп бетергәч, кояш чыкты. Аны калдырып клубка киткән иптәшләре булмады күмгәндә. Менә шуннан безнең күңелгә шик керде дә инде. Оныкның әйберләрен әти-әнисенә алып кайтып бирмичә, аларның йортын үтеп китеп, бер ялгыз әбигә калдырганнар. Безнең күзгә дә күренмичә, өчесе дә качып йөрде. Яныбызга кереп, шулайрак булды инде, дип тә әйтмәделәр. Хәзер сәлам дә бирмиләр. Барысын да тикшертеп йөрергә мөмкинлегем булмады. Яшем дә 84тә, 50-60 яшьлек чагым булса, тикшертә идем, ничек булганын сөйләп бирерләр иде.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии