Син изгедер, ди күршем

Мин сиксәннән чыккан әби. Безнең күргәннәрне язып та, сөйләп тә бетерә торган түгел. Сугышны да күрдек, су басуны да... Ачлыкны, ялангачлыкны башка беркемгә дә күрергә язмасын. 1941нче елдан бирле әтисез-әнисез алты бала йортсыз-җирсез яшәп гомер үтте. Шул әрсезлегебез белән генә барды инде тормыш. Ләкин саулык юк хәзер. Билләр, аяклар бик сызлый.

Төшләрне үз гомеремдә бик күп күрдем. Горбачевны эшеннән ничек алганнарын күрдем, Брежневны, Путинны күрдем. Беренче тапкыр ул минем төшемә сайлангач керде, икенче һәм өченче тапкыр ничек, кайчан сайланасын күрдем. Аннары пенсияләр азмы-күпме арткач, тагын Президентны төштә күрә идем. «Улым», дип кочаклыйм, ул да мине коча. «Сыек кына булса да аш бирәм, җылы аш ашап кит», – дим икән.

Күп очракта иртә белән көнем ничек узачагы да төшемә керә. Үземне генә түгел, күршеләрдә ни булачагын да күреп торам. Балалар миннән көлә, булмаганны, диләр. Күрше әбигә сөйләсәм, син берәр төрле изгеләрдәндер, ди.

Мәдинә СӘЛАХЕТДИНОВА,

Тәтеш шәһәре 

Комментарии